48 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
129 ҖЫР Без нык булып торырбыз
Әюп китабы безгә авыр вакытларда булыша
«Юк, Аллаһы явызлык кылмый» (ӘЮП 34:12).
БУ МӘКАЛӘДӘ
Әюп китабы безгә Аллаһының ни өчен газаплар рөхсәт иткәнен һәм газап чиккәндә ничек тугрылык саклап калырга икәнен белергә булыша.
1, 2. Ни өчен Әюп китабы игътибарыбызга лаек?
СЕЗГӘ Әюп китабы ошыймы? Ул, якынча 3 500 ел элек язылган булса да, әле дә әдәби шедевр дип санала. Кешеләр бу китапның язучысын гади итеп, әмма шул ук вакыт матур һәм тәэсирле тел белән язганы өчен мактыйлар. Бу искиткеч китапны Муса язган, әмма аның чын Авторы — Йәһвә Аллаһы (2 Тим. 3:16).
2 Әюп китабы — Изге Язмалардагы бик мөһим китап. Ни өчен? Анда акылга ия бар затларга кагылышлы бер әһәмиятле сорау ачыклана. Бу сорау Йәһвәнең исемен изгеләндерү белән бәйле. Әюп китабы шулай ук безгә Йәһвәнең искиткеч сыйфатлары, шул исәптән яратуы, зирәклеге, гаделлеге һәм көче турында белергә булыша. Анда Йәһвә 31 тапкыр «Чиксез Кодрәт Иясе» дип атала. Бу Изге Язмаларның бергә алынган бар башка китаплары белән чагыштырганда да ешрак. Моннан тыш, Әюп китабында күп кенә сорауларга җавап бирелә, мәсәлән, күпләрне борчый торган мондый сорауга: ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?
3. Әюп китабын өйрәнү безгә нинди файда китерер?
3 Тауга менсәк, без тирә-якны яхшырак күрә алырбыз. Шул ук рәвешчә, Әюп китабы безгә тормыш авырлыкларына өстән — Йәһвә күзлегеннән карарга булыша. Әйдәгез, бу китапның безгә, газап чиккәндә, ничек ярдәм итә алганын белик. Без Әюп очрагының элек исраиллеләргә һәм бүген безгә нинди файда китерә алганын карап чыгарбыз. Шулай ук без бу хәбәрне хезмәттә ничек кулланып булганын белербез.
АЛЛАҺЫ ӘЮПНЕҢ ГАЗАПЛАРЫНА ЮЛ КУЙГАН
4. Әюп һәм Мисырдагы исраиллеләр арасында нинди аерма булган?
4 Исраиллеләр Мисырда интеккән вакытта Әюп Ус җирендә яшәгән. Бу җир, бәлки, Вәгъдә ителгән җирдән көнчыгышка табарак, ә Гарәбстаннан төньякка табарак урнашкан булгандыр. Мисырда потларга табына башлаган исраиллеләрдән аермалы буларак, Әюп Йәһвәгә тугры хезмәт иткән (Йош. 24:14; Йәз. 20:8). Йәһвә аның турында: «Җир йөзендә аңа тиң кеше юк»,— дип әйткәнa (Әюп 1:8). Әюп бик бай һәм көнчыгышта яшәүче бар кешеләр арасында иң бөеге булган (Әюп 1:3). Бу атаклы, хөрмәтле кешенең Аллаһыга тугры хезмәт итүе Шайтанны бик ярсыткандыр!
5. Ни өчен Йәһвә Әюпнең газапларына юл куйган? (Әюп 1:20—22; 2:9, 10)
5 Әюп газапларга дучар булса, саф гыйбадәтне калдырачак, дип әйткән Шайтан (Әюп 1:7—11; 2:2—5). Шулай итеп ул мөһим сорауларны күтәргән. Шуңа күрә Йәһвә, Әюпне яратса да, Шайтанга үз хаклыгын раслап карарга мөмкинлек биргән (Әюп 1:12—19; 2:6—8). Тегесе Әюпне көтүләреннән, ун баласыннан мәхрүм иткән, ә үзен аяк табаныннан алып баш очына кадәр әрнеткеч үлекле шешләр белән зарарлаган. Әюп, бик интексә дә, Аллаһыдан баш тартмаган. (Әюп 1:20—22; 2:9, 10 укы.) Вакыт узу белән Аллаһы аны фатихалаган. Ул кабат бай, сәламәт, атаклы булып киткән, һәм аның тагын ун баласы туган. Шулай ук Йәһвә Әюпкә озын гомер биргән. Әюп тагын 140 ел яшәгән һәм үзенең балалары белән оныкларын — дүрт буынны күргән (Әюп 42:10—13, 16). Әюпнең очрагы Аллаһының борынгы хезмәтчеләрен нәрсәгә өйрәтә алган һәм безгә нинди файда китерә ала?
6. Әюп турындагы хәбәр исраиллеләргә нинди файда китерә алган? (Шулай ук иллюстрацияне кара.)
6 Исраиллеләр нәрсәгә өйрәнә алган? Исраиллеләрнең тормышы җиңелләрдән булмаган. Мәсәлән, Йошуа белән Кәлеб яшь чакларын Мисырда коллыкта үткәргән. Аннары, башка исраиллеләрнең тыңламаучанлыклары аркасында, алар 40 ел чүл буйлап йөргән. Мисырдан чыккан исраиллеләр Әюп белән нәрсә булганын һәм аннары Йәһвәнең аны ничек фатихалаганын белгән булса, бу, һичшиксез, аларга һәм киләсе буыннарга газаплар өчен кем җаваплы икәнен аңларга булышкан. Шулай ук алар ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә һәм ул тугры хезмәтчеләрен бик кадерли икәнен яхшырак аңлый алган.
Күп еллар Мисырда коллар булган исраиллеләр ахыр чиктә Әюп турында белгән, һәм бу аларга ярдәм итә алган (6 нчы абзацны кара)
7, 8. Әюп китабы бүген газап чиккән кешеләргә ничек булыша ала? Мисал китерегез.
7 Безнең өчен файда. Күпләр ни өчен яхшы кешеләр газап чигә икәнен аңламый. Моның аркасында алар, кызганычка каршы, Аллаһыга ышанмый башлый. Руандада яшәүче Хе́йзелb мисалын алыйк. Бала чагында ул Аллаһыга ышанган. Әмма әти-әнисе аерылышкач, аның тормышы нык үзгәргән. Үги атасы аның белән начар мөгамәлә иткән. Яшүсмер чагында Хейзелны көчләгәннәр. Ул юатуны чиркәүдән эзләгән, әмма таба алмаган. Соңрак Хейзел Аллаһыга хат язган. Ул аңа болай дигән: «Аллаһы, мин сиңа дога кылдым. Яхшылык эшләргә тырыштым. Ә син яхшылыкка явызлык белән кайтардың. Мин сине калдырам. Мин бәхетле булырга җыенам һәм моның өчен барысын эшләрмен». Хейзел кебек, газаплары өчен Аллаһы җаваплы дип санаган кешеләр турында уйлаганда, безнең йөрәкләребез ярыла!
8 Без исә Әюп китабыннан газаплар өчен Аллаһы түгел, ә Шайтан җаваплы икәнен беләбез. Шулай ук без кешеләр начар эшләре аркасында газап чигә дип уйламыйбыз, чөнки Изге Язмаларда «һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» дип әйтелә (Вәг. 9:11; Әюп 4:1, 8). Өстәвенә, сынауларда тугры калуыбыз Йәһвәгә Шайтанның гаепләүләренә җавап кайтарырга мөмкинлек бирә (Әюп 2:3; Гыйб. сүз. 27:11). Без Йәһвәгә газапларның чын сәбәпләрен ачканы өчен бик рәхмәтле. Хейзел да, Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлагач, Аллаһы аңа газаплар китермәгәнен аңлаган. Ул болай дигән: «Мин кабат Аллаһыга чын күңелдән дога кылдым һәм, аны калдырам дигәндә, чынлыкта аны калдырмаганымны әйттем. Мин бит аны ул вакытта белми идем. Хәзер исә мин Йәһвәнең үземне яратканына бер дә шикләнмим. Мин бик бәхетле».
ӘЮП ТУРЫНДАГЫ ХӘБӘР ЧЫДАМ КАЛЫРГА БУЛЫША
9. Көл өстендә утырган Әюпнең хәлен сурәтләп бирегез (Ягъкуб 5:11).
9 Авыртудан бөкрәеп, берүзе көл өстендә утырган Әюпне күз алдына китерегез. Аның тәне шешләр белән капланган, тиресе каралып купкан. Тәмам хәлдән таеп, ул үз тәнен чүлмәк ватыгы белән кырып утыра һәм ачы хисләренә ирек бирә. Ләкин ул газапларына түзеп кенә калмый, ә чыдамлык белән Йәһвәгә тугрылык саклый. (Ягъкуб 5:11 укы.) Әюпкә чыдам булырга нәрсә ярдәм иткән?
10. Әюпнең Йәһвәгә үз хисләрен ачык белдергәне нәрсәдән күренә?
10 Әюп Йәһвәдән нәрсә хис иткәнен яшермәгән (Әюп 10:1, 2; 16:20). Мәсәлән, 3 нче бүлектә ул башына төшкән бәлаләр аркасында зарлана. Ул газапларын Йәһвә җибәргән дип уйлаган. Аннары өч иптәше белән сөйләшкәндә, Әюп, үз сафлыгын яклап, еш кына Йәһвәгә мөрәҗәгать иткән. Әюп сүзләреннән күренгәнчә, ул үзен Аллаһыдан тәкъварак дип санаган (Әюп 10:1—3; 32:1, 2; 35:1, 2). Шулай да ул, сафлыгын яклаганда, кайчак «дуамалларча сөйләшкәнен» таныган (Әюп 6:3, 26). 31 нче бүлектә Әюп Йәһвәдән үзен аклавын сорый (Әюп 31:35). Әлбәттә, Әюп, Аллаһыдан үз газапларының сәбәбен аңлатуын таләп итеп, дөрес эш итмәгән.
11. Йәһвә Әюпнең үз сафлыгын яклаганына ничек караган?
11 Бүген без аңлыйбыз: Әюпнең ялварулары аның тугрылыгын һәм Аллаһының үзен гадел хөкем итәчәгенә тулы ышанычын күрсәткән. Ахыр чиктә Йәһвә Әюпкә давыл эченнән җавап биргән. Ул аңа газапларының сәбәбен аңлатып тормаган. Шулай ук ул аны зарланганы һәм акланганы өчен гаепләмәгән. Йәһвә аны әтиләрчә төзәткән. Бу Әюпкә ярдәм итәр өчен иң яхшы ысул булган. Нәтиҗәдә, Әюп басынкылык белән никадәр әз белгәнен таныган һәм әйткән сүзләренә үкенгән (Әюп 31:6; 40:4, 5; 42:1—6). Бу хәбәрдән исраиллеләр нәрсәгә өйрәнә алган һәм безгә ул нинди файда китерә?
12. Исраиллеләр Әюп турындагы хәбәрдән нәрсәгә өйрәнә алган?
12 Исраиллеләр нәрсәгә өйрәнә алган? Муса мисалын алыйк. Исраилнең җитәкчесе булганда, ул күп авырлыклар, күңел төшенкелеге һәм өмет өзелүе кичергән. Шулай да, фетнәчел исраиллеләрдән аермалы буларак, Муса беркайчан да Йәһвәдән зарланмаган, ә аңа үз борчуларын белдергән (Чыг. 16:6—8; Сан. 11:10—14; 14:1—4, 11; 16:41, 49; 17:5). Әюп турындагы хәбәр аңа, Йәһвә үзен төзәткәндә, булыша алган. Мәсәлән, исраиллеләр Кадышта булганда, Муса «теле белән дуамал сүзләр әйткән» һәм Йәһвә исемен данламаган (Зәб. 106:32, 33). (Бу, күрәсең, аларның чүлдә сәяхәт итүләренең 40 нчы елында булган.) Шуңа күрә Йәһвә аңа вәгъдә ителгән җиргә керергә рөхсәт итмәгән (Кан. 32:50—52). Бу төзәтү Мусага авырту китерсә дә, ул аны басынкылык белән кабул иткән. Әюп белән булган хәлләр исраиллеләрнең киләсе буыннарына да авырлыкларын кичереп чыгарга булыша алган. Бу хәбәр турында уйланып, Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре аңа үз хисләрен белдерергә, акланмаска һәм төзәтүне басынкылык белән кабул итәргә өйрәнә алган.
13. Әюп хәбәре безгә чыдам булырга ничек булыша? (Еврейләргә 10:36)
13 Безнең өчен файда. Безгә дә бүген чыдамлык кирәк. (Еврейләргә 10:36 укы.) Без физик я эмоциональ яктан авырырга, гаиләбездә кыенлыклар кичерергә, якыныбызны югалтырга я башка җитди проблемаларга очрарга мөмкин (Гыйб. сүз. 12:18). Кайчак башкалар сүзләре я эшләре белән хәлебезне тагы да авырайта. Әмма Әюп мисалыннан без күңел түрендәгесен Йәһвәгә сөйли алганыбызны һәм аның безне тыңлаячагын беләбез (1 Яхъя 5:14). Хәтта Йәһвәгә ялварганда кайчак «дуамалларча сөйләшә» башласак та, ул безне хөкем итмәс. Ул безгә чыдам калыр өчен көч һәм зирәклек бирер (2 Елъ. 16:9; Ягък. 1:5). Әюп очрагындагы кебек, ул безгә кирәкле төзәтү дә бирергә мөмкин. Ул моны, мәсәлән, үз Сүзе, оешмасы я җитлеккән дустыбыз аша эшли ала. Әюп мисалы безне андый тәрбияне чыдамлык белән кабул итәргә өйрәтә (Евр. 12:5—7). Төзәтүне басынкы гына кабул итсәк, бу безгә зур файда китерер (2 Көр. 13:11). Әйе, Әюп китабы чыннан да файдалы! Ә хәзер Әюп очрагын хезмәттә ничек кулланып булганына игътибар итик.
ӘЮП КИТАБЫН БАШКАЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘР ӨЧЕН КУЛЛАНЫГЫЗ
14. Кешеләргә ни өчен газапланганыбызны аңлатканда, нәрсә әйтеп була?
14 Хезмәттә берәрсенең сездән: «Ни өчен кешеләр газап чигә?» — дип сораганы булдымы? Сез аңа ничек җавап бирдегез? Еш кына без Гадән бакчасында булган хәлләрдән башлыйбыз. Без Шайтанның беренче кешеләрне, алдап, Аллаһыга каршы фетнә күтәрергә котыртканын әйтәбез (Ярат. 3:1—6). Моның аркасында кешеләрнең газаплана һәм үлә башлаганына игътибар итәбез (Рим. 5:12). Ахырда Аллаһының, Шайтан ялганчы икәнен раслар өчен, җитәрлек вакыт биргәнен аңлатабыз. Ул бу вакытны, киләчәктә кешеләр яңадан камил булачак дигән яхшы хәбәр таратылсын өчен, куллана дип әйтәбез (Ачыл. 21:3, 4). Бу уңышлы аңлату, һәм ул яхшы нәтиҗәләргә китерә ала.
15. Кешеләргә ни өчен газапланганыбызны аңлатканда, Әюп китабын ничек кулланып була? (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
15 Кешеләрнең ни өчен газапланганын, Әюп китабын кулланып та, аңлатып була. Башта кешене яхшы сорау биргәне өчен мактагыз. Аннары зур газапларга дучар булган тәкъва Әюпнең дә шундый ук сорау биргән булганын әйтегез. Ул хәтта газапларны үзенә Аллаһы бирә дип уйлаган (Әюп 7:17—21). Бу сорауның инде күптән кемнедер борчыганын ишеткәч, кеше гаҗәпләнергә мөмкин. Аннары Әюпнең газаплары өчен Аллаһы түгел, ә Шайтанның гаепле булганын аңлатыгыз. Шайтан, Әюпкә газапларны китереп, шуны расларга теләгән: кешеләр Аллаһыга үз файдасы өчен генә хезмәт итә. Аллаһы, Әюпкә бәлаләрне китермәсә дә, аларны рөхсәт иткән. Шулай итеп ул аңа Шайтанның хаклы булмаганын расларга мөмкинлек биргән. Әйе, Аллаһы үзенә тугры калачак кешеләрнең һәрвакыт булачагына шикләнми. Ахырда Аллаһының Әюпне тугрылыгы өчен мул итеп фатихалаганын әйтегез. Аллаһының газапларны җибәрмәгәнен белү кешене юатырга мөмкин.
Сез, кешеләрне «Аллаһы явызлык кылмый» дип ышандырыр өчен, Әюп китабын ничек куллана аласыз? (15 нче абзацны кара)
16. Әюп китабы газап чиккән бер кешегә ничек ярдәм иткән?
16 Әюп китабының Ма́рио исемле ир кешегә ничек ярдәм иткәненә игътибар итик. 2021 елны бер апа-кардәш, телефон буенча вәгазьләгәндә, аңа эләккән. Ул аңа Изге Язмалардан бер шигырь укыган һәм Аллаһы догаларыбызны тыңлап кына калмый, ә безгә киләчәккә өмет тә бирә дип аңлаткан. Марионың фикерен сорагач, тегесе үзенә кул салыр алдыннан хат язып утырганы турында әйткән. Ул болай дигән: «Мин Аллаһыга ышанам, әмма бүген иртән, Аллаһы мине калдыргандыр, дип уйладым». Икенче тапкыр шалтыраткач, апа-кардәш аңа Әюпнең газаплары турында сөйләгән. Марио Әюп китабын тулысынча укып чыгарга теләген белдергән. Апа-кардәш аңа Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нә сылтама җибәргән. Нәтиҗәдә, Марио Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан һәм кайгыртучан Аллаһы турында белем алырга шат булган.
17. Ни өчен сез Йәһвәгә Әюп китабы өчен рәхмәтле? (Әюп 34:12)
17 Күргәнебезчә, Аллаһы Сүзе зур көчкә ия, мәсәлән, ул газап чиккәннәрне юата ала (Евр. 4:12). Без Йәһвәгә Әюп китабын үз Сүзенә керткәне өчен шундый рәхмәтле! (Әюп 19:23, 24) Бу китап безне «Аллаһы явызлык кылмый» дип ышандыра. (Әюп 34:12 укы.) Анда шулай ук Аллаһының ни өчен газапларны рөхсәт иткәне, сынауларда ничек чыдам калырга икәнлеге аңлатыла. Аны кулланып, без газап чиккәннәрне юата алабыз. Киләсе мәкаләдән без Әюп китабының яхшы киңәшләр бирергә ничек булыша алганын белербез.
156 ҖЫР Иман белән
a Әюп, күрәсең, тәкъва Йосыф үлгәннән соң яшәгән (б. э. к. 1657). Йәһвә белән Шайтанның Әюп турындагы сөйләшүләре һәм Әюпнең сынаулары, мөгаен, Муса Исраилнең җитәкчесе итеп билгеләнгәнче булган (як. б. э. к. 1514).
b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.