Маттай
3 Ул көннәрдә Чумдыручы Яхъя Яһүдия́ чүленә килеп, вәгазьли башлады 2 һәм: «Тәүбә итегез, чөнки күкләр Патшалыгы якынлашты»,— диде. 3 Аның турында Ишагыйя́ пәйгамбәр аша болай дип әйтелгән иде: «Тыңлагыз! Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвәнең юлын әзерләгез! Аның юлларын тигезләгез“». 4 Яхъя дөя йоныннан кием киеп һәм билен күн каеш белән буып йөрде, ә ризыгы саранча белән кыр балы иде. 5 Шул көннәрдә кешеләр Иерусалимнан, бөтен Яһүдиядән һәм Үрдүн тирәләреннән аның янына килеп, 6 үз гөнаһларын ачык таныдылар, һәм ул аларны Үрдүн елгасында чумдырып алды.
7 Суга чумдырылу урыны янына күп фарисейларның һәм саддукейларның килүен күреп, ул аларга болай диде: «Агулы елан токымы, Аллаһының якынлашып килүче ачуыннан кача алырсыз дип кем сезгә әйтте? 8 Тәүбә итүегезне күрсәтүче эшләр башкарыгыз*. 9 „Безнең атабыз — Ибраһим“,— дип әйтәсе булмагыз. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Ибраһимга шушы ташлардан балалар булдыра ала. 10 Балта инде агачлар төбендә ята. Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны чабып утка ташлыйлар. 11 Сез тәүбә иткәнгә, мин сезне суга чумдырам; ләкин артымнан миннән көчлерәк берәү килә, һәм мин аның аяк киемен салдырырга лаеклы түгел. Ул сезне изге рухка һәм утка чумдырыр. 12 Ул кулына җилгәргечен тоткан һәм үзенең ындыр табагын тулысынча чистартыр, бодайны амбарга җыяр, ә кибәкне сүнмәс утта яндырыр».
13 Шунда Гәлиләядән Үрдүн елгасына, Яхъя аны суга чумдырсын өчен, Гайсә килде. 14 Яхъя исә, аны туктатырга тырышып: «Син мине чумдырырга тиеш, ә син минем янга килдеңме?» — диде. 15 Гайсә аңа: «Мине тоткарлама, чөнки безгә Аллаһы теләгәннең барысын шулай итеп үтәргә кирәк»,— дип җавап бирде. Һәм Яхъя аны тоткарлап тормады. 16 Чумдырылгач, Гайсә шунда ук судан күтәрелде. Шулчак күкләр ачылды, һәм Яхъя Аллаһы рухының күгәрчен рәвешендә Гайсәгә төшүен күрде. 17 Шунда күкләрдән: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм»,— дигән тавыш килде.