ӨЙРӘНҮГӘ КАГЫЛЫШЛЫ КИҢӘШЛӘР
Шәхси өйрәнү алдыннан йөрәгегезне әзерләгез
Изге Язмаларны өйрәнгәндә, без Йәһвә фикерләренең уйларыбызга, хисләребезгә һәм теләкләребезгә тәэсир итүен телибез. Ә моның өчен безгә йөрәгебезне әзерләргә кирәк. Бу яктан Езра безгә яхшы үрнәк калдырган. Ул «Йәһвә Кануныннан киңәш эзләр өчен... үз йөрәген әзерләгән» (Езра 7:10). Ә без моны ничек эшли алабыз?
Дога кылыгыз. Һәр өйрәнүегезне дога белән башлагыз. Йәһвәдән укыганнарыгызны аңларга һәм тормышта кулланырга булышсын дип сорагыз (Зәб. 119:18, 34).
Басынкылык үстерегез. Аллаһы горур, үзбелдекле кешеләрдән хакыйкатьне яшерә (Лүк 10:21). «Белемнәрем белән башкаларны гаҗәпләндерим әле» дип өйрәнмәгез. Тормышыгызда үзгәрешләр ясарга кирәклеген абайлап алсагыз, басынкылык белән моны эшләгез.
Безнең җырларыбызны тыңлагыз. Музыка күңел кылларын тибрәтә ала. Шуңа күрә өйрәнү алдыннан берәр җырыбызны тыңлап карагыз. Бу Йәһвәнең сүзләренә сезнең йөрәгегезгә үтеп керергә булышыр.