Марк
1 Гайсә Мәсих турындагы яхшы хәбәрнең башы. 2 Ишагыйя пәйгамбәр болай дип язган: «(Менә, мин синең алдыңнан хәбәрчемне җибәрәм, һәм ул синең юлыңны әзерләячәк.) 3 Тыңлагыз! Чүлдә кемдер кычкыра: „Йәһвәнең юлын әзерләгез! Аның юлларын тигезләгез“». 4 Шул сүзләр буенча, чүлдә Чумдыручы Яхъя вәгазьләп йөри башлады һәм кешеләргә, аларның гөнаһлары кичерелсен өчен, тәүбә итүләрен күрсәтеп суга чумдырылу үтәргә кирәк дип вәгазьләде. 5 Бөтен Яһүдиядә һәм Иерусалимда яшәүче бар халык аның янына килде. Алар үз гөнаһларын ачык таныдылар, һәм ул аларны Үрдүн елгасында чумдырып алды. 6 Яхъя дөя йоныннан кием киеп, билен күн каеш белән буып йөрде, саранча һәм кыр балы белән тукланды. 7 Ул болай дип вәгазьләде: «Минем артымнан миннән көчлерәк берәү килә; мин иелеп аның аяк киеменең каешын чишәргә лаеклы түгел. 8 Мин сезне суга чумдырдым, ә ул сезне изге рухка чумдырыр».
9 Шул көннәрдә Гәлиләядәге Насарадан Гайсә килде, һәм Яхъя аны Үрдүн елгасында чумдырды. 10 Гайсә, судан күтәрелү белән, күкләрнең ачылуын һәм рухның үзенә күгәрчен рәвешендә төшүен күрде. 11 Шунда күкләрдән: «Син минем яраткан Улым, мин сине хуплыйм»,— дигән тавыш килде.
12 Аннан соң рух аны чүлгә китәргә дәртләндерде. 13 Гайсә чүлдә кырык көн яшәде, һәм анда аны Шайтан вәсвәсәләде. Гайсә кыргый хайваннар арасында булды, һәм фәрештәләр аңа хезмәт итте.
14 Яхъя кулга алынганнан соң, Гайсә, Аллаһының яхшы хәбәрен вәгазьләп, Гәлиләягә китте 15 һәм: «Билгеләнгән вакыт килде һәм Аллаһы Патшалыгы якынлашты. Тәүбәгә килегез һәм яхшы хәбәргә иман итегез»,— дип сөйләде.
16 Гәлиләя диңгезе яныннан үтеп барганда, ул диңгезгә ятьмәләрен салучы Шимунны һәм аның бертуганы Әндрине күрде. Алар балыкчылар иде. 17 Гайсә аларга: «Миңа иярегез, һәм мин сезне кеше тотучылар итәрмен»,— диде. 18 Алар шунда ук ятьмәләрен калдырып, аңа ияреп киттеләр. 19 Тагын бераз юл үткәч, ул Зебеди́ уллары Ягъкуб белән Яхъяны күрде. Алар көймәдә ятьмәләрен төзәтәләр иде. 20 Ул аларны шунда ук чакырды. Алар, аталары Зебедине ялчылары белән бергә көймәдә калдырып, Гайсә артыннан киттеләр 21 һәм бергәләп Кәпернаумга юл тоттылар.
Шимбә көне* җитү белән, Гайсә синагогага кереп өйрәтә башлады. 22 Кешеләр аның өйрәтүенә хәйран калдылар, чөнки ул канунчылар кебек түгел, ә хакимлеккә ия булган зат кебек өйрәтте. 23 Шул вакытта синагогада җен хакимлегендәге бер кеше бар иде, һәм ул кычкырып: 24 «Насаралы Гайсә, сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин синең кем икәнеңне бик яхшы беләм. Син — Аллаһының Изгесе»,— диде. 25 Әмма Гайсә аны шелтәләп: «Дәшмә, чык аңардан!» — диде. 26 Кешене җен тәэсире аркасында көзән җыера башлады, һәм җен, каты тавыш белән кычкырып, аңардан чыкты. 27 Бар кеше шаккатты һәм бер-берсенә: «Нәрсә бу? Ниндидер яңа тәгълимат! Ул хәтта җеннәргә боера, һәм алар аңа буйсыналар»,— дип әйтә башлады. 28 Аның хакындагы хәбәр тиз арада бөтен Гәлиләя тирәсендәге җирләргә таралды.
29 Синагогадан чыккач, алар Шимун белән Әндри йортына киттеләр. Алар белән бергә Ягъкуб һәм Яхъя барды. 30 Шимунның каенанасы авырудан кызышып ята иде, һәм шунда ук моның турында Гайсәгә әйттеләр. 31 Гайсә аның янына килде дә, кулыннан тотып аны торгызды, һәм аның кызышуы бетте, шунда ул аларга хезмәт күрсәтә башлады.
32 Кич җитеп кояш баегач, Гайсә янына барлык авыруларны һәм җенле кешеләрне китерә башладылар, 33 бөтен шәһәр халкы ишек төбенә җыелды. 34 Ул төрле авырудан интегүче күп кешеләрне савыктырды һәм күп җеннәрне куып чыгарды, әмма җеннәргә сөйләргә рөхсәт итмәде, чөнки алар аның Мәсих икәнен белә иделәр.
35 Иртән иртүк, әле яктырганчы, ул торып аулак урынга китте дә, анда дога кыла башлады. 36 Ләкин Шимун һәм аның белән бергә булган башкалар Гайсәне эзләп киттеләр, 37 ә тапкач: «Сине барысы да эзли»,— диделәр. 38 Әмма ул аларга: «Вәгазьләр өчен, тагын берәр җиргә, якындагы шәһәрләргә барыйк, чөнки мин шуның өчен килдем»,— диде. 39 Һәм ул бөтен Гәлиләя буйлап синагогаларда вәгазьләп һәм җеннәрне куып чыгарып йөрде.
40 Бер тапкыр аның янына махаулы кеше килде һәм, тезләнеп: «Әгәр теләсәң, син мине тазарта аласың»,— дип ялварды. 41 Гайсә, аны кызганып, кулын сузды һәм, аңа кагылып: «Телим. Тазарын»,— диде. 42 Тегенең махау чире шунда ук юкка чыкты, һәм ул тазарынды. 43 Шул кешене озатканда, Гайсә аны каты кисәтеп 44 болай диде: «Кара аны, берәүгә дә берни сөйләмә, ләкин руханига барып күрен һәм тазарынуың өчен Муса кушканны китер, бу аларга шаһитлек булыр». 45 Ләкин бу кеше, киткәч, булган хәл хакындагы хәбәрне таратып, бөтен җирдә сөйли башлады, шуңа күрә Гайсә шәһәргә инде ачыктан-ачык керә алмады. Ул шәһәр читендә, аулак урыннарда калды. Әмма кешеләр аның янына бар яктан килеп торды.