1 Петер
2 Шулай итеп, һәртөрле явызлыктан, ялганнан, икейөзлелектән, көнчелектән, яла ягудан арыныгыз. 2 Яңа туган сабыйлар шикелле, Аллаһы сүзендәге саф сөткә сусап торыгыз, аның ярдәмендә сез үсеп, котылуга ирешерсез, 3 чөнки сез Хуҗабызның игелеген татып карадыгыз.
4 Сез аның янына — кешеләр кире каккан, әмма Аллаһы сайлаган һәм аның өчен кыйммәтле тере таш янына килгәндә, 5 сезнең үзегездән, тере ташлардан, рухи йорт салына. Шулай итеп сез Гайсә Мәсих аша Аллаһы хуплаган рухи корбаннар китерер өчен изге руханилар булырсыз. 6 Чөнки Язмада: «Менә, мин сайланган ташны, нигезнең кыйммәтле почмак ташын, Сионда куям; аңа иман итүче беркем дә һичкайчан оятка калмаячак»,— диелә.
7 Шуңа күрә сезнең өчен ул кыйммәтле таш, чөнки сез иман итәсез. Ә иман итмәүчеләр өчен — «төзүчеләр кире каккан, әмма төп почмак ташы булып киткән таш», 8 шулай ук «абыну ташы һәм киртә булып торган кыя». Алар сүзгә буйсынмыйлар, шуңа күрә абыналар. Әйе, аларны шундый ахыр көтә. 9 Ә сез — караңгылыктан үзенең гаҗәеп яктылыгына чакыручының «күркәм сыйфатларын бөтен җирдә игълан итәр өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының милке итеп алынган кешеләр». 10 Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз. Кайчандыр сезгә шәфкать күрсәтелмәгән иде, ә хәзер шәфкать күрсәтелде.
11 Сөекле кардәшләрем, сезне, килмешәкләрне һәм вакытлыча яшәүчеләрне, җанга каршы көрәшүче гөнаһлы теләкләрдән читләшергә өндим. 12 Бу дөнья кешеләре арасында үзегезне әдәпле тотыгыз, шулай итеп алар, сезне явызлык кылучылар дип гаепләгәндә, яхшы эшләрегезне үз күзләре белән күрерләр һәм, нәтиҗәдә, Аллаһыны ул тикшерер өчен килгән көнне данларлар.
13 Хакимлек итүчеләргә Хуҗабыз хакына буйсыныгыз: барысыннан да өстен торган патшага да, 14 патша явызлык кылучыларны җәзага тартырга дип, ә игелек кылучыларны мактарга дип җибәргән идарәчеләргә дә буйсыныгыз. 15 Ахмак сүзләр сөйләүче акылсыз кешеләрнең авызларын игелекле эшләрегез белән томалагыз, чөнки Аллаһының сезгә карата ихтыяры шул. 16 Сез ирекле кешеләр, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү өчен файдаланмагыз, ә Аллаһының коллары буларак кулланыгыз. 17 Һәркайсы кешегә ихтирамлы булыгыз, бөтен кардәшлекне яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз, патшаны ихтирам итегез.
18 Хезмәтчеләр яхшы һәм акыллы хуҗаларына гына түгел, ә күңелләрен табу авыр булган хуҗаларына да тиешле курку белән буйсынсыннар. 19 Берәрсе, Аллаһы каршында саф вөҗдан сакларга тырышып, кыенлыклар кичерә икән һәм нахакка газап чигә икән, бу мактауга лаек. 20 Гөнаһ кылганыгыз өчен каты җәза аласыз икән, моның ни мактанычы бар? Әмма игелекле эшләрегез өчен газап чигәсез икән, моны Аллаһы хуш күрә.
21 Сез нахакка газап чигәр өчен чакырылдыгыз да. Чөнки Мәсих, сез нәкъ аның эзләре буенча барсын өчен, сезгә үрнәк калдырып, сезнең хакка газап чикте. 22 Ул гөнаһ кылмады, телендә дә ялган булмады. 23 Мыскыллап хурланганда, ул җавап итеп хурламады. Газап чиккәндә, ул янамады, ә үзен гадел хөкем итүчегә тапшырды. 24 Без гөнаһлардан арынып, тәкъва эшләр кылып яшәсен өчен, ул безнең гөнаһларыбызны үз тәнендә баганага күтәрде. «Сез аның яралары белән савыктырылдыгыз». 25 Сез адашып йөрүче сарыклар сыман идегез, әмма хәзер җаннарыгызның көтүчесе һәм күзәтчесе янына әйләнеп кайттыгыз.