Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2014 ел, 30 июнь атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак.
Ни өчен күңел ачулар сайлаганда безгә Чыгыш 23:2 дә язылган принципны кулланырга кирәк? [5 май, bw512 10—12 б., 3—7 абз.]
Руханилар Йәһвәгә корбаннар китерер алдыннан юынырга тиеш булган. Бу күрсәтмә никадәр мөһим булган, һәм ул Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре өчен нинди яктан җитди искә төшерү булып тора? (Чыг. 30:18—21) [19 май, wp08 июль-сентябрь 15 б., 5, 6 абз.; w96-U 7.1. 9 б., 9 абз.]
Ни өчен Һарунга алтын бозау ясаганы өчен җәза бирелмәгән? (Чыг. 32:1—8, 25—35) [19 май, w04 1.6. 31 б., 4 абз.]
Аллаһының исраиллеләргә мәҗүси халыклардан булган кешеләр белән никахлашырга рөхсәт итмәгәнен истә тотып, мәсихчеләр йөрешүгә һәм никахлашуга ничек карый? (Чыг. 34:12—16) [26 май, bw517 10, 11 б., 10, 14, 17 абз.; w90-U 4.1. 18, 19 б., 11—13 абз.]
Ни өчен Бесалел белән Оһолиабның очрагы безне бик рухландыра? (Чыг. 35:30—35) [26 май, w10 15.9. 10 б., 13 абз.]
Исраилнең иң баш руханиеның тюрбанында «Раббыга багышланган» дигән сүзләр аның үзенә нәрсәне искә төшергән, һәм бу билгедән багышлануыбыз турында нәрсәгә өйрәнеп була? (Чыг. 39:30) [2 июнь, w01 1.4. 23 б., 2—3 абз.]
Имандашының җитди гөнаһ кылганы турында белгән мәсихче өстендә нинди җаваплылык бар? (Лев. 5:1) [9 июнь, bw519 22 б., 15 абз.; w97-U 8.15. 27 б.]
Исраил заманында татулык корбаннары нинди мөһим роль уйнаган, һәм бу корбаннар бүген нәрсәне символлаштыра? (Лев. 7:31—33) [16 июнь, bw518 18, 19 б., 11—12 абз.]
Һарун угыллары Надав белән Авиудның кылган гөнаһлары, бәлки, нәрсәдә булгандыр, һәм моннан нинди сабаклар алып була? (Лев. 10:1, 2, 9) [23 июнь, w04 1.8. 30 б., 6—8 абз.]
Ни өчен бала тапкач, хатын-кыз «нәҗес» дип саналган? (Лев. 12:2, 5) [23 июнь, w04 1.8. 31 б., 1 абз.]