Давытның мәдхиясе.
א [әлиф]
25 И Йәһвә, сиңа дәшәм мин.
ב [бәт]
2 Ходаем, сиңа таянам мин,+
Оятка калмасам иде.+
Дошманнарым кайгыма шатланмасын.+
ג [гимел]
3 Сиңа өметләнүчеләрнең берсе дә оятка калмас,+
Ләкин бер сәбәпсез мәкер коручыларны хурлык көтә.+
ד [дәлит]
4 И Йәһвә, миңа үз юлларыңны күрсәт,+
Мине үз сукмакларыңнан йөрергә өйрәт.+
ה [хе]
5 Мине хакыйкать юлыңда йөрт һәм өйрәт,+
Чөнки син Коткаручы Аллаһым.
ו [вав]
Мин һәрвакыт сиңа өметләнәм.
ז [зәйин]
6 И Йәһвә, һәрвакыт күрсәтә килгән+
Шәфкатеңне һәм тугры мәхәббәтеңне исеңә төшер.+
ח [хет]
7 Яшьлегемдә кылган гөнаһларымны һәм җинаятьләремне искә алма.
Тугры мәхәббәтең буенча,+
Мәрхәмәтең хакына мине искә төшер, и Йәһвә.+
ט [тет]
8 Йәһвә игелекле һәм намуслы,+
Шуңа күрә ул гөнаһлыларны дөрес юлга күндерә.+
י [йод]
9 Ул юашларны дөрес юлдан йөртер,+
Юашларны үз юлына өйрәтер.+
כ [каф]
10 Килешүен+ һәм искә төшерүләрен+ тотучылар өчен
Йәһвәнең бөтен юллары тугры мәхәббәт һәм тугрылык белән тулы.
ל [ләмид]
11 Исемең хакына, и Йәһвә,+
Кылган гөнаһым зур булса да, кичер.
מ [мем]
12 Йәһвәне тирән хөрмәт итүче кеше кем ул?+
Ул аны үзе сайлар юлга күндерер.+
נ [нун]
13 Ул Аллаһының игелеген татыр,+
Һәм аның токымнары җиргә ия булыр.+
ס [сәмих]
14 Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр аның белән якын дуслыкка ия,+
Һәм ул аларга үз килешүен белдерә.+
ע [әйин]
15 Күзләремне һәрчак Йәһвәгә юнәлтәм,+
Чөнки ул минем аякларымны ятьмәдән коткарачак.+
פ [пе]
16 Миңа йөзеңне бор һәм илтифат кыл,
Мин бит ялгыз, ярдәмгә мохтаҗ.
צ [тсаде]
17 Күңел кайгыларым күбәйде,+
Газаплануымнан азат ит мине.
ר [реш]
18 Газап һәм бәла кичерүемне күр,+
Бөтен гөнаһларымны ярлыкагыл.+
19 Кара, дошманнарым нихәтле күп
Һәм нәфрәтләре никадәр ачы.
ש [шин]
20 Җанымны сакла һәм коткар мине.+
Миңа оятка калырга бирмә, чөнки синдә сыеныч таптым.
ת [тау]
21 Сафлыгым һәм намуслылыгым мине якласын иде,+
Чөнки өметем — синдә бит.+
22 И Ходаем, Исраилне барлык кайгы-хәсрәтеннән коткар.