Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2015 ел, 29 июнь атнасында үткәреләчәк Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы языла, шулай итеп Мәктәпкә әзерләнгәндә һәр атна тикшерү ясап була.
Ни өчен Мелхоланың үз ире Давытка әйткән сүзләрен әйтмәве яхшырак булыр иде? Ирле-хатынлылар бу очрактан нинди сабак ала ала? (2 Иш. 6:20—23) [11 май, bp115 32 б., 1 абз.]
Нафан Давытның Йәһвә өчен гыйбадәтханәне төзәргә ниятен хуплагач, Йәһвә аны төзәткән. Нафан моңа ничек караган? (2 Иш. 7:2, 3) [11 май, bw519 24 б., 6—7 абз.]
Ни өчен Нафан Давытка зур гөнаһ кылганы турында ачыктан-ачык әйтмәгән, ә 2 Ишмуил 12:1—7 дә язылган хикәяне сөйләгән? Бу өзек безгә өйрәтүебез сыйфатын яхшыртырга ничек булыша ала? [18 май, bw519 24 б., 2—3 абз.]
Ни өчен Абессаломның исраиллеләрне алдавы уңышлы булган? Без заманча Абессаломнардан ничек саклана алабыз? (2 Иш. 15:6) [25 май, bw524 13 б., 7 абз.]
Давыт бигрәк авыр шартларда булганда, Йәһвә аның турында ничек кайгырткан? Без моннан нәрсәгә өйрәнәбез? (2 Иш. 17:27—29) [1 июнь, w08 15.9. 5, 6 б., 15—16 абз.]
Давытның Иттай исемле чит ил кешесе белән мөгамәләсеннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (2 Иш. 18:2) [1 июнь, w09 15.5. 27 б., 7 абз.]
Давытның Мемфивосфей белән үзен тотышын ничек аңлатырга? (2 Иш. 19:29) [8 июнь, w05 1.8. 31 б., 5 абз.]
2 Ишмуил 23:15—17 дәге сүзләрдән без нәрсәгә өйрәнәбез? [15 июнь, w05 1.8. 32 б., 4 абз.]
Нафанның Аллаһыга тугры булуы нәрсәдән күренгән? Без дә бу сыйфатны ничек күрсәтә алабыз? (1 Пат. 1:11—14) [22 июнь, bw519 25 б., 1, 4—5 абз.]
Аллаһы хезмәтчеләре, ялгыш фикер йөртеп, Аллаһы әмерләрен үтәмәгәнен нинди очракларда акларга мөмкин? (1 Пат. 3:1) [29 июнь, bw517 10 б., 12—14 абз.]