ГРУЗИЯ | 1991—1997 еллар
Кайгыртучан көтүчеләр ярату белән өйрәтә
Джони Шаламберидзе һәм Тамази Библаия, 1990 елларның башы
1990 елларның башында Грузиянең күпчелек җыелышларында бер генә өлкән я хезмәттәш ярдәмче булган. Гадәттә, җыелышлар аерым төркемнәрдән торган. Бу төркемнәрнең очрашулары төрле җирләрдә үткән, чөнки вәгазьчеләр зур территория буйлап төрле шәһәрләрдә һәм авылларда яшәгән.
Ерак җирләрдә хезмәт иткән Джони Шаламберидзе һәм Павлэ Абдушелишвили Телавига — Кахетия регионындагы шәһәргә билгеләнгән булган. 300 вәгазьчедән торган андагы җыелышта бер өлкән дә булмаган. Бу җыелышның 13 төркеме төрле җирләрдә очрашкан.
Павлэ Абдушелишвили
Джони һәм Павлэ андагы кардәшләргә рухи яктан үсәргә комачаулый торган бер нәрсәгә игътибар иткән. Джони болай ди: «Күп кенә кардәшләрнең зур кырлары һәм йөзем бакчалары бар иде. Гадәттә, авылларда күршеләр кырдагы эшләр белән бер-берсенә булышалар, шуңа күрә кардәшләр дөньяви күршеләре белән бик күп вакыт үткәрә иде» (1 Көр. 15:33).
Джони белән Павлэ аларга ярдәмне үз имандашларыннан сорарга киңәш иткән. Шулай итеп кардәшләр, бергә эшли-эшли, бер-берсе белән аралаша алган (Вәг. 4:9, 10). «Шуннан бирле кардәшләр арасындагы мәхәббәт тагы да ныгыды»,— дип сөйли Джони. Өч елдан соң, Джони белән Павлэ Кахетиядән күченгәч, анда 5 өлкән һәм 12 хезмәттәш ярдәмче булган.
Очрашуларда вәгазьләргә өйрәтәләр
1990 елларның башына кадәр эшчәнлегебез чикләнгән булганга, Йәһвә Шаһитләре кечкенә төркемнәр белән генә җыелган һәм китап өйрәнү белән «Күзәтү манарасы» өйрәнүен генә үткәргән. Бу очрашулар, дәртләндергеч булса да, вәгазьчеләрне хезмәткә әзерләмәгән.
Коммунистик режим юкка чыккач, хәл үзгәргән. Йәһвәнең оешмасы җыелышларга һәр атна Теократик хезмәт мәктәбен һәм Хезмәт очрашуын үткәрергә кушкан.
Наили Хуцишвили һәм аның бертуганы Лали Алекперова шул очрашуларны җылы хисләр белән искә төшерә. «Бу вакытлар бик кызык иде,— дип сөйли Лали.— Апа-кардәшләр дә программада катнаша алган! Барысы да моңа бик шат иде».
Наили болай дип исенә төшерә: «Демонстрацияләрнең берсендә, өй хуҗасы сәхнәдә газет укып утырганда, кемдер ишек шакый. Ул: „Керегез!“ — дигәч, ике апа-кардәш, залның ишеге аша кереп, сәхнәгә менә!» Лали болай дип өсти: «Бу очрашулар кайвакыт сәеррәк булып күренсә дә, алар безгә вәгазь осталыгын яхшыртырга булыша иде».
Рухи ризыкка ихтыяҗ үсә
Күп еллар кайбер кардәшләр, өйдә кул дубликаторлары кулланып Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны бастырган. Әмма басмаларга ихтыяҗ үсә барган, һәм, аны канәгатьләндерер өчен, кардәшләр басмаларыбызны чиктән тыш кыйммәт булмаган бәягә бастыра алган типографияләргә мөрәҗәгать итә башлаган.
Копияләр ясар өчен төп экземплярны әзерләгәндә, кардәшләр, газеталардан хәрефләрне кисеп алып, инглиз журналының тышлыгына ябыштырганнар
Кардәшләр, копияләр ясар өчен төп экземплярны әзерләгәндә, иҗатчан булган. Грузин теленә тәрҗемә ителгән текст инглиз журналының макеты буенча язу машинкасында бастырылган. Аннары кардәшләр, инглиз журналыннан рәсемнәрне кисеп алып, грузин тексты бастырылган битләргә ябыштырганнар. Ахырда алар газеталардан матур шрифтлы хәрефләрне кисеп алганнар да инглиз журналының тышлыгына ябыштырып куйганнар. Шулай итеп копияләр ясар өчен төп экземпляр әзер булган.
Грузиядә бастырылган грузин телендәге беренче журналлар
Компьютерлар алгач, ике яшь абый-кардәш — Левани Копалиани һәм Лери Мирзашвили — компьютер курсларын үткән. Лери болай дип исенә төшерә: «Тәҗрибәбез аз иде, һәм кайвакыт эш акрын бара иде. Әмма Йәһвә ярдәме белән без инде тиздән, журналларыбызның текстын җыеп, версткалый идек».
Туып торган авырлыкларга карамастан, җыелышлар Грузиядә бастырылган дүрт төсле журналларны ала башлаган. Әмма, вакыт узу белән, үсә барган ихтыяҗны канәгатьләндерү авыр булып киткән. Нәкъ кирәкле вакытта Грузиядәге кардәшләребез Йәһвәнең оешмасы ярату белән биргән җитәкчелекне алган.
Әһәмиятле үзгәреш
1992 елда Санкт-Петербургта үткән халыкара конгресста Грузиядән килгән кардәшләр Германия филиалының вәкилләре белән танышкан. Генади Гудадзе болай дип сөйли: «Алар безгә тәрҗемә эшенең ничек башкарылырга тиеш икәнен аңлатты һәм вакыт узу белән безнең янга берәрсе, килеп, тәрҗемә эше белән булышачак дип әйтте».
Грузин телендәге басмаларыбызны бастыру бер дә җиңел булмаган. Бу телнең әлифбасы уникаль булганга, ул оешмабызның «Күптелле электрон нәшрият системасы»нда (MEPS) булмаган. Шуңа күрә фотоверсткалау һәм бастыру өчен шрифтны яңабаштан ясарга туры килгән.
1970 елларның ахырында Датикашвилилар гаиләсе Кушма Штатларга күченгән. Соңрак аларның бер кызы, Марина, хакыйкать белән танышкан. Бруклин Бәйтелендәге кардәшләр, MEPS системасына кертер өчен, һәр грузин хәрефенең рәсемен ясаганда, Марина аларга бик зур ярдәм күрсәткән. Тиздән Германиядә кайбер буклетлар һәм «Менә! Мин һәммә нәрсәне яңартам» дигән брошюра басылып чыккан.
Тәрҗемә эшен оештыру
Тәрҗемә офисын оештырыр өчен, 1993 елда Германия филиалыннан Тбилисига Михаэль Флекенштайн үзенең хатыны Сильвия белән килгән. Михаэль болай дип сөйли: «Санкт-Петербургта грузин кардәшләре белән очрашуыбыз әле дә хәтеремдә иде. 18 айдан соң Тбилисига килгәч, без гаҗәпләндек: анда инде яхшы оешкан тәрҗемә төркеме бар иде!»
Тбилисида тәрҗемә офисында хезмәт иткән Лери Мирзашвили, Паата Морбедадзе һәм Левани Копалиани, 1993 ел
Берничә айдан соң 11 кардәш тулы-вакытлы тәрҗемәче булып хезмәт итә башлаган. Аларның офисы кечкенә генә бер фатирда урнашкан. Йәһвә үз оешмасы аша тәрҗемәчеләрне өйрәткәнгә күрә, җыелышлар регуляр рәвештә рухи ризык ала башлаган.
Чуалышлар вакытында рухи ризык җиткерү
Советлар Союзы таркалгач, аның күп кенә элеккеге республикаларында, шул исәптән Грузиядә дә, чуалышлар һәм милләтара конфликтлар башланган. Шуңа күрә сәяхәт итү, аеруча дәүләт чикләре аша үтү, куркыныч булган.
Заза Джикурашвили һәм Алеко Гвритишвили (үз хатыннары белән күрсәтелгән) чуалышлар елларында басмаларны китерүдә катнашкан
Бер тапкыр, 1994 елның ноябрендә Алеко Гвритишвили һәм тагын ике абый-кардәш чикне үткәндә, аларны коралланган кешеләр туктаткан һәм машинадан чыгарга кушкан. «Басмаларыбызны күргәч, алар бик ярсыдылар,— дип сөйли Алеко.— Алар безне, үтерергә җыенгандай, бер рәткә тезеп бастырдылар. Без Йәһвәгә ялварып дога кылдык. Ике сәгатьтән соң аларның берсе: „Басмаларыгызны алыгыз да китегез моннан. Тагын килсәгез, машинагызны яндырырбыз, ә сезне үтерәбез“,— диде».
Кардәшләрне куркытырга тырышсалар да, алар рухи ризыкны җиткерүдән туктамаган. Грузиягә басмаларны китерүдә зур тырышлыклар куйган Заза Джикурашвили исемле фидакарь абый-кардәш болай ди: «Без белә идек: кардәшләр рухи ризыкка мохтаҗ. Кадерле хатыннарыбыз безгә зур ярдәм күрсәтте».
Алеко кардәш болай ди: «Басмаларны китерүдә катнашкан күп кенә абый-кардәшләр гаиләле иде». Аларны үз хезмәтләрен янауларга карамастан дәвам итәргә нәрсә дәртләндергән? Алеко болай дип өсти: «Безне иң элек Йәһвәгә рәхмәтле булуыбыз һәм аны яратуыбыз этәреп торды. Без, Йәһвәдән үрнәк алып, кадерле абый һәм апа-кардәшләребез турында кайгыртырга теләдек».
Андый кардәшләрнең фидакарьлек рухы ярдәмендә басмаларыбыз, чуалышларга карамастан, бертуктаусыз килеп торган. Соңрак кардәшләр Германиядән Грузиягә кадәр куркынычсызрак маршрутлар сайлаган.
Рухи яктан дәртләндерүче вакыйга
1995 елда сәяси тотрыклылык урнашкач, Йәһвә Шаһитләре беренче өлкә конгрессларын үткәрүгә әзерләнә башлаган. 1996 елның җәендә Грузиянең төрле төбәкләреннән 6 000 делегат Гори, Марнеули һәм Цнори шәһәрләрендә үткән конгрессларга җыелган.
Гори янында үткән өлкә конгрессына җыелган делегатлар, 1996 ел
Гори янында үткән конгресс анда килгән кешеләр өчен аеруча истәлекле булган. Андагы кардәшләр Кичә өчен арендага алынган зал тулырмы, юкмы дип шикләнгән булган. Әмма хәзер алар ике меңнән артык делегатны көткән һәм урыннары җитәрлек булган залны эзләгән. Әмма андый залны таба алмагач, кардәшләр конгрессны тышта, матур таулы җирдә урнашкан лагерь янында үткәргән.
Конгресс комитетында хезмәт иткән Како Ломидзе абый-кардәш болай дип сөйли: «Программадан соң абый һәм апа-кардәшләр бергәләп вакыт үткәрде: җырлар җырлады һәм бер-берсе белән аралашты. Һәммәсе дә Аллаһы халкы арасында чын мәхәббәтнең хөкем сөргәнен ап-ачык күрде» (Яхъя 13:35).
Алар үсешкә өлеш кертә
1996 елда, һәрбер җыелышка район күзәтчесе тулы атна килеп китә алсын өчен, кирәкле чаралар күрелгән. Моның өчен Грузиядә инде хезмәт иткән район күзәтчеләреннән тыш тагын берничә район күзәтчесе билгеләнгән булган.
Һичшиксез, шул күзәтчеләрнең тугрылык белән һәм «мәхәббәттән чыгып башкарылган хезмәте» җыелышларга үсәргә һәм теократик күрсәтмәләр буенча тагы да төгәлрәк эш итәргә булышкан (1 Тис. 1:3). 1990 елдан алып 1997 елга кадәр үсеш чыннан да гаҗәеп булган. 1990 елда Грузиядә 904 вәгазьче хезмәт иткән булса, нибары җиде ел үткәч, яхшы хәбәрне инде 11 082 кеше игълан иткән!
Дистәләгән ел элек башланган рухи үсеш ачыктан-ачык күренә башлаган, һәм хакыйкать бөтен ил буйлап таралган. Әмма Йәһвә үзенең Грузиядәге халкы өчен тагы да күбрәк фатихалар әзерләгән булган.