Син үзгәрешләр ясарга әзерме?
1. Дөнья үзгәреп торганга, безгә дә нәрсә эшләргә кирәк?
1 1 Көринтлеләргә 7:31 дә дөнья сәхнә белән чагыштырыла. Шул сәхнәдә пәрдәләр һәм артистлар һәрвакыт үзгәреп тора. Дөнья үзгәреп торганга, безгә дә вакыт-вакыт вәгазь ысулларын, графигыбызны һәм кереш сүзләрне үзгәртеп торырга кирәк. Син үзгәрешләр ясарга әзерме?
2. Ни өчен безгә, оешмабыз белән бергә барыр өчен, үзгәрешләр ясарга кирәк?
2 Вәгазь ысуллары. Мәсихче җыелышлар һәрвакыт үзгәрешләр ясарга әзер булганнар. Гайсә беренче тапкыр шәкертләрен җибәргәндә, аларга ризык та, акча да алмаска кушкан (Мат. 10:9, 10). Ләкин соңрак ул башка күрсәтмәләр биргән, чөнки киләчәктә аның шәкертләренә каршылыклар белән очрашырга туры киләчәк һәм вәгазь эше киңәячәк икәнен белгән (Лүк 22:36). Үткән гасырда Йәһвә оешмасында төрле вәгазь ысуллары кулланылган булган. Мәсәлән, кардәшләр шаһитлек бирер өчен карточкалар, радиостанцияләр һәм репродуктор куелган автомобильләр кулланганнар. Андый ысуллар шул вакытта бик уңышлы булган. Безнең көннәрдә исә кешеләрне өйләрендә бик сирәк очратып булганга, өйдән-өйгә йөреп вәгазьләүдән тыш очраклы вәгазьләүгә һәм хезмәтнең башка төрләренә игътибар бирелә. Кешеләр көндез эштә булсалар, без аларга кич килә алабыз. Йәһвәнең күктәге арбасы юнәлешен үзгәрткәндә, син аның белән бергә үзгәрешләр ясыйсыңмы? (Йәз. 1:20, 21).
3. Уңышлырак вәгазьләр өчен үзгәрешләр ясарга әзер булу безгә ничек ярдәм итә?
3 Кереш сүзләрең. Территорияңдә яшәүче кешеләрне нәрсә борчый? Акча белән бәйле сораулармы? Гаиләсеме? Сугышлармы? Аларның нинди авырлыклар белән көрәшкәнен һәм нинди шартларда яшәгәнен белү безгә тиешле кереш сүзләрне әзерләргә булышыр (1 Көр. 9:20—23). Кеше үз хисләрен белдергәндә, аңа шунда ук гадәти җавап бирү һәм әзерләнгән кереш сүзләрне әйтү урынына аның хисләрен исәпкә алып аңа җайлашу яхшырак булыр иде.
4. Ни өчен без үзгәрешләр ясарга әзер булырга тиеш?
4 Тиздән дөньяның соңгы «пәрдәсе» тәмамланачак, һәм зур афәт башланачак. «Вакыт инде аз калды» (1 Көр. 7:29). Шуңа күрә үзгәрешләр ясарга әзер булу һәм моны тоткарланмыйча эшләү бик мөһим. Шул чакта без бу кыска вакыт эчендә мөмкин кадәр күбрәк эшли алырбыз.