Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2014 ел, 29 декабрь атнасында үткәреләчәк Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак.
Канун 14:1 дә берәрсе үлсә кайгы билгесе итеп үз тәнеңә яра ясамаска кушыла. Без бу әмергә ничек карыйбыз? [3 нояб., w04 1.12. 31 б., 10 абз.]
Ни өчен Йәһвә Исраил патшаларына Аллаһы Канунының күчермәсен алырга да, «гомере буе аны укырга» кушкан? (Кан. 17:18—20) [3 нояб., w02 1.9. 8 б., 4 абз.]
Канун 22:8 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [10 нояб., w06 1.3. 25 б., 15 абз.]
Ни өчен «залог итеп тегермән ташының өске яки аскы өлешен алу» «җанны» алу дигән мәгънә йөрткән? (Кан. 24:6) [17 нояб., w04 1.12, 31 б., 3 абз.]
Исраиллеләр нинди рух белән Аллаһыга тыңлаучанлык күрсәтергә тиеш булган? Безнең дә Йәһвәгә хезмәт итәргә нинди этәргеч көчебез булырга тиеш? (Кан. 28:47) [24 нояб., w10 15.9. 8 б., 4 абз.]
Канун 30:19, 20 дә нинди өч төп таләп язылган? [24 нояб., w10 15.2. 28 б., 17 абз.]
Без Яратылыштан Ачылышка кадәр бар сүзләрне әкрен тавыш белән укырга тиешме? Аңлатыгыз (Йошуа 1:8). [8 дек., w13 15.4. 7 б., 4 абз.]
Йошуа 5:14, 15 искә алынган «Ходай гаскәре башлыгы» кем ул? Ни өчен бу өзек безне дәртләндереп җибәрә ала? [8 дек., w05 1.3. 4 б., 1 абз.]
Аханны гөнаһ кылырга нәрсә этәргән? Аның очрагыннан нинди сабак алып була? (Йошуа 7:20, 21) [15 дек., w10 15.4. 20—21 б., 2, 5 абз.]
Ни өчен Хәлифнең үрнәге безне дәртләндереп җибәрә ала? (Йошуа 14:10—13) [29 дек., w05 1.3. 6 б., 3 абз.]