Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Елъязма 10
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

2 Елъязма эчтәлек

      • Исраил Рихәбәмгә каршы баш күтәрә (1—19)

2 Елъязма 10:1

Кисешкән урыннар

  • +Йш 20:7; 24:1; Хк 9:1
  • +1Пат 12:1–4

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    6/2018, 13 б.

2 Елъязма 10:2

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 11:28
  • +1Пат 11:40

2 Елъязма 10:4

Искәрмәләр

  • *

    Яки «интектергеч».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 8:11–18; 1Пат 4:7

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Күзәтү манарасы (өйрәнү басмасы)»,

    6/2018, 13 б.

2 Елъязма 10:5

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 12:5–7

2 Елъязма 10:6

Искәрмәләр

  • *

    Яки «өлкәннәр».

2 Елъязма 10:8

Искәрмәләр

  • *

    Яки «өлкәннәр».

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 12:8–11

2 Елъязма 10:10

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «Минем чәнтием әтиемнең ботыннан юанрак».

2 Елъязма 10:12

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 12:12–15

2 Елъязма 10:13

Искәрмәләр

  • *

    Яки «өлкәннәрнең».

2 Елъязма 10:15

Кисешкән урыннар

  • +Кн 2:30; 2Иш 17:14
  • +1Пат 11:29–31

2 Елъязма 10:16

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 11:32
  • +1Пат 12:16, 17

2 Елъязма 10:17

Кисешкән урыннар

  • +1Пат 11:35, 36

2 Елъязма 10:18

Кисешкән урыннар

  • +2Иш 20:24; 1Пат 4:6
  • +1Пат 12:18, 19

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

2 Елъ. 10:1Йш 20:7; 24:1; Хк 9:1
2 Елъ. 10:11Пат 12:1–4
2 Елъ. 10:21Пат 11:28
2 Елъ. 10:21Пат 11:40
2 Елъ. 10:41Иш 8:11–18; 1Пат 4:7
2 Елъ. 10:51Пат 12:5–7
2 Елъ. 10:81Пат 12:8–11
2 Елъ. 10:121Пат 12:12–15
2 Елъ. 10:15Кн 2:30; 2Иш 17:14
2 Елъ. 10:151Пат 11:29–31
2 Елъ. 10:161Пат 11:32
2 Елъ. 10:161Пат 12:16, 17
2 Елъ. 10:171Пат 11:35, 36
2 Елъ. 10:182Иш 20:24; 1Пат 4:6
2 Елъ. 10:181Пат 12:18, 19
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
2 Елъязма 10:1–19

Икенче Елъязма

10 Рихәбә́м Шехемгә+ китте, чөнки бөтен Исраи́л аны патша итеп куяр өчен шунда җыелган иде.+ 2 Бу хакта ишеткәч, Нәба́т улы Йәрәбә́м+ Мисырдан үз иленә кайтты. (Ул Сөләйман патша аркасында Мисырга качып киткән иде).+ 3 Шунда аның артыннан кеше җибәрделәр. Йәрәбәм һәм бөтен Исраил җыелышы Рихәбәм янына килеп, болай диде: 4 «Әтиең өстебезгә авыр йөк салды.+ Син исә әтиең безгә йөкләгән авыр хезмәтне җиңеләйт һәм өстебезгә салган зур* йөкне кимет, шулчак без сиңа хезмәт итәрбез».

5 Рихәбәм аларга: «Өч көннән соң яныма килегез»,— диде. Һәм халык таралды.+ 6 Рихәбәм патша әтисе Сөләйман исән чакта аңа хезмәт иткән аксакаллар* белән киңәшләшергә булды һәм алардан: «Бу халыкка нәрсә дип җавап бирергә киңәш итәрсез?» — дип сорады. 7 Алар аңа болай дип җаваплады: «Әгәр дә син бу халыкка игелекле булсаң, аларның күңелен тапсаң һәм аларга уңай җавап кайтарсаң, алар гомергә синең хезмәтчеләрең булып китәр».

8 Әмма ул, аксакаллар* биргән киңәшне кире кагып, үзе белән бергә үскән һәм хәзер үзенә хезмәт иткән яшь кешеләр белән киңәшләште.+ 9 Ул алардан: «Сез миңа нәрсә киңәш итәрсез? — дип сорады.— „Әтиең өстебезгә салган йөкне җиңеләйт“ дип әйткән бу халыкка нәрсә дияргә?» 10 Аның белән бергә үскән яшь кешеләр аңа мондый җавап кайтарды: «„Әтиең өстебезгә авыр йөк салды, син исә аны җиңеләйт“ дип әйткән халыкка: „Мин әтиемнән күпкә кырысрак*,— диген.— 11 Әтием өстегезгә авыр йөк салды, ә мин аны тагы да авыррак итәрмен. Әтием сезне камчылар белән җәзалаган булса, мин сезне чәнечкеле камчылар белән җәзалармын“».

12 Патшаның «өч көннән соң минем яныма килегез» дигән сүзләре буенча, Йәрәбәм һәм бөтен халык, өч көн үткәч, Рихәбәм янына килде.+ 13 Ләкин патша аларга кырыс җавап бирде. Шулай итеп Рихәбәм патша аксакалларның* киңәшен кире какты. 14 Яшь кешеләрнең киңәше буенча, ул аларга болай диде: «Мин өстегездәге авыр йөкне авыррак итәрмен һәм моңа тагы да өстәрмен. Әтием сезне камчылар белән җәзалаган булса, мин сезне чәнечкеле камчылар белән җәзалармын». 15 Шулай итеп, патша халыкны тыңламады, чөнки вакыйгаларның мондый борылышы Аллаһыдан иде.+ Моның белән Йәһвәнең Нәбат улы Йәрәбәмгә шилолы Ахия́+ аша әйткән сүзләре үтәлде.

16 Патша аларны тыңларга теләмәгәнгә, бөтен халык аңа: «Давыт белән нинди уртаклыгыбыз бар?! Иша́й улының мирасыннан безгә ни тисен?! Әй исраиллеләр, һәркайсыгыз үз илаһына табынсын! Үз йортыңны үзең кара, Давыт!»+ — диде. Шул сүзләрдән соң бөтен исраиллеләр үз өйләренә кайтып китте.+

17 Рихәбәм исә Яһүд шәһәрләрендә яшәгән исраиллеләр өстеннән идарә итүен дәвам итте.+

18 Соңрак Рихәбәм патша мәҗбүри хезмәткә алынганнар өстеннән башлык итеп куелган Хадорамны+ йөкләмә белән исраиллеләр янына җибәрде, әмма алар аны таш атып үтерделәр. Рихәбәм патша исә арбасына утырырга өлгерде һәм Иерусалимга качты.+ 19 Шулай итеп, исраиллеләр бертуктамый Давыт йортына каршы баш күтәреп торды.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу