Зәкәрия
10 Язгы яңгырлар вакытында миннән, Йәһвәдән, яңгыр бирүемне сорагыз.
Кара болытларны мин, Йәһвә, хасил итәм,
Кешеләр өчен коеп яңгырлар яудырам+
Һәм барысына җир җимеше бирәм.
Алар буш төшләр сөйли
Һәм юкка гына юатырга тырыша.
Шунлыктан халык сарык көтүе шикелле каңгырып йөриячәк,
Көтүчеләре булмау сәбәпле изаланып бетәчәк.
3 Көтүчеләргә ачуым кайный,
Изүче җитәкчеләрне* җавапка тартачакмын,
Чөнки мин, Гаскәрләр Иясе Йәһвә, үз көтүемә — Яһүд йортына игътибар иттем,+
Аларны сугыш кырындагы көчле, атаклы атымдай иттем.
Аңардан булышлык итүче идарәче* чыга,
Аңардан сугыш җәясе чыга,
Аңардан һәр күзәтче чыга — барысы да аңардан чыга.
5 Алар сугышчылар шикелле,
Сугыш кырында пычракны таптаган сугышчылар шикелле булып китәчәк.
Алар сугыш алып барачак, чөнки Йәһвә алар белән булачак,+
Дошманның җайдаклары исә хурлыкка калачак.+
Мин аларны торгызачакмын,
Чөнки аларга карата мәрхәмәтле булачакмын.+
Шунда барысы да мин аларны беркайчан да кире какмагандай булачак,+
Чөнки мин аларның Аллаһысы Йәһвә, мин аларга җавап бирәчәкмен.
Аларның уллары, моны күреп, шатланачак.
Күңелләре Йәһвәнең кылган эшләренә куаначак.+
8 „Мин, сызгырып, аларны бергә җыячакмын,
Аларны йолып алачакмын,+ һәм алар күп булып китәчәк,
Ишле булачак.
9 Мин аларны халыклар арасында орлык чәчкәндәй чәчеп таратсам да,
Алар мине ерак җирләрдә истә тотачак,
Үз уллары белән бергә җанланып китәчәк һәм кире кайтачак.
Мин аларны Гила́д+ белән Лива́н җирләренә китерәчәкмен,
Һәм хәтта анда да алар өчен урын җитәрлек булмаячак.+
Нилның бөтен тирәнлекләре корып бетәчәк.
Ассириянең горурлыгы сындырылачак,
Мисырның скипетры юк булачак.+