Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Көләсәйлеләргә 1
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Көләсәйлеләргә 1:9

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 23 дәрес

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    8/2016, 26 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.3.2002, 18 б.

Көләсәйлеләргә 1:10

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 23 дәрес

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    8/2016, 26 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.4.2003, 22 б.

    1.3.2002, 18 б.

Көләсәйлеләргә 1:11

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.3.2002, 18 б.

Көләсәйлеләргә 1:13

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.1.2014, 11 б.

    1.12.2002, 25 б.

Көләсәйлеләргә 1:14

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Рухи сорауларга җавап», 120 мәкалә

Көләсәйлеләргә 1:15

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 15 дәрес

    «Изге Язмалар өйрәтә», 45 б.

    «Хак тәгълиматлар», 42 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.9.2003, 26 б.

    «Белем», 39, 40 б.

Көләсәйлеләргә 1:18

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.4.2007, 22 б.

Көләсәйлеләргә 1:19

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.8.2011, 24 б.

Көләсәйлеләргә 1:20

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.8.2011, 24 б.

    15.1.2009, 28, 29 б.

Көләсәйлеләргә 1:23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 217 б.

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    4/2020, 7 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.6.2001, 20, 21 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.
  • Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Изге Язмалар (nwt)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе
Көләсәйлеләргә 1:1–29

Көләсәйлеләргә

1 Бу хатны Аллаһының ихтыяры буенча Мәсих Гайсәнең рәсүле Паул һәм Тимути кардәшебез 2 Мәсих белән бердәмлектә торучы Көләсәйдәге изге һәм тугры кардәшләргә яза.

Күктәге Атабыз Аллаһыдан юмарт игелек һәм иминлек сезгә.

3 Сезнең турында дога кылганда, Аллаһыга, Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең Атасына, һәрвакыт рәхмәт укыйбыз, 4 чөнки Мәсих Гайсәгә иманыгыз һәм бар изгеләргә карата булган мәхәббәтегез турында ишеттек. 5 Андый иман белән мәхәббәтнең сәбәбе — күкләрдә сезнең өчен саклана торган өмет, һәм аның турында сез элек хакыйкатьне, ягъни яхшы хәбәрне ишеткәч белдегез. 6 Ул хәбәр сезгә килеп иреште. Яхшы хәбәр сезнең арада да, бөтен дөньяда да җимеш китереп тарала, һәм бу сез Аллаһының чын юмарт игелеге турында ишетеп төгәл белгәннән бирле шулай дәвам итә. 7 Сез бу игелек турында яраткан хезмәттәшебез Ипафрастан белдегез. Ул Мәсихнең тугры хезмәтчесе һәм безнең урынга хезмәт итә, 8 ул шулай ук безгә рухтан килгән мәхәббәтегез турында хәбәр итте.

9 Менә ни өчен без моның турында ишеткән көннән бирле бертуктаусыз дога кылып, сез бар зирәклеккә һәм рух биргән аңлау сәләтенә ия булып Аллаһының ихтыяры турында төгәл белем белән сугарылсын дип сорыйбыз. 10 Шулай итеп сез, һәр игелекле эштә җимеш китереп һәм Аллаһы турындагы төгәл белемдә үсеп һәрнәрсәдә аны сөендерер өчен, Йәһвәгә лаеклы булып яшәрсез. 11 Сез сабыр булып һәм шатлык кичереп бар нәрсәдә нык калсын өчен, аның шөһрәтле кодрәте сезгә кирәкле көч-куәт бирсен. 12 Яктылыкта торучы изгеләргә бирелгән мирастан өлеш алыр өчен сезне яраклы иткән күктәге Атага сез рәхмәт укысын дип дога кылам.

13 Ул безне караңгылык хакимлегеннән коткарып, үзенең яраткан Улының патшалыгына күчерде, 14 һәм аның Улы, йолым түләп, безне азат итте, һәм бу гөнаһларыбыз кичерелде дигәнне аңлата. 15 Ул — күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы, яратылганнарның беренчесе, 16 чөнки күктәге һәм җирдәге, күзгә күренгән һәм күренмәгәннәрнең һәммәсе — тәхетләр дә, хакимлекләр дә, хөкүмәтләр дә, хакимиятләр дә — аның аркылы яратылган. Барысы аның аша һәм аның өчен яратылган булган. 17 Ул барысыннан алдарак булган, һәм барысы аның аркылы булдырылган, 18 ул — тәннең, ягъни җыелышның, башы. Ул — башлангыч. Ул — үледән терелгәннәрнең беренчесе; шулай итеп ул бар нәрсәдә беренче, 19 чөнки Аллаһы бөтен тулылыкның Мәсихтә булуын, 20 һәм аның аша калганнарын — җирдәгесен дә, күктәгесен дә — үзе белән татулаштыруны хуп күрде. Бу татулашу җәфалану баганасында түгелгән аның каны аркылы мөмкин булды.

21 Әйе, кайчандыр сез Аллаһыдан читләшкән идегез һәм явыз эшләр турындагы уйларыгыз аркасында аның дошманнары идегез, 22 ә хәзер ул сезне үзен үлемгә тапшырган затның тәне аркылы үзе белән татулаштырды. Ул моны сез аның алдында изге, кимчелексез һәм тел тидермәслек булсын өчен эшләде. 23 Әлбәттә, сез шундый булачаксыз да, әмма моның өчен сезгә нык нигезгә салынган иманны тотып яшәргә, какшамас булырга һәм үзегез ишеткән һәм күк астындагы һәр кешегә вәгазьләнгән яхшы хәбәр бирә торган өметтән читләшмәскә кирәк. Мин, Паул, шул яхшы хәбәрнең хезмәтчесе булып киттем дә.

24 Мин хәзер сезнең хакка газаплансам да, сөенәм. Минем Мәсих тәненең әгъзасы буларак газап чигүләрем әле дә дәвам итәргә тиеш, һәм бу газапларым Мәсих тәне, ягъни җыелыш хакына. 25 Аллаһы миңа йөкләгән җаваплылык буенча, мин ул җыелышның хезмәтчесе булдым. Бу җаваплылык миңа сезнең файдагызга, Аллаһы сүзен вәгазьләү эше тулысынча башкарылсын өчен тапшырылды. 26 Бу сүз — элеккеге дөнья төзелешләреннән һәм буыннардан яшерелеп тоткан изге сер. Ә хәзер ул аның изгеләренә ачылды. 27 Аллаһы моны хуп күрде һәм шул изге сернең шөһрәтле байлыгын башка халыкларга ачты. Бу сер — сезнең белән бердәмлектә торучы Мәсих, аның данын уртаклашырга өметегез. 28 Без һәр кешене үгетләп һәм һәркемне бар зирәклеккә өйрәтеп, Мәсих турында игълан итәбез. Моны без һәркем Аллаһы каршында Мәсихнең җитлеккән шәкерте булсын өчен эшлибез. 29 Моның өчен мин аның үземдә эш итүче кодрәтенә таянып һәм бар көчемне куеп тырышып эшлим дә.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу