Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w23 июль 31 б.
  • Сез беләсезме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сез беләсезме?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмаларда Даниял турында нәрсә әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
  • Алар баш имәячәк
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Алар сынга табынмаган
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
w23 июль 31 б.

Сез беләсезме?

Борынгы Бабыл җимерекләре арасында табылган кирпечләр һәм аларны җитештерү ысуллары Изге Язмаларның төгәллеген ничек раслый?

БОРЫНГЫ Бабылда казу эшләре алып барылганда, археологлар гаять күп санлы кирпечләр тапкан. Алар шәһәр төзелгәндә кулланылган булган. Ро́берт Ко́льдевей исемле археологның сүзләре буенча, андый кирпечләр мичләрдә ясалган. Ә андый мичләр «шәһәр читләрендә, яхшы балчык булган һәм ягулык өчен җитәрлек күләмдә үскән куаклар янында урнаштырыла торган булган».

Борынгы документлардан күренгәнчә, Бабылдагы югары дәрәҗәле түрәләр мичләрне коточкыч эшләр өчен дә кулланган. Торонто университетының ассириология профессоры Поль-Але́н Больё болай дип язган: «Берничә Бабыл чыганагында... патшаның фетнә күтәрүдә һәм изге урыннарны хурлауда гаепле кешеләрне яндырып үтерергә дигән боерыгы язылган». Мәсәлән, Нәбукаднизар патша идарә иткән вакыттагы бер документта мондый боерык язылган булган: «Аларны юк итегез, аларны яндырыгыз, аларны мичтә кыздырыгыз... алардан төтен күтәрелсен, утта, ярсулы ялкында алар юк ителсен».

Бу Изге Язмалар укучыларына Даниял китабының өченче бүлегендә язылган вакыйгаларны хәтерләтә. Анда без Нәбукаднизар патшаның Бабыл өлкәсендәге Дәир тигезлегендә гаять зур алтын сынны урнаштырганын укыйбыз. Өч яшь яһүд — Сидрах, Мисах һәм Әбдинах — бу сынга баш ияргә ризалашмагач, Нәбукаднизар бик нык ярсыган. Патша «мичне гадәттәгедән җиде тапкырга кызурак ягарга боерган» һәм бу өч егетне «ялкынлы мичкә ташларга кушкан». Әмма куәтле фәрештә аларны котылгысыз үлемнән саклап калган (Дан. 3:1—6, 19—28).

Набукаднизар исеме очраган кирпеч.

© The Trustees of the British Museum. Licensed under CC BY-NC-SA 4.0. Source

Бу кирпечтә Нәбукаднизарның исемен күреп була

Бабылда табылган кирпечләр үзеннән-үзе дә Изге Язмаларның төгәллеген раслый. Аларның күбесендә патшаны данлаучы язулар сакланып калган. Аларның берсе болай дип яңгырый: «Бабыл патшасы Нәбукаднизар... мин бу сарайны төзедем. Минем бөеклегемнең йорты... [...] Минем токымнарым монда мәңге идарә итсен...» Бу язу Даниял 4:30 да китерелгән сүзләрне искә төшерә. Анда Нәбукаднизар, мактанып, мондый сүзләр әйткән булган: «Нинди бөек Бабыл шәһәре! Мин аны үз даным һәм бөеклегем хакына патша йорты өчен үз көчем һәм куәтем белән төзедем!»

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу