Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 81 мәкалә
  • Изге рух нәрсә ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге рух нәрсә ул?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Изге рух турында ялгыш карашлар
  • Рух буенча яшәгез
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Ни өчен безне Аллаһы рухы йөртергә тиеш?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Беренче гасырда һәм бүген Аллаһы рухы җитәкчелеге
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 81 мәкалә
Җил агач яфракларын куып йөртә җил

Изге рух нәрсә ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Изге рух — Аллаһының эш итүче көче (Микай 3:8; Лүк 1:35). Аллаһы үз ихтыярын үтәр өчен изге рухын, я энергиясен, теләсә кайсы урынга җибәрә ала (Зәбур 104:30; 139:7).

Изге Язмаларда еврей сүзе руах һәм грек сүзе пневма «рух» дигән сүз белән тәрҗемә ителә. Бу сүзләр еш кына Аллаһының эш итүче көченә, ягъни изге рухка, кагыла (Яратылыш 1:2). Әмма, Изге Язмаларда бу сүзләр башка мәгънәдә дә кулланыла:

  • сулыш (Хабакук 2:19; Ачылыш 13:15);

  • җил (Яратылыш 8:1; Яхъя 3:8);

  • һәрбер тереклекнең яшәү көче (Әюп 34:14, 15);

  • кешенең фикер йөртү рәвеше һәм карашы (Саннар 14:25);

  • рухи шәхесләр, мәсәлән, Аллаһы я фәрештәләр (1 Патшалар 22:21; Яхъя 4:24).

Китерелгән бар мәгънәләрнең охшаш яклары бар: алар кешегә күренмәгән нәрсәләрне һәм шул ук вакытта күренгән эш итүләрен үз эченә ала. У. Е. Вайн сүзлеге буенча, Аллаһының рухы да «күренми торган, материаль булмаган һәм көчкә ия җил сыман» («An Expository Dictionary of New Testament Words»).

Изге Язмаларда Аллаһының изге рухы аның «куллары» я «бармаклары» итеп сурәтләнә (Зәбур 8:3; 19:1; Лүк 11:20 искәрмәне кара; Маттай 12:28 белән чагыштыр). Һөнәрче эшен башкарыр өчен үз кулларын һәм бармакларын кулланган кебек, Аллаһы да үз рухын куллана. Мәсәлән, шул рух ярдәмендә мондый эшләр башкарылган булган:

  • Галәм барлыкка китерелгән (Зәбур 33:6; Ишагыя 66:1, 2);

  • Изге Язмалар язылган (2 Петер 1:20, 21);

  • Аллаһының борынгы заманда яшәгән хезмәтчеләре могҗизалар кылган һәм ашкынып вәгазьләгән (Лүк 4:18; Рәсүлләр 1:8; 1 Көринтлеләргә 12:4—11);

  • Аллаһыга тыңлаучан кешеләр яхшы сыйфатлар күрсәткән (Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

Изге рух — шәхес түгел

Изге Язмаларда Аллаһының рухы «куллар», «бармаклар» яки «сулыш» дип атала, шуңа күрә изге рухны шәхес дип атап булмый (Чыгыш 15:8, 10). Һөнәрченең куллары, аның уе һәм тәне булмаса, аерым берничек тә эшли алмый; Аллаһының изге рухы да, Аллаһы аны җибәрсә генә, эш итә (Лүк 11:13). Шулай ук Изге Язмаларда Аллаһы рухы су белән чагыштырыла. Һәм ул иман һәм белем белән бәйле. Бар бу чагыштырулар изге рух шәхес түгел икәнен күрсәтә (Ишагыя 44:3; Рәсүлләр 6:5; 2 Көринтлеләргә 6:6).

Изге Язмаларда Аллаһының исеме — Йәһвә, ә Аның Улының исеме Гайсә Мәсих дип әйтелә, ләкин изге рухның исеме турында беркайда да язылмаган (Ишагыя 42:8; Лүк 1:31). Җәфа чиккән мәсихче Стифәнгә могҗизалы рәвештә күктәге күренеш бирелгән вакытта ул өч шәхес түгел, ә ике шәхесне генә күргән. Изге Язмаларда: «Изге рух белән сугарылган Стифән исә, күккә карагач, Аллаһы данын һәм Аллаһының уң ягында торучы Гайсәне күрде»,— дип әйтелә (Рәсүлләр 7:55). Изге рух — бу Аллаһының эш итүче көче. Шул көч ярдәмендә Стифән күренешне күргән.

Изге рух турында ялгыш карашлар

Ялгыш караш. Маттай 28:19, 20 дә әйтелгәнчә, «изге рух» бу — шәхес я Троицаның бер өлеше.

Факт. Маттай 28:19, 20 дә Ата, Угыл һәм изге рух бергә искә алына. Кайберәүләр бу сүзләр Троица белән бәйле дип әйтә. Әмма үзегез моны тикшерегез. Шул шигырьләрдә өчесенең бер ук Аллаһы булуы турында һәм аларның мәңгелеге, дәрәҗәсе, хакимлеге һәм зирәклеге ягыннан бертигез булуы турында әйтеләме? Юк. Алар өчесе бергә искә алынган башка шигырьләр турында да шулай әйтеп була.

Ялгыш караш. Изге Язмалар изге рухны шәхес итеп күрсәтә, һәм бу аның шәхес икәненә дәлил булып тора.

Факт. Чыннан да кайвакыт Изге Язмалар изге рухны шәхес итеп күрсәтә. Мәсәлән, Гайсә изге рухны «ярдәмче» (гр. параклетос) дип атаган һәм бу рух шаһитлек белән җитәкчелек бирәчәк, сөйләшәчәк, ишетәчәк, игълан итәчәк, данлаячак һәм нәрсәдер кабул итәчәк дип әйткән (Яхъя 16:7—15). Әмма бу, изге рух шәхес икәнен расламый. Изге Язмалар шулай ук зирәклекне, үлемне һәм гөнаһны кешеләр итеп күрсәтә (Гыйбрәтле сүзләр 1:20; Римлыларга 5:17, 21). Мәсәлән, анда зирәклекнең «эшләре» һәм «балалары» бар һәм гөнаһ юлдан яздыра, үтерә һәм нәфесләрне уята дип әйтелә (Маттай 11:19; Лүк 7:35; Римлыларга 7:8, 11).

Ялгыш караш. Изге рух исеме хакына суга чумдырылу аның шәхес булуын раслый.

Факт. Изге Язмаларда «исем» дигән сүз кайвакыт кемнеңдер дәрәҗәсенә я хакимлегенә карата кулланыла (Канун 18:5, 19—22; Әсфирә 8:10). Татар телендә дә шулай ук «закон исеменнән» дигән сүзтезмә кулланыла, әмма закон бу шәхес дип әйтеп булмый. Изге рух исеме хакына суга чумдырылган кеше аның кодрәтен һәм Аллаһы ниятен үтәүдә нинди роль уйнавын таный (Маттай 28:19).

Ялгыш караш. Гайсәнең рәсүлләре һәм беренче шәкертләре изге рух шәхес икәнен белгән.

Факт. Изге Язмаларда да, тарихта да моның турында бернәрсә дә әйтелми. Бер энциклопедиядә болай дип әйтелә: «Изге Рух — аерым илаһи Шәхес... дигән караш б. э. 381 елында Константинополь соборында кабул ителгән булган» («Encyclopædia Britannica»). Бу вакыйга соңгы рәсүлнең үлеменнән 250 артык ел үткәч кенә булган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу