Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwfq 41 мәкалә
  • Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы нәрсә ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы нәрсә ул?
  • Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җитәкче советта кемнәр хезмәт итә?
  • Җитәкче совет ничек эш итә?
  • Җитәкче советка кемнәр ярдәм итә?
  • «Андый кешеләрне кадерләп яшәгез»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Җитәкче совет ничек оештырылган
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Җитәкче совет безнең көннәрдә ничек эш итә?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
  • Мәхәббәттә берләштерелгән. Еллык очрашуның отчеты
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
ijwfq 41 мәкалә
Җитәкче совет әгъзалары һәм аларның ярдәмчеләре бергә очраша

Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы нәрсә ул?

Җитәкче совет — бөтен дөньяда яшәүче Йәһвә Шаһитләренә җитәкчелек бирүче рухи яктан җитлеккән мәсихчеләрдән торган кечкенә төркем. Аларның эше ике нәрсәдән тора:

  • Алар Йәһвә Шаһитләренең басмалары, очрашулары һәм мәктәпләре аша Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтү бирү өчен җаваплы (Лүк 12:42).

  • Алар Йәһвә Шаһитләренең бөтен дөньядагы эшчәнлеге белән җитәкчелек итә: вәгазь эшен, ирекле иганәләрнең кулланылуын һәм җыелышларда ир-атларга җаваплы вазифалар бирүне күзәтә.

Җитәкче совет беренче гасырда Иерусалимдагы «рәсүлләр белән өлкәннәр» урнаштырган тәртип буенча эш итеп, мәсихчеләрнең бөтен җыелышы файдасына мөһим карарлар кабул итә (Рәсүлләр 15:2, 6). Шул тугры ир-атлар кебек, Җитәкче совет әгъзалары да оешмабызның җитәкчеләре яисә лидерлары булып тормый. Йәһвә Аллаһының Гайсә Мәсихне Җыелыш Башы итеп билгеләгәнен танып, алар җитәкчелекне Изге Язмалардан эзли (1 Көринтлеләргә 11:3; Эфеслеләргә 5:23).

Җитәкче советта кемнәр хезмәт итә?

Җитәкче советта Джоди Джедли, Джеффри Джексон, Кеннет Кук, Стивен Летт, Геррит Лёш, Джейкоб Рамф, Марк Сандерсон, Дейвид Сплэйн, Джеффри Уиндер, Гейдж Флигл һәм Сэмюэл Хёрд хезмәт итә. Алар Уорвикта (Нью-Йорк, АКШ) урнашкан Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендә хезмәт итә.

Җитәкче совет ничек эш итә?

Җитәкче совет эшчәнлегебезнең төрле якларын күзәтер өчен алты комитет оештырган. Аның һәрбер әгъзасы бер яки берничә комитетта хезмәт итә.

  • Кадрлар комитеты Бәйтел гаиләсе әгъзалары турында кайгырта.

  • Координаторлар комитеты юридик эшләрне күзәтә, шулай ук афәтләр вакытында, Йәһвә Шаһитләре үзләренең дини ышанулары өчен эзәрлекләнгәндә һәм бүтән авырлыкларга очраганда ярдәм күрсәтә.

  • Нәшер итү комитеты Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны чыгару һәм аларны төрле урыннарга җиткерү өчен, шулай ук гыйбадәт кылу урыннары, тәрҗемә итү офислары һәм филиаллар төзү өчен җаваплы.

  • Укыту комитеты очрашулардагы, төрле мәктәпләрдәге рухи өйрәтү программасын, шулай ук аудио- һәм видеоматериаллар әзерләү өчен җаваплы.

  • Хезмәт комитеты «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрне» вәгазьләү эшен күзәтә (Маттай 24:14).

  • Язу комитеты бастырылган әдәбият, сайтыбыз аша бирелгән рухи нәсыйхәт әзерли һәм тәрҗемә итү эшен күзәтә.

Өстәвенә, Җитәкче совет оешмабызга кагылышлы төрле сорауларны хәл итәр өчен һәр атна бергә җыела. Шушы очрашуларда аның әгъзалары Изге Язмалар нигезендә фикер алыша һәм, карарларны бертавыштан кабул итәр өчен, Аллаһыдан изге рух аша җитәкчелек бирүен сорый (Рәсүлләр 15:25).

Җитәкче советка кемнәр ярдәм итә?

Җитәкче совет комитетларына ышанычка лаек мәсихчеләр ярдәм итә (1 Көринтлеләргә 4:2). Аларның үзләре билгеләнгән комитет эшләрен алып баруда сәләтләре дә, тәҗрибәләре дә бар. Алар бу комитетның атна саен үткәрелгән очрашуларында катнаша. Ярдәмчеләр үзләре карарлар кабул итмәсә дә, алар файдалы киңәшләр һәм кирәкле мәгълүмат биреп тора, комитетның карарларын гамәлгә ашыра һәм шул карарларның үтәлүен күзәтә. Җитәкче совет аларны шулай ук төрле җирләрдә яшәгән кардәшләребез янына килеп китәргә я Галаад мәктәбе чыгарылышлары, еллык очрашулары кебек очрашуларда чыгыш ясарга билгеләргә мөмкин.

ЯРДӘМЧЕЛӘРНЕҢ ИСЕМЛЕГЕ

Комитет

Исем

Координаторлар комитеты

  • Джон Экранн

  • Пол Гиллис

  • Трой Снайдер

Кадрлар комитеты

  • Джералд Гризл

  • Патрик Лафранка

  • Даньел Молчан

  • Марк Скотт

  • Ральф Уоллс

Нәшер итү комитеты

  • Роберт Батлер

  • Харолд Коркерн

  • Гаюс Глоккентин

  • Доналд Гордон

  • Роберт Луччони

  • Питер Прайс

  • Алекс Райнмюллер

  • Дейвид Синклер

Хезмәт комитеты

  • Гэри Бро

  • Джоуэл Деллингер

  • Бетти Джорджес

  • Энтони Гриффин

  • Сет Хайатт

  • Кристофер Мейвор

  • Балтасар Перла

  • Джонатан Смит

  • Уилльям Тёрнер

  • Лион Уивер

Укыту комитеты

  • Майкл Бенкс

  • Роналд Кёрзан

  • Кеннет Флодин

  • Уильям Маленфант

  • Марк Нумар

  • Дейвид Шейфер

Язу комитеты

  • Николас Аладис

  • Роберт Сиранко

  • Пер Кристенсен

  • Кеннет Годберн

  • Джеймс Манц

  • Исак Марей

  • Клайв Мартин

  • Ленард Майерз

  • Джин Смолли

  • Херманус ван Селм

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу