Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Филипиялеләргә 3
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Филипиялеләргә 3:2

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни «азгын кешеләрдән».

  • *

    Сүзгә-сүз «тәнне имгәтүчеләрдән».

Филипиялеләргә 3:8

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 46 дәрес

    «Күзәтү манарасы»,

    15.6.2012, 22 б.

    15.3.2012, 27, 28 б.

    15.9.2009, 24 б.

    1.6.2005, 16, 17 б.

Филипиялеләргә 3:10

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.3.2006, 14 б.

Филипиялеләргә 3:11

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    12/2020, 6, 7 б.

Филипиялеләргә 3:13

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    8/2019, 3, 4 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.3.2012, 28 б.

    15.8.2008, 28 б.

Филипиялеләргә 3:14

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.3.2009, 11 б.

Филипиялеләргә 3:15

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.11.2000, 19, 20 б.

Филипиялеләргә 3:16

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 60 дәрес

    «Күзәтү манарасы»,

    1.10.2001, 30, 31 б.

Филипиялеләргә 3:19

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.4.2008, 4, 5 б.

    1.9.2001, 9 б.

Филипиялеләргә 3:20

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.8.2012, 11 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Филипиялеләргә 3:1–21

Филипиялеләргә

3 Ниһаять, кардәшләрем, Раббы белән бердәм булуыгызга куанып яшәгез. Сезгә бер үк нәрсә турында кабат язу миңа һич тә мәшәкать тудырмый, чөнки бу сезнең иминлегегез өчен.

2 Этләрдән* сакланыгыз, кабахәтлек кылучылардан сакланыгыз, сөннәтләүне яклаучылардан* сакланыгыз. 3 Чын сөннәтлеләр — без ул, чөнки без Аллаһы рухы ярдәмендә изге хезмәтне башкарабыз, Мәсих Гайсә белән горурланабыз һәм тәнгә өметләнеп тормыйбыз, 4 шулай да берәр кешенең тәнгә өметләнергә сәбәбе бар икән, ул кеше — мин.

Әгәр башка берәү үзенең тәнгә өметләнергә сәбәбе бар дип уйлый икән, минем моңа тагын да күбрәк сәбәпләрем бар: 5 сигезенче көнне сөннәткә утыртылган, Исраил халкыннан, Биньями́н кабиләсеннән, еврей ата-анадан туган еврей, Канун турында әйткәндә — фарисей, 6 ашкыну турында әйткәндә — җыелышларны эзәрлекләүче, Канунны үтәүдән килүче тәкъвалык турында әйткәндә — үзен тел тидермәслек итеп күрсәткән кеше. 7 Шулай да мин Мәсих хакына үз казанышларымнан теләп баш тарттым. 8 Әйе, мин чыннан да Хуҗам Мәсих Гайсә турындагы иң кадерле белем хакына бар нәрсәдән теләп баш тартам. Аның хакына мин һәрнәрсәдән мәхрүм булдым һәм аларны чүп-чар дип саныйм. Мин моны Мәсихкә ия булыр өчен 9 һәм Канунны үтәү аша килә торган үз тәкъвалыгым ярдәмендә түгел, ә Мәсихкә иман итү аша килә торган тәкъвалык ярдәмендә аның белән бердәмлектә торуым ачык күренсен өчен эшлим. Бу тәкъвалык Аллаһыдан, ул иманга нигезләнгән. 10 Максатым — аны һәм аның терелүенең кодрәтен белү, үземне аның үлеменә охшаш үлемгә тапшырып, аның газапларын уртаклашу 11 һәм үледән беренче терелүгә ирешүем мөмкинме, юкмы икәнен күрү.

12 Мин инде бүләкне алдым я камил булдым дип әйтмим, мин Мәсих Гайсә мине нәрсә өчен сайлап алган булса, шуны алырга омтылам. 13 Кардәшләр, мин аны инде алдым дип санамыйм, әмма шунысы хак: үткәндәгеләрне онытып һәм алдагыларына талпынып, 14 мин үз максатыма, ягъни Аллаһының бүләген — күкләрдәге тормышны алырга омтылам. Ул бу тормышка мине Мәсих Гайсә аша чакырды. 15 Шулай итеп, рухи яктан җитлеккәннәр, әйдәгез, барыбыз да шул рәвешчә фикер йөртик, ә инде берәр яктан башкача фикер йөртәсез икән, Аллаһы сезгә дөрес фикер йөртү рәвешен ачар. 16 Хәер, нәрсәгә генә ирешсәк тә, әйдәгез, шул ук рәвешчә алга баруыбызны дәвам итик.

17 Кардәшләр, барыгыз да бергәләп миннән үрнәк алыгыз һәм без сезгә калдырган үрнәк буенча яшәүчеләрдән күзегезне алмагыз, 18 чөнки күпләр Мәсихнең җәфалану баганасына дошман булып яшиләр, мин аларны күп тапкыр искә алган идем, ә хәзер алар турында күз яшьләремне түгеп сөйлим. 19 Аларның ахыры — һәлакәт, аларның илаһы — карын, алар оятсыз нәрсәләр белән горурланып, дөньяви нәрсәләр турында гына уйланып йөриләр. 20 Без исә күкләр гражданнары, һәм аннан без коткаручыны, Хуҗабыз Гайсә Мәсихне, түземсезлек белән көтәбез. 21 Ул безнең хәлсез тәнебезне үзенең данлы тәненә охшашлы итеп үзгәртер өчен һәм һәрнәрсәне үзенә буйсындырыр өчен, үзенең бөек кодрәтен кулланачак.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу