Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 18
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Патшалар эчтәлек

      • Ильяс Абадия һәм Ахаб белән очраша (1—18)

      • Ильяс һәм Багал пәйгамбәрләре Кармил тавында (19—40)

        • «Күпме инде, ике төрле фикер йөртеп, аксап йөрергә була?» (21)

      • Өч ярым еллык корылык тәмамлана (41—46)

1 Патшалар 18:1

Кисешкән урыннар

  • +Лк 4:25; Яг 5:17
  • +Зб 65:9, 10; Ир 14:22

1 Патшалар 18:2

Кисешкән урыннар

  • +Лв 26:26; Кн 28:24

1 Патшалар 18:3

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.10.2006, 23 б.

1 Патшалар 18:4

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 16:31

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.10.2006, 23 б.

1 Патшалар 18:5

Искәрмәләр

  • *

    Яки «елга үзәннәрен».

1 Патшалар 18:7

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 1:8

1 Патшалар 18:10

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 17:2, 3

1 Патшалар 18:12

Кисешкән урыннар

  • +2Пат 2:15, 16; Мт 4:1; Рс 8:39

1 Патшалар 18:13

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 18:4

1 Патшалар 18:18

Кисешкән урыннар

  • +Чг 20:4; 1Пат 9:9; 16:30–33

1 Патшалар 18:19

Искәрмәләр

  • *

    Сүзлекне к.

Кисешкән урыннар

  • +Йш 19:26, 31
  • +1Пат 16:33

1 Патшалар 18:21

Искәрмәләр

  • *

    Яки «ике култык таягына таянып».

Кисешкән урыннар

  • +Ир 2:11; Һш 10:2; Мт 12:30; 1Кр 10:21; 2Кр 6:14, 15
  • +Чг 20:5; Йш 24:15; 1Иш 7:3; Зб 100:3

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 46 дәрес

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    3/2017, 14, 15 б.

    «Иманнары — үрнәк», 86, 87 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.1.2008, 19 б.

    1.1.2006, 18—22 б.

    1.9.2005, 26 б.

1 Патшалар 18:22

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 19:9, 10

1 Патшалар 18:23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 87 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.1.2008, 20 б.

1 Патшалар 18:24

Кисешкән урыннар

  • +Хк 6:31
  • +Лв 9:23, 24; Кн 4:24; Хк 6:21; 1Ел 21:26; 2Ел 7:1

1 Патшалар 18:26

Кисешкән урыннар

  • +Иш 45:20; Ир 10:5; Дн 5:23; Хб 2:18, 19; 1Кр 8:4

1 Патшалар 18:27

Искәрмәләр

  • *

    Я, бәлки, «сәяхәткә чыгып киткән».

Кисешкән урыннар

  • +Иш 41:23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 88 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.1.2008, 20 б.

1 Патшалар 18:29

Искәрмәләр

  • *

    Яки «үзләрен һаман пәйгамбәрләр кебек тотты».

Кисешкән урыннар

  • +Иш 44:19, 20

1 Патшалар 18:30

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 19:14

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 88—90 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.1.2008, 20 б.

    1.1.2006, 19, 20 б.

1 Патшалар 18:31

Кисешкән урыннар

  • +Яр 32:28, 30; 35:10; Иш 48:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 88—90 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.1.2008, 20 б.

1 Патшалар 18:32

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «2 сата». Бер сата — 7,33 л. Ә14 кушымт. к.

Кисешкән урыннар

  • +Чг 20:25; Кн 27:6

1 Патшалар 18:33

Кисешкән урыннар

  • +Яр 22:9; Лв 1:7, 8

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Барлык кешеләр өчен китап», 17 б.

1 Патшалар 18:34

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Барлык кешеләр өчен китап», 17 б.

1 Патшалар 18:35

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Барлык кешеләр өчен китап», 17 б.

1 Патшалар 18:36

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни Ягъкуб.

Кисешкән урыннар

  • +Чг 29:41
  • +Яр 26:24
  • +Яр 28:13
  • +Сн 16:28; Ях 11:42

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 90 б.

    «Мәкаләләр 2010»

    1.1.2008, 20 б.

1 Патшалар 18:37

Кисешкән урыннар

  • +Ир 31:18; Йз 33:11

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 90 б.

    «Мәкаләләр 2010»

    1.1.2008, 20 б.

1 Патшалар 18:38

Кисешкән урыннар

  • +Лв 9:23, 24; Хк 6:21; 2Ел 7:1
  • +1Пат 18:23, 24

1 Патшалар 18:40

Искәрмәләр

  • *

    Сүзлекне к.

Кисешкән урыннар

  • +Хк 5:20, 21; Зб 83:9
  • +Кн 13:1–5; 18:20

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 90, 91 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.1.2008, 20, 21 б.

1 Патшалар 18:41

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 17:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 93, 94, 95 б.

1 Патшалар 18:42

Кисешкән урыннар

  • +Яг 5:17, 18

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 93, 94 б.

1 Патшалар 18:43

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 94, 95 б.

1 Патшалар 18:44

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 95—97 б.

1 Патшалар 18:45

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 12:18; Әп 38:37
  • +Йш 19:17, 18; 1Пат 21:1

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 97 б.

1 Патшалар 18:46

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иманнары — үрнәк», 98, 99 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Пат. 18:1Лк 4:25; Яг 5:17
1 Пат. 18:1Зб 65:9, 10; Ир 14:22
1 Пат. 18:2Лв 26:26; Кн 28:24
1 Пат. 18:41Пат 16:31
1 Пат. 18:72Пат 1:8
1 Пат. 18:101Пат 17:2, 3
1 Пат. 18:122Пат 2:15, 16; Мт 4:1; Рс 8:39
1 Пат. 18:131Пат 18:4
1 Пат. 18:18Чг 20:4; 1Пат 9:9; 16:30–33
1 Пат. 18:19Йш 19:26, 31
1 Пат. 18:191Пат 16:33
1 Пат. 18:21Ир 2:11; Һш 10:2; Мт 12:30; 1Кр 10:21; 2Кр 6:14, 15
1 Пат. 18:21Чг 20:5; Йш 24:15; 1Иш 7:3; Зб 100:3
1 Пат. 18:221Пат 19:9, 10
1 Пат. 18:24Хк 6:31
1 Пат. 18:24Лв 9:23, 24; Кн 4:24; Хк 6:21; 1Ел 21:26; 2Ел 7:1
1 Пат. 18:26Иш 45:20; Ир 10:5; Дн 5:23; Хб 2:18, 19; 1Кр 8:4
1 Пат. 18:27Иш 41:23
1 Пат. 18:29Иш 44:19, 20
1 Пат. 18:301Пат 19:14
1 Пат. 18:31Яр 32:28, 30; 35:10; Иш 48:1
1 Пат. 18:32Чг 20:25; Кн 27:6
1 Пат. 18:33Яр 22:9; Лв 1:7, 8
1 Пат. 18:36Чг 29:41
1 Пат. 18:36Яр 26:24
1 Пат. 18:36Яр 28:13
1 Пат. 18:36Сн 16:28; Ях 11:42
1 Пат. 18:37Ир 31:18; Йз 33:11
1 Пат. 18:38Лв 9:23, 24; Хк 6:21; 2Ел 7:1
1 Пат. 18:381Пат 18:23, 24
1 Пат. 18:40Хк 5:20, 21; Зб 83:9
1 Пат. 18:40Кн 13:1–5; 18:20
1 Пат. 18:411Пат 17:1
1 Пат. 18:42Яг 5:17, 18
1 Пат. 18:451Иш 12:18; Әп 38:37
1 Пат. 18:45Йш 19:17, 18; 1Пат 21:1
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
  • 32
  • 33
  • 34
  • 35
  • 36
  • 37
  • 38
  • 39
  • 40
  • 41
  • 42
  • 43
  • 44
  • 45
  • 46
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Патшалар 18:1–46

1 Патшалар

18 Берникадәр вакыт үткәч, өченче елны,+ Йәһвә Ильяска: «Аха́б янына бар, мин җир йөзенә яңгыр яудырачакмын»,— диде.+ 2 Шунда Ильяс Ахаб янына китте. Сама́риядә ул вакытта каты ачлык иде.+

3 Шул вакытта Ахаб үз йортының башлыгы Абадияне чакырды. (Абадия́ исә Йәһвәгә тирән курку-хөрмәт күрсәтеп яшәүче кеше иде, 4 шуңа күрә, Изәбе́л+ Йәһвәнең пәйгамбәрләрен юк иткәндә, Абадия 100 пәйгамбәрне мәгарәгә иллешәр-иллешәр яшереп, аларны икмәк-су белән тәэмин итеп торды.) 5 Абадия килгәч, Ахаб аңа: «Бар, илне гизеп, бөтен су чыганакларын һәм үзәннәрне* карап кайт,— диде.— Бәлки, атларыбыз һәм качырларыбыз өчен җитәрлек үлән табылыр, югыйсә бөтен малларыбыз үлеп бетәр». 6 Шунда алар үтеп чыгасы җирне үзара бүлештеләр. Ахаб бер якка, Абадия икенче якка китте.

7 Абадия юлда чакта Ильяс аны каршы алырга чыкты. Аны таныгач, Абадия йөзтүбән капланып, аңардан: «Ильяс хуҗам, синме бу?»+ — дип сорады. 8 «Әйе, мин,— дип җавап бирде тегесе.— Бар, хуҗаңа: „Ильяс монда“,— дип әйт». 9 Әмма ул аңа болай диде: «Нинди гөнаһым өчен син хезмәтчеңне Ахаб кулына тапшырмакчы буласың? Ул бит мине үтерәчәк! 10 Аллаһың Йәһвә белән ант итәм, хуҗам кеше җибәреп сине эзләтмәгән бер генә халык та, бер генә патшалык та юк. Аңа: „Ул монда юк“,— дигән патшалыкны я халыкны ул, аны таба алмадык, дип ант иттергән иде.+ 11 Ә син: „Бар, хуҗаңа: „Ильяс монда“,— дип әйт“,— дисең. 12 Мин синең яныңнан киткәч, Йәһвәнең рухы сине мин белмәгән урынга алып китәчәк.+ Ахаб, мин аңа барып әйткәннән соң, сине тапмаса, мине үтерәчәк бит. Ә синең хезмәтчең яшь чактан ук Йәһвәдән куркып яши. 13 Әй хуҗам, Изәбел Йәһвәнең пәйгамбәрләрен үтергәндә минем нәрсә эшләгәнемне әллә сиңа сөйләмәделәрме? Мин бит Йәһвәнең 100 пәйгамбәрен мәгарәгә иллешәрләп яшереп, аларны икмәк-су белән тәэмин итеп тордым.+ 14 Ә син миңа: „Бар, хуҗаңа: „Ильяс монда“,— дип әйт“,— дисең. Ул бит мине, һичшиксез, үтерәчәк». 15 Әмма Ильяс: «Үзем хезмәт иткән Гаскәрләр Иясе Йәһвә белән ант итәм: бүген мин аңа күренермен»,— диде.

16 Шунда Абадия Ахаб янына барып, аңа моның турында сөйләп бирде, һәм Ахаб Ильяс белән очрашырга китте.

17 Ильясны күрү белән Ахаб аңардан: «Синме ул Исраилгә зур бәла китерүче адәм?» — дип сорады.

18 Моңа Ильяс болай диде: «Исраилгә мин түгел, ә син һәм синең атаңның йорты бәла китерә, чөнки сез Йәһвәнең әмерләреннән баш тартып, Багалларга иярдегез.+ 19 Хәзер минем яныма Карми́л тавына+ бөтен Исраилне, шулай ук Изәбел табыныннан ашаучы, Багалның 450 пәйгамбәрен һәм изге агач баганага*+ табынучы 400 пәйгамбәрне җый». 20 Шунда Ахаб бөтен Исраи́л халкына хәбәр җибәрде һәм пәйгамбәрләрне Кармил тавына җыйды.

21 Ильяс халык янына килеп: «Күпме инде, ике төрле фикер йөртеп,* аксап йөрергә була?+ Әгәр хак Аллаһы — Йәһвә икән, аңа иярегез, Бага́л икән, аңа иярегез!»+ — дип әйтте. Әмма халык аңа бер сүз дә дәшмәде. 22 Шунда Ильяс халыкка болай диде: «Йәһвә пәйгамбәрләреннән мин генә калдым,+ ә Багал пәйгамбәрләренең саны — 450. 23 Безгә ике яшь үгез бирсеннәр. Алар берсен сайлап алсыннар да аны кисәкләргә бүлеп, утын өстенә салсыннар, әмма ут төртмәсеннәр. Мин исә икенче үгезне әзерләп, аны утын өстенә салырмын, һәм мин дә ут төртмәм. 24 Аннары үз илаһыгызны чакырыгыз,+ ә мин Йәһвәне чакырырмын. Кем ут җибәреп җавап бирсә, шул үзенең хак Аллаһы булуын күрсәтер».+ Шунда бөтен халык: «Ярар, шулай булсын»,— диде.

25 Ильяс Багалның пәйгамбәрләренә: «Беренче булып үгезне сез сайлап алыгыз һәм аны әзерләгез, чөнки сез күбрәк. Аннары үз илаһыгызны чакырыгыз, ләкин ут төртмәгез»,— диде. 26 Шунда алар бирелгән үгезне алып, аны әзерләде һәм иртәдән алып төшкә кадәр: «Багал, безгә җавап бир!» — диеп, Багалны чакырды. Әмма өн дә чыкмады, җавап бирүче дә булмады.+ Алар, аксый-аксый, үзләре корган мәзбәх тирәли биеп йөрделәр. 27 Төш вакыты җитәрәк, Ильяс аларны мыскыллап: «Әйдәгез, бөтен тавышка кычкырыгыз! Ул бит илаһ!+ Күрәсең, ул уйга баткан яки йомышын башкарып утыра.* Ә бәлки, ул йоклыйдыр һәм аны уятырга кирәктер!» — дия башлады. 28 Алар тамак киереп кычкыра һәм, тәннәреннән атылып кан акканчы, йолалары буенча үзләрен хәнҗәр һәм сөңге белән кисә башладылар. 29 Төш тә үтте инде, ә алар кичке икмәк бүләге китерелгәнчегә кадәр һаман котырынды, шашынды.* Әмма өн дә чыкмады, җавап бирүче дә, игътибар итүче дә булмады.+

30 Ахыр чиктә Ильяс бөтен халыкка: «Яныма килегез»,— диде. Һәм алар аның янына килде. Аннары ул Йәһвәнең җимереп ташланган мәзбәхен яңадан төзеде.+ 31 Шуннан соң Ильяс Ягъкуб улларының кабиләләре саны буенча 12 таш алды. (Йәһвә исә Ягъкубка: «Синең исемең Исраил булачак»+,— дигән иде.) 32 Шул ташлардан ул Йәһвәнең исеме хөрмәтенә мәзбәх корды.+ Аннары ул мәзбәх тирәли ике кечкенә капчык* орлык чәчәрлек җир мәйданын биләп алган канау казыды. 33 Аннан соң ул утынны тезеп куйды, яшь үгезне кисәкләргә бүлеп, утын өстенә салды+ һәм болай диде: «Дүрт зур чүлмәкне су белән тутырыгыз да, аны яндыру корбаны белән утын өстенә түгегез». 34 Аннары ул: «Кабат шуны ук эшләгез»,— диде. Алар кабат шуны ук эшләде. Ул: «Тагын бер тапкыр шулай эшләгез»,— диде, һәм алар өченче мәртәбә дә шулай эшләде. 35 Су мәзбәхнең бар якларыннан агып төште. Ильяс канауны да су белән тутырды.

36 Кичке икмәк бүләге китерү вакыты җитәрәк,+ Ильяс пәйгамбәр мәзбәхкә таба атлап, болай диде: «И Йәһвә, Ибраһим,+ Исхак+ һәм Исраил* Аллаһысы, бүген барысы да синең Исраил Аллаһысы икәнеңне, ә минем синең хезмәтчең икәнемне һәм моның барысын да синең сүзең буенча башкарганымны белсеннәр иде.+ 37 И Йәһвә, җавап бир миңа! Җавап бирче, шулчак бу халык синең, и Йәһвә, хак Аллаһы икәнеңне һәм аларның күңелләрен яңадан үзеңә юнәлткәнеңне беләчәк».+

38 Шунда Йәһвәдән ут иңеп, яндыру корбанын,+ утынны, ташларны, туфракны йотты һәм канаудагы суны ялмап алды.+ 39 Моны күргән бөтен халык йөзтүбән капланып: «Йәһвә — хак Аллаһы! Йәһвә — хак Аллаһы!» — диде. 40 Шунда Ильяс: «Багал пәйгамбәрләрен тотыгыз! Берсе дә качмасын!» — дип әйтте. Пәйгамбәрләрне шунда ук тотып алдылар, һәм Ильяс аларны, Кишо́н елгасы+ үзәненә* алып төшеп, шунда үтерде.+

41 Аннары Ильяс Ахабка: «Бар, ашап-эчеп ал, чөнки каты яңгыр тавышы ишетелә»+,— диде. 42 Ахаб ашап-эчеп алырга дип китте, ә Ильяс Кармил тавы башына менде дә, җиргә тезләнеп, башын тезләре арасына иде.+ 43 Аннары ул үзенең хезмәтчесенә: «Югарырак менеп, диңгез ягына кара әле»,— дип әйтте. Тегесе менде дә диңгез ягына карады һәм: «Анда бернәрсә дә юк»,— диде. Ильяс аңа: «Бар, тагын кара әле»,— дип әйтте, һәм җиде тапкыр шулай булды. 44 Җиденче тапкыр хезмәтчесе: «Диңгездән кеше учы кадәр зурлыкта бер кечкенә болыт күтәрелә»,— диде. Ильяс аңа: «Бар, Ахабка: „Арбаңны җик! Каты яңгыр астына эләкмәс өчен, ашык!“ — дип әйт»,— диде. 45 Шул арада күк йөзен кара болытлар каплап алды, җил күтәрелде һәм каты яңгыр коеп яварга тотынды.+ Ахаб исә арбасында Йәзриилгә+ юл тота иде. 46 Ә Йәһвәнең кулы Ильяс белән иде; ул киеменең итәген биленә кыстырып, Йәзриилгә кадәр Ахаб алдыннан йөгереп барды.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу