Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 12
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Патшалар эчтәлек

      • Рихәбәмнең кырыс җавабы (1—15)

      • Ун кабилә баш күтәрә (16—19)

      • Йәрәбәм Исраил патшасы булып китә (20)

      • Рихәбәм Исраилгә каршы сугышырга бармый (21—24)

      • Йәрәбәм бозауга табынуны гамәлгә кертә (25—33)

1 Патшалар 12:1

Кисешкән урыннар

  • +Яр 12:6; Йш 20:7, 9; Хк 9:1, 2; Рс 7:15, 16
  • +2Ел 10:1–4

1 Патшалар 12:2

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 11:26, 40

1 Патшалар 12:4

Искәрмәләр

  • *

    Яки «интектергеч».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 8:11–18; 1Пат 4:7

1 Патшалар 12:5

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 10:5–7

1 Патшалар 12:6

Искәрмәләр

  • *

    Яки «өлкәннәр».

1 Патшалар 12:8

Искәрмәләр

  • *

    Яки «өлкәннәр».

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 10:8–11

1 Патшалар 12:10

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «Минем чәнтием әтиемнең ботыннан юанрак».

1 Патшалар 12:12

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 10:12–15

1 Патшалар 12:13

Искәрмәләр

  • *

    Яки «өлкәннәрнең».

1 Патшалар 12:15

Кисешкән урыннар

  • +Кн 2:30; 2Ел 22:7; Рм 9:18
  • +1Пат 11:31

1 Патшалар 12:16

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 10:16, 17

1 Патшалар 12:17

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 11:12, 13; 2Ел 11:13, 16

1 Патшалар 12:18

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 20:24; 1Пат 4:6; 5:13, 14
  • +2Ел 10:18, 19

1 Патшалар 12:19

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 17:21

1 Патшалар 12:20

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 11:30, 31
  • +1Пат 11:12, 13; Һш 11:12

1 Патшалар 12:21

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «сайланган».

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 11:1–4; 25:5

1 Патшалар 12:22

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «Аллаһы кешесе».

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 12:5

1 Патшалар 12:24

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 11:30, 31

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    6/2018, 14 б.

1 Патшалар 12:25

Искәрмәләр

  • *

    Яки «ныгытты».

  • *

    Яки «ныгытты».

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 12:1
  • +Яр 32:30; Хк 8:13, 17

1 Патшалар 12:26

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 11:38

1 Патшалар 12:27

Кисешкән урыннар

  • +Кн 12:5, 6

1 Патшалар 12:28

Кисешкән урыннар

  • +Чг 20:4; 2Пат 10:29
  • +Чг 32:4, 8; 2Ел 11:15, 16

1 Патшалар 12:29

Кисешкән урыннар

  • +Яр 12:8, 9; 28:19
  • +Яр 14:14; Кн 34:1; Хк 18:29; 20:1

1 Патшалар 12:30

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 10:31; 17:21–23

1 Патшалар 12:31

Кисешкән урыннар

  • +Сн 3:10; 1Пат 13:33; 2Ел 11:14; 13:9

1 Патшалар 12:32

Кисешкән урыннар

  • +Лв 23:34
  • +Ам 7:13

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Пат. 12:1Яр 12:6; Йш 20:7, 9; Хк 9:1, 2; Рс 7:15, 16
1 Пат. 12:12Ел 10:1–4
1 Пат. 12:21Пат 11:26, 40
1 Пат. 12:41Иш 8:11–18; 1Пат 4:7
1 Пат. 12:52Ел 10:5–7
1 Пат. 12:82Ел 10:8–11
1 Пат. 12:122Ел 10:12–15
1 Пат. 12:15Кн 2:30; 2Ел 22:7; Рм 9:18
1 Пат. 12:151Пат 11:31
1 Пат. 12:162Ел 10:16, 17
1 Пат. 12:171Пат 11:12, 13; 2Ел 11:13, 16
1 Пат. 12:182Иш 20:24; 1Пат 4:6; 5:13, 14
1 Пат. 12:182Ел 10:18, 19
1 Пат. 12:192Пат 17:21
1 Пат. 12:201Пат 11:30, 31
1 Пат. 12:201Пат 11:12, 13; Һш 11:12
1 Пат. 12:212Ел 11:1–4; 25:5
1 Пат. 12:222Ел 12:5
1 Пат. 12:241Пат 11:30, 31
1 Пат. 12:251Пат 12:1
1 Пат. 12:25Яр 32:30; Хк 8:13, 17
1 Пат. 12:261Пат 11:38
1 Пат. 12:27Кн 12:5, 6
1 Пат. 12:28Чг 20:4; 2Пат 10:29
1 Пат. 12:28Чг 32:4, 8; 2Ел 11:15, 16
1 Пат. 12:29Яр 12:8, 9; 28:19
1 Пат. 12:29Яр 14:14; Кн 34:1; Хк 18:29; 20:1
1 Пат. 12:302Пат 10:31; 17:21–23
1 Пат. 12:31Сн 3:10; 1Пат 13:33; 2Ел 11:14; 13:9
1 Пат. 12:32Лв 23:34
1 Пат. 12:32Ам 7:13
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
  • 32
  • 33
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Патшалар 12:1–33

1 Патшалар

12 Рихәбә́м Шехемгә+ китте, чөнки бөтен Исраи́л аны патша итеп куяр өчен шунда җыелган иде.+ 2 Һәм Нәба́т улы Йәрәбә́м бу хакта ишетте. (Ул Сөләйман патша аркасында Мисырга качып китеп, шунда яшәгән иде.)+ 3 Шунда аның артыннан кеше җибәрделәр. Аннары Йәрәбәм һәм бөтен Исраил җыелышы Рихәбәм янына килеп, болай диде: 4 «Әтиең өстебезгә авыр йөк салды.+ Син исә әтиең безгә йөкләгән авыр хезмәтне җиңеләйт һәм өстебезгә салган зур* йөкне кимет, шулчак без сиңа хезмәт итәрбез».

5 Рихәбәм аларга: «Барыгыз, өч көннән соң яныма килегез»,— диде. Һәм халык таралды.+ 6 Рихәбәм патша әтисе Сөләйман исән чакта аңа хезмәт иткән аксакаллар* белән киңәшләшергә булды һәм алардан: «Бу халыкка нәрсә дип җавап бирергә киңәш итәрсез?» — дип сорады. 7 Алар аңа болай дип җаваплады: «Әгәр дә син бүген бу халыкка хезмәтче булып, аларның үтенечләрен үтәсәң һәм аларга уңай җавап кайтарсаң, алар гомергә синең хезмәтчеләрең булып китәр».

8 Әмма ул, аксакаллар* биргән киңәшне кире кагып, үзе белән бергә үскән һәм хәзер үзенә хезмәт иткән яшь кешеләр белән киңәшләште.+ 9 Ул алардан: «Сез миңа нәрсә киңәш итәрсез? — дип сорады.— „Әтиең өстебезгә салган йөкне җиңеләйт“ дип әйткән бу халыкка нәрсә дияргә?» 10 Аның белән бергә үскән яшь кешеләр аңа мондый җавап кайтарды: «„Әтиең өстебезгә авыр йөк салды, син исә аны җиңеләйт“ дип әйткән бу халыкка: „Мин әтиемнән күпкә кырысрак*,— диген.— 11 Әтием өстегезгә авыр йөк салды, ә мин аны тагы да авыррак итәрмен. Әтием сезне камчылар белән җәзалаган булса, мин сезне чәнечкеле камчылар белән җәзалармын“».

12 Патшаның «өч көннән соң минем яныма килегез» дигән сүзләре буенча, Йәрәбәм һәм бөтен халык, өч көн үткәч, Рихәбәм янына килде.+ 13 Ләкин патша, аксакалларның* биргән киңәшен кире кагып, халыкка кырыс җавап бирде. 14 Яшь кешеләрнең киңәше буенча, ул аларга болай диде: «Әтием өстегезгә авыр йөк салды, ә мин аны тагы да авыррак итәрмен. Әтием сезне камчылар белән җәзалаган булса, мин сезне чәнечкеле камчылар белән җәзалармын». 15 Шулай итеп, патша халыкны тыңламады, чөнки вакыйгаларның мондый борылышы Йәһвәдән иде.+ Моның белән Йәһвәнең Нәбат улы Йәрәбәмгә шилолы Ахия́ аша әйткән сүзләре үтәлде.+

16 Патшаның үзләрен тыңларга теләмәгәнен күргәч, бөтен халык патшага: «Давыт белән нинди уртаклыгыбыз бар?! Иша́й улының мирасыннан безгә ни тисен?! Әй Исраил, үз илаһларыңа кайт! Үз йортыңны үзең кара, Давыт!» — диде. Шул сүзләрдән соң исраиллеләр үз өйләренә таралышты.+ 17 Рихәбәм исә Яһүд шәһәрләрендә яшәгән исраиллеләр өстеннән идарә итүен дәвам итте.+

18 Соңрак Рихәбәм патша мәҗбүри хезмәткә алынганнар өстеннән башлык итеп куелган Адорамны+ йөкләмә белән исраиллеләр янына җибәрде, әмма алар аны таш атып үтерделәр. Рихәбәм патша исә арбасына утырырга өлгерде һәм Иерусалимга качты.+ 19 Шулай итеп, исраиллеләр һаман да Давыт йортына каршы баш күтәреп тора.+

20 Йәрәбәмнең кайтуы турында ишеткәч, исраиллеләр аны җыенга чакырып, бөтен Исраил өстеннән патша итеп куйдылар.+ Яһүд кабиләсеннән башка бүтән беркем дә Давыт йортына иярмәде.+

21 Сөләйман улы Рихәбәм, Иерусалимга кайтып җиткәч, Исраил йортына каршы сугышып бөтен хакимлекне үзенә кайтарыр өчен, шунда ук бөтен Яһүд йорты белән Биньями́н кабиләсеннән 180 000 оста* сугышчы җыйды.+ 22 Шунда Аллаһы үзенең пәйгамбәре* Шемаяга+ болай диде: 23 «Яһүд патшасы Сөләйман улы Рихәбәмгә, шулай ук бөтен Яһүд йортына һәм Биньяминга һәм калган халыкка әйт: 24 „Йәһвә болай ди: „Кардәшләрегез Исраилгә каршы сугышырга бармагыз. Һәркем үз йортына кайтсын, чөнки бу минем ихтыярым буенча булды“».+ Шунда алар, Йәһвә сүзенә буйсынып, Йәһвә кушканча, өйләренә таралыштылар.

25 Йәрәбәм Ифраимның таулы җирләрендәге Шехемне+ төзеп бетерде* һәм шунда яши башлады. Аннары ул аннан китеп, Пенуилны+ торгызды.* 26 Шунда Йәрәбәм үз күңеленнән болай диде: «Менә хәзер инде патшалык Давыт йортына кайтарылачак.+ 27 Әгәр бу халык алга таба да корбаннар китерер өчен Йәһвә йортына Иерусалимга йөрсә,+ халыкның күңеле дә хуҗалары Яһүд патшасы Рихәбәмгә тартылыр. Алар мине, һичшиксез, үтерәчәк һәм Яһүд патшасы Рихәбәмгә кайтачак». 28 Киңәшләшеп алгач, патша ике алтын бозау сыны+ ясап, халыкка: «Нигә сезгә Иерусалимга йөреп мәшәкатьләнергә? Исраил, менә сине Мисыр җиреннән алып чыккан Аллаһың!»+ — диде. 29 Бер бозау сынын ул — Бәйтелдә,+ икенчесен Данда+ куйды. 30 Моның аркасында алар гөнаһ кылырга тотынды,+ һәм халык аларның берсенә табыну өчен Данга кадәр үк йөри башлады.

31 Ул шулай ук биеклекләрдә гыйбадәт йортлары төзеде һәм Ле́ви нәселеннән булмаган кешеләрне рухани итеп билгеләде.+ 32 Йәрәбәм шулай ук сигезенче айны, айның 15 нче көнендә Яһүдтә үткәрелгән бәйрәмгә охшаш бәйрәмне гамәлгә кертте.+ Бәйтелдә+ корган мәзбәхтә ул үзе ясаган бозауларга корбаннар китерде һәм Бәйтелдә ясаган биеклекләрдә хезмәт итү өчен руханилар билгеләде. 33 Сигезенче айның, үзе билгеләгән айның, 15 нче көнендә ул Бәйтелдә корган мәзбәхтә корбаннар китерә башлады. Ул Исраил халкы өчен бәйрәмне гамәлгә кертеп, корбаннар китерү һәм фимиам яндыру өчен мәзбәх корды.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу