Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yb17 108-109 б.
  • «Аллаһы барысын да булдыра ала»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Аллаһы барысын да булдыра ала»
  • 2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гасырлар буе яшерен торган хәзинә
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Ирем Изге Язмаларны йотлыгып укый иде!
    2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
2017 Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы
yb17 108-109 б.

ГРУЗИЯ

«Аллаһы барысын да булдыра ала»

Натела Григориадис

  • ТУУ ЕЛЫ: 1960

  • СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1987

  • КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: суга чумдырылудан соң Натела, үзенең сәүдә менеджеры тәҗрибәсен кулланып һәм эшендәге танышларына мөрәҗәгать итеп, яшерен рәвештә басмаларны бастыруда булышкан.

Натела Григориадис

1980 елларның азагында «Күзәтү манарасы»ндагы мәкаләләр каралганда, бу журнал очрашуны алып баручыда гына булды. Анысы да кулдан күчереп язылган иде. Мин, безнең өлкәнебез Гудадзе Генадига мөрәҗәгать итеп, журналларыбызны үзебезгә бастырып карарга тәкъдим иттем.

Моңарчы кардәшләр, басмаларны аз күләмдә бастырыр өчен, өйдә ясалган мимеографны кулланган. Журналларны даими рәвештә бастырыр өчен, яхшырак мимеограф, язу машинкасы, тәҗрибәле машинист һәм һәрвакыт җитәрлек трафарет кәгазе кирәк иде. Әмма барысы, хәтта кәгазь дә, дәүләт тарафыннан теркәлеп бара иде һәм иминлек хезмәте органнарының контроле астында тотыла иде.

Мин эшемдәге бер танышым аша исәптән чыгарылган һәм дәүләт контроле астында инде булмаган бер язу машинкасын таптым. Минем апам, машинистка булганга, безгә ярдәм итә башлады. Кардәшләр яңа мимеограф ясадылар һәм трафарет кәгазе сатыла торган урын таптылар. Барысы да җайга урнашкач, без грузин телендәге «Күзәтү манарасы»ның беренче экземплярын бастырып чыгардык.

Әмма тагын бер авырлык туды. Беркөн Генади миңа: «Безгә трафарет кәгазе сатыла торган бүтән урыны табарга кирәк»,— диде. Аның бу кәгазьне бер хөкүмәт конторасында күргәне булган, әмма ул аны үзе сатып ала алмаган, чөнки барысы хөкүмәт тарафыннан күзәтелгән. Нәрсә эшләргә? «Бу мөмкин түгел! Бу мөмкин түгел!» — дип кабатлап тордым мин. Генади исә моңа туры итеп: «Бу мөмкин түгел, димә. „Аллаһы барысын да булдыра ала“!» — дип әйтте (Мат. 19:26).

Киләсе көнне шул конторага калтырый-калтырый барганда, бу сүзләр башымнан чыкмады. Йәһвә җитәкчелеге буенча, мин ачык йөзле бер машинистканы очраттым. Ул минем үтенечемне контора башлыгына тапшырырга ризалашты. Ул аның ире иде! Тиздән мин трафарет кәгазен шул конторадан сатып ала башладым, һәм шуннан бирле безнең кәгазь белән проблема булмады.

Натела Григориадис «Күзәтү манарасы»н укый
    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу