ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ
Мин сөйләшү осталыгымны ничек яхшырта алам?
Бу мәкаләдә
Ни өчен кеше белән йөзгә-йөз сөйләшү мөһим?
Кайберәүләр әйтүенчә, башка кеше белән йөзгә-йөз сөйләшү хатлар язышуга караганда авыррак бирелә.
«Башка кеше белән йөзгә-йөз сөйләшкәндә, син әйткәннәреңне үзгәртә дә, яңабаштан әйтеп тә бирә алмыйсың» (Анна).
«Хатлар язу алдан яздырылган тамаша кебек, ә кеше белән сөйләшү сәхнәдә барган тамашага охшаш. Сөйләшкәндә, минем уйларымда „Сөйләшүне боза күрмә!“ дигән сүзләр генә яңгырый» (Джин).
Әмма, иртәме соңмы, сиңа кеше белән, йөзгә-йөз очрашып, әңгәмә алып барырга өйрәнергә туры килер. Андый сөйләшү осталыгы сиңа, мәсәлән, яңа дуслар булдырганда, эшкә урнашып эшләгәндә я, вакыты килеп җиткәч, берәрсе белән йөрешә башлагач, кирәк булыр.
Ләкин сиңа кеше белән йөзгә-йөз очрашып сөйләшүдән куркасы юк. Син моңа, хәтта оялчан булсаң да, өйрәнә аласың.
«Һичшиксез, син кайчак үзеңне уңайсыз хәлгә куячак берәр нәрсә әйтеп куярсың. Үзеңнән камиллек көтмә» (Нил).
Әңгәмәне ничек башлап була?
Сораулар бир. Кешеләрне кызыксындыра алган берәр теманы сайла, һәм аны әңгәмә башлар өчен куллан. Мәсәлән:
«Син үткән җәйне берәр кая бардыңмы?»
«Бу шәп сайт. Синең анда кергәнең булдымы?»
«Син... ишеттеңме?»
Тагы да конкретрак булыр өчен, кеше белән уртак якларың турында уйлан. Мәсәлән, сез бер ук мәктәптә укыйсыздыр я бер ук эштә эшлисездер. Шул уртак якларны сорауларыңны бирер өчен куллан.
«Үзеңне кызыксындыра торган һәм сиңа башкаларның җавабы кызык булган сораулар турында уйла» (Марица).
Сак бул. Бер-бер артлы сораулар биреп, сорау алучы булып китә күрмә. Шулай ук кешене уңайсыз хәлгә куймаска тырыш. «Син нәрсәдән күбрәк куркасың?» я «Ни өчен син гел күк төстәге киемнәр киясең?» дигән сораулар нәкъ шулай яңгырый да. Икенче сорау хәтта тәнкыйтьчел булып тоелырга мөмкин!
Шулай ук сорау алучы сыман булмас өчен, син, кеше җавап биргәнче я җавап биргәннән соң, үзең биргән соравың буенча үз карашыңны әйтә аласың. Башкача әйткәндә, бу интервью түгел, ә сөйләшү булсын.
Сорауларың сине сорау алучыга охшаш итмиме?
Изге Язмалардагы принцип: «Кеше күңелендәге уй-ниятләр — тирән сулар ул, ләкин үткен акыллы кеше аларны чумырып ала белә» (Гыйбрәтле сүзләр 20:5).
Яхшы тыңлаучы бул. Сөйләшүнең уңышлы булуы сөйләү сәләтеңә түгел, ә күбрәк тыңлау сәләтеңә бәйле.
«Кеше белән сөйләшкәндә, мин аның турында берәр яңа нәрсә белергә тырышам. Шулай ук кеше әйткән нәрсәләрне хәтеремдә саклар өчен тырышлыклар куям. Бу миңа киләсе сөйләшүләргә әзерләнергә булыша» (Тамара).
Сак бул. Сөйләшүне ничек дәвам итәргә микән дип борчылма. Кешене игътибар белән тыңласаң, әңгәмәне дәвам итә алырсың.
Изге Язмалардагы принцип: «Һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә... исә ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19).
Эчкерсез кызыксыну күрсәт. Кешегә карата ваемсыз булмасаң, аның белән сөйләшү сиңа күбрәк ошар.
«Кешенең әйткән сүзләре үзең өчен мөһим икәнлеген сиздертсәң, сөйләшү, хәтта уңайсыз мизгелләр булган булса да, күңелле булыр» (Мари).
Сак бул. Кешене уңайсыз хәлгә куя күрмә. «Нинди матур пальто. Ул күпме тора?» дигән комплимент урынсыз булырга мөмкин.
Изге Язмалардагы принцип: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).
Сөйләшүне ничек тәмамлап була? «Уңай фикер белән тәмамларга тырыш,— дип киңәш итә Джордан исемле яшь кеше.— „Сөйләшүебез миңа бик ошады“ я „Уңышлар сиңа“ дип әйтү киләсе сөйләшүләргә юл салыр».