Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Көринтлеләргә 4
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Көринтлеләргә 4:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.12.2012, 11, 12 б.

    1.10.2000, 24—26 б.

1 Көринтлеләргә 4:2

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.12.2012, 12, 13 б.

1 Көринтлеләргә 4:6

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.4.2008, 7 б.

1 Көринтлеләргә 4:8

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.1.2008, 22 б.

1 Көринтлеләргә 4:9

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.5.2009, 24 б.

1 Көринтлеләргә 4:15

Искәрмәләр

  • *

    Яки «тәрбиячегез».

1 Көринтлеләргә 4:17

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    4/2018, 14 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    1/2017, 31 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
1 Көринтлеләргә 4:1–21

1 Көринтлеләргә

4 Кешеләр безне Мәсихнең хезмәтчеләре һәм Аллаһының изге серләре ышанып тапшырылган идарәчеләр дип санасын. 2 Ә идарәче тугры булыр дип өметләнәләр. 3 Мине сезме яки кешеләрнең берәр суды хөкем итәрме — бу минем өчен әллә ни мөһим түгел. Мин хәтта үзем дә үземне тикшереп бәяләмим. 4 Вөҗданым бар яктан саф булса да, бу мине тәкъва итми. Мине тикшереп бәяләүче — ул Йәһвә. 5 Шуңа күрә вакытыннан алда, Хуҗабыз килгәнче, бернәрсә турында хөкем итмәгез. Ул караңгылыкта яшерелгәннәрне яктылыкка чыгарачак һәм йөрәкләрдәге ниятләрне ачык билгеле итәчәк, шунда һәркемгә Аллаһыдан мактау булачак.

6 Кардәшләр, сезнең хакка мин боларны үземә һәм Аполлоска карата кулландым, һәм мин моны сез безнең үрнәгебез аша: «Язылганнар буенча гына эш итегез»,— дигән кагыйдәне үзләштерсен өчен һәм берегез дә берәүне башкасыннан өстен куеп масаеп йөрмәсен өчен эшләдем. 7 Сине башка кешедән кем өстен куя? Син алмаган берәр нәрсә бармы? Ә инде алгансың икән, ни өчен алмагандай мактанасың?

8 Күңелегез булдымы инде? Сез инде баедыгызмы? Нәрсә, бездән башка гына патшалык итә башладыгызмы? Сез патшалык итә башласагыз, бик әйбәт булыр иде, ул чакта без дә сезнең белән бергә патшалык итәр идек. 9 Минемчә, Аллаһы безне, рәсүлләрне, сәхнәгә соңгылар итеп, үлемгә хөкем ителгән кешеләрне чыгарган кебек чыгарды, чөнки без дөнья, фәрештәләр һәм кешеләр өчен театраль тамаша булып киттек. 10 Безне Мәсих шәкертләре булганга акылсыз дип саныйлар, ә сез — Мәсих ярдәмендә акыллылар, без көчсез, ә сез көчле, сезне данга күмәләр, ә безне хурлыйлар. 11 Без әле дә ач, сусаган, ярым ялангач килеш йөрибез, безне кыйныйлар, яшәр урыныбыз юк, 12 үз кулларыбыз белән тырышып эшлибез. Безне хурлыйлар — без фатихалыйбыз, эзәрлеклиләр — без түзәбез, 13 яла ягалар — без яхшылык белән кайтарабыз; бу дөнья әле дә безне чүп-чар, төрле калдык-постык дип саный.

14 Боларны язып сезне оялтасым килми, максатым — яраткан балаларыма биргәндәй үгет-нәсыйхәт бирү. 15 Мәсих белән бердәмлектә торучы саклаучыгыз* 10 000 булса да, аталарыгыз күп түгел; яхшы хәбәрне белдереп, Мәсих Гайсә аша мин сезгә ата булдым. 16 Шуңа күрә ялварам: миннән үрнәк алыгыз. 17 Шул сәбәптән мин сезгә Тимутине җибәрәм, чөнки ул — Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым. Ул Мәсих Гайсәгә хезмәт иткәндә кулланган ысулларымны исегезгә төшерер. Мин шул ысулларны бар җирдә, һәр җыелышта өйрәтәм.

18 Кайберәүләрегез мин сезнең яныгызга килмәячәкмен дип уйлап масаеп йөри. 19 Әмма, Йәһвә теләсә, тиздән яныгызга килеп, аларда Аллаһы кодрәте бармы икәнен белермен, ә аларның әйткәннәре миңа кызык түгел. 20 Чөнки Аллаһы Патшалыгы сүзгә түгел, ә Аллаһы кодрәтенә нигезләнгән. 21 Сезгә таяк белән яисә мәхәббәт һәм юашлык белән килимме? Сез нәрсәне яхшырак күрәсез?

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу