Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Гәләтиялеләргә 5
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Гәләтиялеләргә 5:12

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «печсәләр».

Гәләтиялеләргә 5:13

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.5.2010, 27 б.

    15.2.2010, 11 б.

Гәләтиялеләргә 5:16

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    1/2023, 11 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.3.2010, 15—18 б.

    1.8.2007, 10—14 б.

Гәләтиялеләргә 5:19

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Изге Язмалар», 1805 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.3.2012, 31 б.

    15.5.2008, 27 б.

    1.10.2001, 27 б.

Гәләтиялеләргә 5:20

Искәрмәләр

  • *

    Бу сүз спиритизм яки җеннәр белән бәйләнештә булуны аңлата.

Гәләтиялеләргә 5:21

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 43 дәрес

    «Күзәтү манарасы»,

    1.7.2000, 19, 20 б.

Гәләтиялеләргә 5:22

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (тарату басмасы)»,

    № 1 2022 12, 13 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    6/2020, 17 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.10.2001, 27, 28 б.

Гәләтиялеләргә 5:23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (тарату басмасы)»,

    № 1 2022 12, 13 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    6/2020, 17 б.

Гәләтиялеләргә 5:26

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    7/2021, 15, 16 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Гәләтиялеләргә 5:1–26

Гәләтиялеләргә

5 Без шул иреккә ия булсын өчен, Мәсих безне азат итте дә. Шуңа күрә нык торыгыз һәм кабат коллык камытын кимәгез.

2 Менә! Мин, Паул, үзем сезгә әйтәм: әгәр сөннәткә утырсагыз, сезгә Мәсихтән һичнинди файда булмас. 3 Өстәвенә, сөннәткә утыручы һәркемнең исенә төшерәм: ул Канунны тулысынча үтәргә тиеш. 4 Сез, канун ярдәмендә тәкъва дип игълан ителергә тырышучылар, сез Мәсихтән аерылдыгыз һәм аның юмарт игелегеннән читләштегез. 5 Ә без тәкъва дип игълан ителүебезне Аллаһының рухы һәм иманыбыз ярдәмендә түземсезлек белән көтәбез һәм шуңа өмет баглыйбыз. 6 Чөнки Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучылар өчен сөннәтнең дә, сөннәтсез булуның да бернинди әһәмияте юк, ә мәхәббәттән чыгып эш итүче иман әһәмиятле.

7 Сез әйбәт кенә йөгердегез. Сезгә хакыйкатькә буйсынып яшәргә кем комачаулады? 8 Буйсынмаска кем инандырды? Үзегезне Чакыручы түгел бит. 9 Аз гына ачыткы бөтен камырны ачыта. 10 Мин сезнең, Хуҗабыз белән бердәмлектә торучыларның, минем белән бер фикердә булачагыгызга бер дә шикләнмим; ә сезне котыртучы, ул кем генә булмасын, тиешле җәзасын алачак. 11 Ә инде минем турында әйткәндә, кардәшләр, мин әле дә сөннәтләүне вәгазьлим икән, алайса, ни өчен мине һаман да эзәрлеклиләр соң? Әле дә сөннәтләүне вәгазьләсәм, җәфалану баганасы инде киртә булмас иде. 12 Ә сезне какшатырга тырышучылар үз-үзләрен имгәтсәләр* дә, сүз юк.

13 Кардәшләр, сез иреккә чакырылдыгыз, ләкин ирегегезне тән нәфесләрен канәгатьләндерер өчен мөмкинлек итеп кулланмагыз, ә бер-берегезгә коллар кебек яратып хезмәт итегез. 14 Чөнки бөтен Канун бер әмердән гыйбарәт: «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат». 15 Ә инде бер-берегезгә ташланып, бер-берегезне кимереп яшисез икән, сак булыгыз: бер-берегезне һәлак итә күрмәгез.

16 Сезгә шуны әйтәм: рух буенча яшәгез, шунда гөнаһлы тәннең нәфесләрен һич үтәмәссез. 17 Чөнки гөнаһлы тән үз нәфесләре аркасында рухка каршы, ә рух — гөнаһлы тәнгә каршы. Алар бер-берсенә каршы торалар, шуңа күрә сез эшләргә теләгәнегезне эшләмисез. 18 Ә инде сезнең белән рух җитәкчелек итеп тора икән, сез канун хакимлегендә түгел.

19 Гөнаһлы тәннең эшләре ачык билгеле, һәм бу — фахишәлек, нәҗеслек, азгынлык, 20 потка табыну, сихерчелек*, дошманлык, тарткалашу, көнләшү, ачу, бәхәсләр, бүленешләр, секталар, 21 көнчелек, эчкечелек, тыелгысыз эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаш нәрсәләр. Инде элек кисәткәнемчә, сезне кабат кисәтәм: андый тормыш алып баручылар Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак.

22 Ә рух җимеше — мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, 23 юашлык, тотнаклылык. Мондыйларга каршы бернинди канун юк. 24 Ә Мәсих Гайсәнекеләр гөнаһлы тәннәрен нәфесләре һәм теләкләре белән бергә баганага кадаклап үтерделәр.

25 Рух буенча яшибез икән, әйдәгез, рух буенча эш итүебезне дә дәвам итик. 26 Бер-беребезне ярышуга котыртып һәм бер-беребездән көнләшеп, дан сөючән булып китмик.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу