Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 140 мәкалә
  • Гайсә пәйгамбәр безне коткара. Ничек итеп?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә пәйгамбәр безне коткара. Ничек итеп?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Изге Язмаларда, кеше бер коткарылды икән, димәк, инде мәңгегә, диеләме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Коткарылу нәрсә ул?
    Рухи сорауларга җавап
  • «Гайсәгә иман ит». Котылыр өчен, Гайсәгә иман итү җитәрлекме?
    Рухи сорауларга җавап
  • Сез Гайсә Мәсихкә иман итәсезме?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 140 мәкалә
Гайсә төрле милләт кешеләре арасында

Гайсә пәйгамбәр безне коткара. Ничек итеп?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Гайсә пәйгамбәр үз тормышын корбанга китереп, кешеләрне коткарган (Маттай 20:28). Шуңа күрә Изге Язмаларда ул «дөньяны коткаручы» дип аталган (1 Яхъя 4:14). Инҗилдә аның турында шулай ук болай диелгән: «Безне аңардан башка беркем дә коткара алмый, чөнки җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткара алырдай башка исем юк» (Рәсүлләр 4:12).

Гайсә Мәсих аңа иман итүче «һәркем өчен үлемне татыган» (Еврейләргә 2:9; Яхъя 3:16). Әмма «Аллаһы аны терелткән». Шуннан бирле Гайсә рухи зат буларак күктә яшәвен дәвам итә (Рәсүлләр 3:15). Ул «үзе аркылы Аллаһыга якынлашучыларны, чыннан да коткара ала, чөнки ул алар хакына Аллаһыга ялварып торыр өчен мәңге яши» (Еврейләргә 7:25).

Ни өчен без Гайсәнең безнең хакка Аллаһыга ялварып торуына мохтаҗ?

Без барыбыз да гөнаһлы (Римлыларга 3:23). Гөнаһ безнең һәм Аллаһы арасына чөй кага, һәм гөнаһ үлемгә китерә (Римлыларга 6:23). Әмма Гайсә үзенең йолым корбанына иман итүчеләрнең яклаучысы булып тора (1 Яхъя 2:1, искәрмә). Ул Аллаһыга аларның догаларын ишетсен һәм йолым корбаны нигезендә гөнаһларын кичерсен дип ялварып тора (Маттай 1:21; Римлыларга 8:34). Аллаһы Гайсә Мәсихнең үтенечләренә колак сала, чөнки алар аның күңеленә хуш килә. Аллаһы Гайсәне җиргә бер ният белән җибәргән: Ул «дөньяның аның [Гайсә] аша коткарылган булуын» теләгән (Яхъя 3:17).

Коткарылыр өчен, Гайсәгә иман итү генә җитәрлекме?

Юк. Гайсәгә иман итү генә җитми (Рәсүлләр 16:30, 31). Изге Язмаларда: «Тән рухсыз үле, ә иман эшләр белән күрсәтелмәсә үле»,— диелә (Ягъкуб 2:26). Котылыр өчен, безгә:

  • Гайсә пәйгамбәр һәм аның Атасы Йәһвә турында белем алырга кирәк (Яхъя 17:3).

  • Икесенә дә иман итәргә кирәк (Яхъя 12:44; 14:1).

  • Аларның әмерләренә буйсынып яшәргә кирәк (Лүк 6:46; 1 Яхъя 2:17). Гайсә әйткәнчә, аны «Хуҗам» дип атаучылар түгел, ә «күктәге [Атасының] ихтыярын үтәүчеләр» генә котылачак (Маттай 7:21).

  • Авырлыкларга карамастан иман күрсәтергә кирәк. Гайсә пәйгамбәр: «Ахырга кадәр нык калган кеше котылыр»,— диеп, шуңа басым ясаган (Маттай 24:13).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу