Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Көринтлеләргә 9
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Көринтлеләргә 9:5

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Барлык кешеләр өчен китап», 16 б.

1 Көринтлеләргә 9:17

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    3/2024, 11, 12 б.

1 Көринтлеләргә 9:24

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 149 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.9.2011, 16, 24 б.

1 Көринтлеләргә 9:25

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 149 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.2.2004, 13—16 б.

1 Көринтлеләргә 9:26

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    9/2016, 9 б.

    «Изге хезмәтебез»,

    1/2012, 1 б.

1 Көринтлеләргә 9:27

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    5/2023, 29 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.4.2013, 14 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
1 Көринтлеләргә 9:1–27

1 Көринтлеләргә

9 Әллә мин ирекле түгелме? Әллә мин рәсүл түгелме? Әллә мин Хуҗабыз Гайсәне күрмәдемме? Әллә сез Хуҗабызга хезмәт итүемнең җимеше түгелме? 2 Хәтта башкалар өчен рәсүл булмасам да, һичшиксез, сезнең өчен — рәсүл, чөнки сез — Хуҗабыз хакына рәсүл булуымны раслаучы мөһер.

3 Мине хөкем итүчеләргә болай дим: 4 әллә безнең ашап-эчәргә хакыбыз юкмы? 5 Әллә безнең, башка рәсүлләр, Хуҗабызның энеләре һәм Кифасның кебек, үзебез белән иман итүче хатыныбызны алырга хакыбыз юкмы? 6 Яисә дөньяви эштән баш тартырга Барнаб белән минем генә хакыбыз юкмы? 7 Нинди гаскәри үз хисабына хезмәт итәр? Йөзем бакчасы утыртып та, аның җимешен кем ашамас? Яки кем көтү көтеп тә, шул көтүнең сөтеннән авыз итмәс?

8 Әллә мин боларны кеше карашыннан чыгып әйтәмме? Канун да шул хакта сөйли түгелме соң? 9 Чөнки Муса канунында: «Ашлык сугучы үгезгә борынчык кидермә»,— дип язылган. Әллә Аллаһы үгезләр хакында кайгыртамы? 10 Яки ул моны безнең хакка әйтәме? Әйе, бу безнең хакка язылган, чөнки җир сөрүче дә, ашлык сугучы да, эшләгәндә, үз өлешен алырга өметләнеп эшләргә тиеш.

11 Арагызда рухи нәрсәләр чәчкәнбез икән, сездән матди ярдәм алсак, әллә бу гаделсез булырмы? 12 Башкаларның сездән андый ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң? Шулай да без бу хокуктан файдаланмыйбыз, ә Мәсих турындагы яхшы хәбәргә һичнинди киртә куймас өчен, бар нәрсәгә түзеп торабыз. 13 Гыйбадәтханәдә изге бурычларын үтәүчеләрнең гыйбадәтханәдәге ризыкны ашауларын белмисезме әллә? Һәм корбан китерү урынында хезмәт итүчеләрнең шунда китерелгән корбаннардан өлеш алуларын әллә белмисезме? 14 Хуҗабыз да яхшы хәбәрне игълан итүчеләргә яхшы хәбәр хисабына көн күрергә кушкан.

15 Әмма мин боларның берсеннән дә файдаланмадым. Бу сүзләрне язганда да ярдәм алыр өчен язмыйм. Чөнки мактаныр өчен сәбәбемнән мәхрүм ителүемә караганда, минем өчен үлем яхшырак! 16 Ә инде яхшы хәбәрне игълан итәм икән, мактанырлык бер сәбәбем дә юк, чөнки бу — минем бурычым. Яхшы хәбәрне игълан итмәсәм, кайгы миңа! 17 Моны үз теләгем белән эшләсәм, савабы булачак; ә үз теләгемә каршы эшләсәм, барыбер бу минем үземә ышанып тапшырылган җаваплылыгым. 18 Алайса, савабым нинди? Савабым шул: мин яхшы хәбәрне игълан иткәндә аны бушлай тарата алам. Мин моны яхшы хәбәр белән бәйле хокукымны законсыз кулланмас өчен эшлим.

19 Минем һичкем алдында бурычым булмаса да, мөмкин кадәр күбрәк кешене мәсихче итәр өчен, мин барлык кешеләргә кол булдым. 20 Яһүдләрне мәсихче итәр өчен, аларга яһүд кебек булдым; үзем канунны тотмасам да, канун тотучыларны мәсихче итәр өчен, аларга канун тотучы кебек булдым. 21 Кануннары булмаган кешеләрне мәсихче итәр өчен, мин аларга кануны булмаган кеше кебек булдым (шулай да мин Аллаһы канунын үтим һәм Мәсих канунын тотам). 22 Көчсезләрне мәсихче итәр өчен, аларга көчсез булдым. Һәркайсы кешегә ярдәм итәр өчен, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин көчемнән килгәнне эшлим. 23 Мин боларның барысын яхшы хәбәр хакына һәм аны бүтән кешеләргә җиткерер өчен башкарам.

24 Йөгерештә катнашучыларның барысы да йөгерә, әмма бүләкне берсе генә ала, әллә моны белмисезме? Бүләкне алырлык итеп йөгерегез. 25 Ярышучыларның һәрберсе, шулай ук, һәрьяктан тотнаклылык күрсәтә. Алар моны чери торган таҗ алыр өчен эшләсә, без череми торганын алыр өчен эшлибез. 26 Шуңа күрә йөгерүем максатсыз түгел; сугуым да — буш һавага сугу гына түгел. 27 Әмма башкаларга вәгазьләп тә, үзем Аллаһы хуплавыннан мәхрүм калмас өчен, тәнемне тыям һәм аны үземә кол итәм.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу