Югары Сванетия
ГРУЗИЯ
Грузия турында кыска мәгълүмат
Йөзем уңышын җыю күп шатлык китерә
Территория. Грузия үзенең мәһабәт тау тезмәләре белән билгеле. Кар белән капланган кайбер тауларның биеклеге 4 500 метрдан артык. Географик үзенчәлекләр сәбәпле, бу ил ике өлешкә — көнчыгыш һәм көнбатыш Грузиягә бүленгән. Һәрбер өлештә кечерәк регионнар бар. Алар үз климаты, гореф-гадәтләре, музыкасы, биюләре һәм ашлары белән аерылып тора.
Халык. Грузиядә яшәгән 3,7 миллион кешенең күпчелеге — грузиннар.
Дин. Күбесенчә кешеләр православие динен тота. Халыкның якынча 10 проценты — мөселманнар.
Тел. Грузин теле янәшәдәге илләр телләренең берсе белән дә кардәш түгел. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, уникаль грузин әлифбасы безнең эрага кадәр барлыкка килгән.
Көнкүреш. Күп кенә кеше игенчелек белән шөгыльләнә. Соңгы елларда туризм Грузия икътисадында мөһим роль уйный башлаган.
Климат. Илнең көнчыгышында уртача климат өстенлек итә. Көнбатыш Грузиядә, Кара диңгез буенда, субтропик климат хөкем сөрә. Бу җирләр цитрус үсемлекләргә бай.
Кахетиядә йөзем җыю
Ризык. Икмәк һәрбер грузин табынында бар. Грузин милли икмәге балчык мичтә пешерелә. Грузиннарның төп ризыгы — тәмләткечләр белән үләннәр салып пешерелгән куе аш. Бу илдә элек-электән шәраб җитештерәләр. Гадәттә, шәраб балчык савытларда әзерләнә һәм саклана. Күп кенә гаиләләр, йөзем үстереп, үз шәрабларын ясый. Грузиядә йөземнең якынча 500 җирле төре үсә.
Милли икмәк пешерү