Маттай
10 Шуннан соң ул унике шәкертен чакырып алды да, аларга җеннәрне куып чыгарыр өчен һәм кешеләрне һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырыр өчен хакимлек бирде.
2 Менә шул унике рәсүлнең исеме: беренчесе Шиму́н (аны Пе́тер дип тә атыйлар), аның бертуганы Әндри́, Зебеди́ угыллары Ягъкуб белән Яхъя, 3 Фили́п белән Бартолма́й, Тома́с һәм салым җыючы Матта́й, Алфа́й улы Ягъкуб һәм Фадда́й, 4 Шиму́н Кәнәни́ һәм Яһүд Искарио́т, ул соңрак Гайсәгә хыянәт итте.
5 Гайсә шушы уникене мондый боерык биреп җибәрде: «Башка халыкларга алып баручы юлларга чыкмагыз, Самариянең шәһәрләренә дә кермәгез, 6 ә Исраил халкының югалган сарыклары янына барыгыз. 7 Барганда исә, вәгазьләгез һәм: „Күкләр Патшалыгы якынлашты“,— диегез. 8 Авыруларны савыктырыгыз, үлгәннәрне терелтегез, махаулыларны тазартыгыз, җеннәрне куып чыгарыгыз. Бушлай алдыгыз — бушлай бирегез. 9 Билбавыгыздагы янчыкка алтын да, көмеш тә, бакыр тәңкәләр дә алмагыз. 10 Үзегез белән юлга ризык салынган капчык та, алмаш эчке күлмәк тә, аяк киеме дә, юл таягы да алмагыз, чөнки эшче ризыкка лаек.
11 Берәр шәһәр яки авылга кергәч, анда лаеклы булганнарны табыгыз һәм киткәнгә кадәр анда калыгыз. 12 Өйгә кергәндә, андагы кешеләрне сәламләгез. 13 Өй лаеклы булса, сез теләгән иминлек анда булсын, ә лаеклы булмаса, иминлегегез сездә калсын. 14 Сезне берәр җирдә кабул итмәсәләр һәм сүзләрегезне тыңламасалар, шул йорттан яки шәһәрдән чыкканда, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез. 15 Сезгә хак сүз әйтәм: Хөкем көнендә Содом белән Гомора җирләренә шул шәһәргә караганда җиңелрәк булачак.
16 Менә, мин сезне бүреләр арасына сарыкларны җибәргән кебек җибәрәм, шуңа күрә, еланнар кебек сакланучан һәм күгәрченнәр кебек мәкерсез булыгыз. 17 Кешеләр сезне судка бирерләр һәм синагогаларында камчыларлар, шуңа күрә сак булыгыз. 18 Сез минем шәкертләрем булганга, сезне идарәчеләр, патшалар алдына китерерләр, һәм сез аларга һәм халыкларга минем хакта шаһитлек бирә алырсыз. 19 Әмма сезне судка тапшырганда ничек һәм нәрсә сөйләргә дип борчылмагыз, чөнки сезгә ул сәгатьтә кирәкле сүзләр бирелер, 20 һәм сез үзегез генә түгел, ә сезнең аша Атагызның рухы да сөйләр. 21 Туган туганын, ата баласын, ә балалар ата-аналарын, аларга каршы чыгып, үлемгә тапшырыр. 22 Сез минем шәкертләрем булганга, барысы да сезне нәфрәт итәр, ләкин ахырга кадәр нык калган кеше котылыр. 23 Алар сезне бер шәһәрдә эзәрлекли башласалар, башкасына качыгыз, чөнки сезгә хак сүз әйтәм: Кеше Улы сез Исраилнең барлык шәһәрләрен әйләнеп чыкканчы килер.
24 Шәкерт остазыннан, ә хезмәтче хуҗасыннан өстен булмый. 25 Шәкерт остазы, ә хезмәтче хуҗасы кебек булса, шул җитә. Йорт хуҗасын Билзибу́л дип атаганнар икән, һичшиксез, өйдәгеләрен дә шулай дип атарлар! 26 Шуңа күрә алардан курыкмагыз, чөнки ачыкланмый калачак яшерен һичнәрсә юк һәм беленми калачак серле һичнәрсә юк. 27 Мин сезгә караңгылыкта сөйләгәнне яктылыкта сөйләгез һәм пышылдап әйтелгәнне өй түбәләреннән вәгазьләгез. 28 Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз, ә Гәһәннәдә* җанны да, тәнне дә һәлак итә алучыдан куркыгыз. 29 Ике чыпчык бер тиенгә* сатыла түгелме соң? Шулай да аларның берсе генә булса да җиргә төшсә, күктәге Атагыз моны белеп торачак. 30 Ә сезнең башыгыздагы һәр чәч бөртеге дә саналган бит. 31 Шуңа күрә курыкмагыз: сез күп чыпчыкларга караганда кадерлерәк.
32 Кешеләр алдында минем белән бердәмлектә торуын таныган һәркем белән мин дә күктәге Атам алдында бердәмлектә торуымны танырмын, 33 ә кешеләр алдында миннән ваз кичүче һәркемнән мин дә күктәге Атам алдында ваз кичәрмен. 34 Мине җиргә тынычлык китерергә килде дип уйламагыз. Мин тынычлык түгел, ә кылыч китерергә дип килдем. 35 Чөнки мин аерырга дип килдем: улы атасына каршы, кызы анасына каршы, килен каенанасына каршы булыр. 36 Кеше өчен өйдәгеләре дошман булыр. 37 Атасын яки анасын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел. Улын яки кызын миңа караганда күбрәк яратучы кеше миңа лаек түгел. 38 Үз җәфалану баганасын алып, миңа ияреп барырга теләмәгән кеше миңа лаек түгел. 39 Җанын саклап калырга тырышучы аны югалтыр, ә җанын минем хакка югалтучы аны саклап калыр.
40 Сезне кабул итүче мине дә кабул итә, ә мине кабул итүче мине җибәрүчене дә кабул итә. 41 Пәйгамбәрне пәйгамбәр булганы өчен кабул итүче, пәйгамбәр әҗерен алыр, ә тәкъваны тәкъва булганы өчен кабул итүче, тәкъва кеше әҗерен алыр. 42 Сезгә хак сүз әйтәм: шушы кечеләрнең берсенә шәкерт булганы өчен эчәргә бер чынаяк салкын су булса да бирүче үз әҗерен һичшиксез алачак».