Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Ишмуил 11
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

2 Ишмуил эчтәлек

      • Давыт Битсәбия белән зина кыла (1—13)

      • Давыт Урины үтерүне оештыра (14—25)

      • Давыт Битсәбияне хатынлыкка ала (26, 27)

2 Ишмуил 11:1

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни язын.

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 12:26
  • +1Ел 20:1

2 Ишмуил 11:3

Искәрмәләр

  • *

    1Ел 3:5 тәге Амаил.

Кисешкән урыннар

  • +1Ел 3:5, 9
  • +Яр 10:15; Кн 20:17
  • +2Иш 23:8, 39; 1Пат 15:5
  • +2Иш 12:24; 1Пат 1:11

2 Ишмуил 11:4

Искәрмәләр

  • *

    Күрәсең, күрем күрү нәҗеслегеннән.

Кисешкән урыннар

  • +Чг 20:14, 17
  • +Лв 18:20; 20:10; Гс 6:32; Ев 13:4
  • +Лв 12:2; 15:19; 18:19

2 Ишмуил 11:8

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни хуҗа тарафыннан хөрмәтле кунакка җибәрелгән нәрсә.

2 Ишмуил 11:11

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 6:17; 7:2
  • +Лв 15:16; 1Иш 21:5

2 Ишмуил 11:15

Кисешкән урыннар

  • +Зб 51:14; Гс 3:29

2 Ишмуил 11:17

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 12:9

2 Ишмуил 11:21

Искәрмәләр

  • *

    Шул ук Йәрубагал, ягъни Гидеон (Хк 6:32).

Кисешкән урыннар

  • +Хк 6:32; 7:1
  • +Хк 9:50–53

2 Ишмуил 11:24

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 11:17

2 Ишмуил 11:25

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 12:26

2 Ишмуил 11:27

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «Йәһвә күзендә яманлык иде».

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 5:13; 12:9
  • +Яр 39:7–9; 1Пат 15:5; Зб 5:6; 11:4; Ев 13:4

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

2 Иш. 11:12Иш 12:26
2 Иш. 11:11Ел 20:1
2 Иш. 11:31Ел 3:5, 9
2 Иш. 11:3Яр 10:15; Кн 20:17
2 Иш. 11:32Иш 23:8, 39; 1Пат 15:5
2 Иш. 11:32Иш 12:24; 1Пат 1:11
2 Иш. 11:4Чг 20:14, 17
2 Иш. 11:4Лв 18:20; 20:10; Гс 6:32; Ев 13:4
2 Иш. 11:4Лв 12:2; 15:19; 18:19
2 Иш. 11:112Иш 6:17; 7:2
2 Иш. 11:11Лв 15:16; 1Иш 21:5
2 Иш. 11:15Зб 51:14; Гс 3:29
2 Иш. 11:172Иш 12:9
2 Иш. 11:21Хк 6:32; 7:1
2 Иш. 11:21Хк 9:50–53
2 Иш. 11:242Иш 11:17
2 Иш. 11:252Иш 12:26
2 Иш. 11:272Иш 5:13; 12:9
2 Иш. 11:27Яр 39:7–9; 1Пат 15:5; Зб 5:6; 11:4; Ев 13:4
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
2 Ишмуил 11:1–27

2 Ишмуил

11 Ел башында,* патшалар сугышка йөргән чакта, Давыт Йоһабны, хезмәтчеләрен һәм бөтен Исраи́л гаскәрен амунлыларны юк итәргә җибәрде, һәм алар Рабаһны камап алдылар.+ Давыт исә Иерусалимда калды.+

2 Бер кичне Давыт, үз ятагыннан торып, патша сараеның түбәсе буйлап йөргәндә, түбәдән бер хатын-кызның юынганын күреп алды. Бу хатын бик чибәр иде. 3 Давыт бер кешене бу хатын турында белешергә җибәрде. Тегесе аңа: «Бу — Илья́м* кызы,+ хитле+ У́риның+ хатыны Битсәбия́»+,— диде. 4 Аннары Давыт аны алып килергә кешеләр җибәрде.+ Ул килгәч, Давыт аның белән якынлык кылды.+ (Бу хәл Битсәбия үзенең нәҗеслегеннән* чистарынган чакта булды.)+ Шуннан соң ул өенә кайтып китте.

5 Хатын йөккә узды һәм Давытка: «Мин балага уздым»,— дигән хәбәр җибәрде. 6 Шунда Давыт Йоһабка: «Хитле У́рины миңа җибәр»,— дигән хәбәр җиткерде, һәм Йоһа́б У́рины Давыт янына җибәрде. 7 У́ри килгәч, Давыт аңардан Йоһабның, гаскәриләрнең хәлләре һәм сугыш барышы турында сорашты. 8 Аннан соң Давыт У́рига: «Бар, өеңә кайтып, ял ит»,— диде. У́ри патша йортыннан чыгып киткәч, артыннан патша бүләге* җибәрелде. 9 Әмма У́ри өенә кайтмады, ә хуҗасының бөтен башка хезмәтчеләре белән бергә патша йортының өй алдында йоклады. 10 Давытка: «У́ри өенә кайтмады»,— диделәр. Шунда Давыт У́ридан: «Син әле генә юлдан кайттың бит. Нишләп өеңә кайтмыйсың?» — дип сорады. 11 У́ри Давытка болай дип җавап бирде: «Килешү сандыгы+ чатырда тора, Исраил белән Яһүд чатырларда яши, һәм хуҗам Йоһаб та, хуҗамның хезмәтчеләре дә кырда лагерьда яши. Ничек инде мин өемә кайтып, ашап-эчим дә хатыным белән йоклыйм, ди?+ Сиңа ант итәм, мин һич тә алай эшләмәм!»

12 Давыт У́рига: «Ярар, бүген дә монда кал, ә иртәгә китәрсең»,— диде. Шуңа күрә У́ри шушы көнне дә, иртәгесен дә Иерусалимда калды. 13 Давыт аны, үзе белән ашап-эчсен өчен, чакыртып алды да эчертеп исертте. Әмма кичен У́ри, патшадан чыккач, өенә кайтмады, ә хуҗасының хезмәтчеләре янында йоклады. 14 Иртән Давыт Йоһабка хат язып, аны У́ри аша җибәрде. 15 Хатта ул болай дип язды: «У́рины алгы сафларга — иң каты сугыш барган җиргә куегыз, аннары аны калдырып, артка чигенегез; ул шунда һәлак булсын».+

16 Йоһаб, шәһәрне камаганда, У́рины дошманның гайрәтле сугышчылары булган урынга куйды. 17 Шәһәр кешеләре, чыгып, Йоһабка каршы сугыша башлагач, Давытның кайбер хезмәтчеләре, шул исәптән хитле У́ри да һәлак булды.+ 18 Йоһаб Давытка сугыш барышы турында бөтенесен дә хәбәр итте. 19 Хәбәрчегә ул болай дип кушты: «Патшага сугыш турында барысын сөйләп биргәч, 20 ул ачуы чыгып, болай дияргә мөмкин: „Ник сез шәһәргә шулкадәр якын килдегез? Нәрсә, аларның сезгә стенадан атачакларын белмәдегезме әллә? 21 Йәрубәши́т*+ улы Әбумәликне+ кем үтергән? Тебестә бер хатын аңа стенадан тегермәннең өске ташын ыргытып үтергән түгелме соң? Ник стена янына шулкадәр якын килергә иде?“ Шулчак син аңа: „Хезмәтчең хитле У́ри да вафат булды“,— дип әйт».

22 Шунда хәбәрче килеп, Давытка Йоһаб әйткәннең барын да сөйләп бирде. 23 Ул Давытка болай диде: «Дошманнар башта бездән көчлерәк булып, кырда безгә каршы чыкты. Ләкин без аларны шәһәр капкаларына кадәр чигендердек. 24 Аларның укчылары стенадан синең хезмәтчеләреңә ата башлады, һәм патшаның кайбер хезмәтчеләре һәлак булды. Хезмәтчең хитле У́ри да вафат булды».+ 25 Шунда Давыт хәбәрчегә болай диде: «Йоһабка: „Моңа кайгырма. Кылыч бит ул я берсен, я икенчесен үтерә. Шәһәргә каршы сугышны көчәйтеп, аны басып ал“+,— диген. Аның рухын күтәреп җибәр».

26 У́риның хатыны, иренең үлгәнен ишеткәч, кайгырып елый башлады. 27 Матәм көннәре тәмамлангач, Давыт аны үз йортына китертте. Ул аның хатыны булып китте+ һәм аңа угыл тудырды. Ләкин Давытның кылганнары Йәһвәгә бер дә ошамады.*+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу