Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 3
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

1 Патшалар эчтәлек

      • Сөләйман фиргавен кызына өйләнә (1—3)

      • Йәһвә Сөләйманга төшендә күренә (4—15)

        • Сөләйман зирәклек сорый (7—9)

      • Сөләйман ике ананың бәхәсен чишә (16—28)

1 Патшалар 3:1

Искәрмәләр

  • *

    Яки «никах килешүе төзеп».

Кисешкән урыннар

  • +Кн 7:3, 4; 1Пат 7:8; 9:24; 11:1; Нк 13:25–27
  • +2Иш 5:7; 1Ел 11:7
  • +1Пат 7:1
  • +1Пат 8:17–19
  • +1Пат 9:15

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    15.12.2011, 10 б.

1 Патшалар 3:2

Кисешкән урыннар

  • +Кн 12:5, 6; 1Пат 5:3; 1Ел 28:6
  • +2Ел 33:17

1 Патшалар 3:3

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 7:9; 10:8; 1Ел 21:26

1 Патшалар 3:4

Кисешкән урыннар

  • +1Ел 16:39, 40; 21:29
  • +2Ел 1:3–6

1 Патшалар 3:5

Кисешкән урыннар

  • +2Ел 1:7–10

1 Патшалар 3:6

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни мәрхүм Давытка.

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 2:1, 4

1 Патшалар 3:7

Искәрмәләр

  • *

    Яки «бала гына».

Кисешкән урыннар

  • +1Ел 29:1; Ир 1:6

1 Патшалар 3:8

Кисешкән урыннар

  • +Чг 19:5, 6

1 Патшалар 3:9

Искәрмәләр

  • *

    Я, бәлки, «үҗәт». Сүзгә-сүз «авыр».

Кисешкән урыннар

  • +Зб 72:1; 119:34
  • +Ев 5:14

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы»,

    1.7.2007, 13 б.

1 Патшалар 3:10

Кисешкән урыннар

  • +Гс 15:8

1 Патшалар 3:11

Кисешкән урыннар

  • +1Ел 22:12; 29:19; 2Ел 1:11, 12; Гс 16:16

1 Патшалар 3:12

Кисешкән урыннар

  • +Вг 1:16; 1Ях 5:14
  • +1Пат 4:29; Гс 2:3–5; Яг 1:5
  • +Мт 12:42

1 Патшалар 3:13

Кисешкән урыннар

  • +Зб 84:11; Мт 6:33; Эф 3:20
  • +1Пат 4:21; Вг 7:11
  • +1Пат 10:23

1 Патшалар 3:14

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 15:5
  • +Зб 21:4; 91:14, 16; Гс 3:13, 16

1 Патшалар 3:15

Кисешкән урыннар

  • +Лв 7:11

1 Патшалар 3:20

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «үз куенына».

1 Патшалар 3:28

Кисешкән урыннар

  • +1Ел 29:23–25; Зб 72:5
  • +1Пат 3:9, 10

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

1 Пат. 3:1Кн 7:3, 4; 1Пат 7:8; 9:24; 11:1; Нк 13:25–27
1 Пат. 3:12Иш 5:7; 1Ел 11:7
1 Пат. 3:11Пат 7:1
1 Пат. 3:11Пат 8:17–19
1 Пат. 3:11Пат 9:15
1 Пат. 3:2Кн 12:5, 6; 1Пат 5:3; 1Ел 28:6
1 Пат. 3:22Ел 33:17
1 Пат. 3:31Иш 7:9; 10:8; 1Ел 21:26
1 Пат. 3:41Ел 16:39, 40; 21:29
1 Пат. 3:42Ел 1:3–6
1 Пат. 3:52Ел 1:7–10
1 Пат. 3:61Пат 2:1, 4
1 Пат. 3:71Ел 29:1; Ир 1:6
1 Пат. 3:8Чг 19:5, 6
1 Пат. 3:9Зб 72:1; 119:34
1 Пат. 3:9Ев 5:14
1 Пат. 3:10Гс 15:8
1 Пат. 3:111Ел 22:12; 29:19; 2Ел 1:11, 12; Гс 16:16
1 Пат. 3:12Вг 1:16; 1Ях 5:14
1 Пат. 3:121Пат 4:29; Гс 2:3–5; Яг 1:5
1 Пат. 3:12Мт 12:42
1 Пат. 3:13Зб 84:11; Мт 6:33; Эф 3:20
1 Пат. 3:131Пат 4:21; Вг 7:11
1 Пат. 3:131Пат 10:23
1 Пат. 3:141Пат 15:5
1 Пат. 3:14Зб 21:4; 91:14, 16; Гс 3:13, 16
1 Пат. 3:15Лв 7:11
1 Пат. 3:281Ел 29:23–25; Зб 72:5
1 Пат. 3:281Пат 3:9, 10
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
1 Патшалар 3:1–28

1 Патшалар

3 Сөләйман Мисыр патшасы фиргавен белән туганлашып,* фиргавеннең кызына өйләнде+ һәм аны Давыт Шәһәренә+ китерде. Һәм ул, Сөләйман үз йортын,+ Йәһвә йортын+ һәм Иерусалим тирәли стеналар+ төзеп бетергәнче, шунда яшәде. 2 Йәһвә исеме хөрмәтенә йорт төзелгәнчегә кадәр+ халык корбаннарны һаман да биеклекләрдә китерә иде.+ 3 Сөләйман Йәһвәне ярата иде һәм үз әтисе Давытның күрсәтмәләрен үтәп яшәде, тик менә корбаннарны ул биеклекләрдә яндыра иде.+

4 Бер көнне патша Гибонга иң күренекле биеклеккә барып, шунда корбаннар китерде.+ Сөләйман андагы мәзбәхтә 1 000 баш малны яндыру корбаны итеп китерде.+ 5 Төнлә Гибонда Йәһвә, Сөләйманга төшендә күренеп, аңа: «Сора, сиңа нәрсә бирим?» — диде.+ 6 Моңа Сөләйман болай диде: «Син үз хезмәтчең әтием Давытка бөек тугры мәхәббәт күрсәттең, чөнки ул синең юлыңнан тугрылык һәм тәкъвалык белән, саф күңел белән йөрде. Аның тәхетенә улын утыртып, син әле дә аңа* шул бөек тугры мәхәббәтеңне күрсәтеп торасың.+ 7 Йәһвә Аллаһым, мин бик яшь* һәм тәҗрибәсез булсам да, син үз хезмәтчеңне атам Давыт урынына патша итеп куйдың.+ 8 Хезмәтчең син сайлаган халык+ — күпсанлы халык белән идарә итә, аны хәтта исәпләп тә, хисаплап та булмый. 9 Шунлыктан халкыңны хөкем итәр өчен+ һәм яхшыны яманнан аера белер өчен,+ хезмәтчеңә тыңлаучан йөрәк бир, чөнки шундый күпсанлы* халкыңны кем хөкем итә алсын?»

10 Сөләйманның бу үтенече Йәһвәнең күңеленә хуш килде.+ 11 Шунда Аллаһы аңа болай диде: «Үзеңә нәкъ моны сораганың өчен, озын гомер дә, байлык та, дошманнарыңның үлемен дә түгел, ә гадел карарлар чыгарырга дип зирәклек сораганың өчен,+ 12 мин синең үтенечеңне үтәрмен.+ Мин сиңа зирәк һәм төшенүчән йөрәк бирермен.+ Сиңа кадәр синдәй кеше булмаган кебек, синнән соң да синдәй кеше булмаячак.+ 13 Өстәвенә, мин сиңа сорамаганыңны да+ — байлык белән дан+ да бирермен, һәм үз гомереңдә сиңа тиң бер патша да булмас.+ 14 Әтиең Давыт кебек, син дә күрсәтмәләремне һәм әмерләремне үтәп, минем юлларымнан йөрсәң,+ мин сиңа шулай ук озын гомер дә бирермен».+

15 Уянгач, Сөләйман төшендә күренеш күргәнен аңлады. Шунда ул Иерусалимга барып, Йәһвәнең килешүе сандыгы алдына басты һәм яндыру корбаннары белән татулык корбаннары+ китереп, бөтен хезмәтчеләре өчен мәҗлес оештырды.

16 Соңрак патша хозурына ике фахишә хатын килде. 17 Беренчесенең сүзе мондый иде: «Хуҗам, без шушы хатын белән бер йортта яшибез. Күптән түгел генә мин бала таптым, һәм бу хатын өйдә иде. 18 Өченче көнне ул да бала тапты. Без икәү генә идек, өйдә бездән башка беркем дә юк иде. 19 Төнлә шушы хатын ялгыш үз баласы өстенә яткан да, тегесе үлгән. 20 Ә төн уртасында, мин йоклаган чакта, ул торып, минем улымны алган да үзе янына,* ә үзенең үле улын минем яныма салган. 21 Иртән мин баланы имезергә дип торсам, ул үлгән. Яхшылабрак карагач, мин аның үз балам түгел икәнен аңладым». 22 Әмма икенчесе: «Юк, минем улым тере, синеке үле!» — диде. Ләкин тегесе: «Юк, синең улың үле, минеке тере!» — диеп торды. Шулай итеп алар патша алдында бертуктаусыз бәхәсләште.

23 Ахыр чиктә, патша болай диде: «Монысы: „Минем улым тере, синеке үле!“ — ди, ә монысы: „Юк, синең улың үле, минеке тере!“ — ди». 24 Шунда патша: «Миңа кылыч бирегез»,— диде. Һәм патшага кылыч китерделәр. 25 Патша: «Тере баланы икегә ярыгыз. Яртысын бер хатынга, яртысын икенчесенә бирегез»,— дип боерды. 26 Шулчак улы тере булган хатын, баласы өчен йөрәге сызлап, өзгәләнеп, патшага: «Хуҗам, зинһар, тере баланы аңа бир! Үтерә генә күрмә!» — дип ялварды. Әмма теге хатын: «Сиңа да, миңа да булмасын! Әйдә ярыгыз!» — диде. 27 Шунда патша: «Тере баланы беренче хатынга бирегез! Аны үтермәгез, чөнки ул — аның чын әнисе»,— дип әйтте.

28 Бөтен Исраи́л, патшаның чыгарган шул хөкем карары турында ишеткәч, аңа карата курку катыш ихтирам белән сугарылды,+ чөнки аңарда гадел хөкемнәр чыгару өчен Аллаһы зирәклеге барлыгын күрде.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу