Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Рәсүлләр 1
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Рәсүлләр эчтәлек

      • Тәүфилгә мөрәҗәгать сүзе (1—5)

      • Җир читенә кадәр шаһитлек бирү (6—8)

      • Гайсә күккә күтәрелә (9—11)

      • Шәкертләр бергә җыела (12—14)

      • Яһүд урынына Маттиас сайлана (15—26)

Рәсүлләр 1:1

Кисешкән урыннар

  • +Лк 1:3; 3:23

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 15 б.

Рәсүлләр 1:2

Кисешкән урыннар

  • +1Тм 3:16
  • +Ях 15:16

Рәсүлләр 1:3

Кисешкән урыннар

  • +Мт 28:9; Ях 20:19; 1Кр 15:4–7
  • +Лк 24:27

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 15, 16 б.

    «Аллаһы яки кеше сүземе?», 82 б.

Рәсүлләр 1:4

Кисешкән урыннар

  • +Лк 24:49
  • +Ях 14:16, 17; Рс 2:33

Рәсүлләр 1:5

Кисешкән урыннар

  • +Йл 2:28; Мт 3:11; Мк 1:8

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Рухи сорауларга җавап», 110 мәкалә

Рәсүлләр 1:6

Кисешкән урыннар

  • +Лк 19:11; 24:21

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 16 б.

    «Гайсә — юл», 310 б.

    «Аллаһы Патшалыгы идарә итә!», 35, 36 б.

    «Иң бөек кеше», 131 бүл.

Рәсүлләр 1:7

Кисешкән урыннар

  • +Дн 2:20, 21; Мт 24:36

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 16 б.

Рәсүлләр 1:8

Кисешкән урыннар

  • +Рс 4:33
  • +Рс 5:27, 28
  • +Рс 8:14
  • +Кл 1:23
  • +Иш 43:10; Лк 24:48; Ях 15:26, 27

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма», 51 мәкалә

    «Шаһитлек бирегез», 2, 16, 17, 85, 218—220 б.

    «Мәңге шатланып яшәгез!», 21 дәрес

    «Күзәтү манарасы»,

    15.7.2014, 29 б.

    15.1.2011, 22 б.

    15.4.2010, 11 б.

    15.5.2008, 31 б.

    1.9.2005, 22 б.

    1.6.2001, 18, 21—23 б.

    «Хезмәт мәктәбе», 275—278 б.

Рәсүлләр 1:9

Кисешкән урыннар

  • +Лк 24:51; Ях 6:62

Рәсүлләр 1:10

Кисешкән урыннар

  • +Мт 28:2, 3

Рәсүлләр 1:11

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 17, 18 б.

    «Гайсә — юл», 310, 311 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    1.4.2005, 22, 23 б.

    «Иң бөек кеше», 131 бүл.

Рәсүлләр 1:12

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «бер Шимбә көнлек юл».

Кисешкән урыннар

  • +Лк 24:52

Рәсүлләр 1:13

Кисешкән урыннар

  • +Мт 10:2–4; Мк 3:16–19

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 18 б.

Рәсүлләр 1:14

Кисешкән урыннар

  • +Лк 23:49
  • +Мт 13:55; Ях 7:5; Гл 1:19

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 18 б.

    «Күзәтү манарасы»,

    15.8.2015, 30 б.

Рәсүлләр 1:16

Кисешкән урыннар

  • +Зб 41:9; 55:12; Ях 13:18
  • +Лк 22:47; Ях 18:3

Рәсүлләр 1:17

Кисешкән урыннар

  • +Мт 10:2, 4; Лк 6:12–16; Ях 6:70, 71

Рәсүлләр 1:18

Кисешкән урыннар

  • +Зк 11:12; Мт 26:14, 15
  • +Мт 27:5–8

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Гайсә — юл», 290 б.

    «Иң бөек кеше», 121 бүл.

Рәсүлләр 1:19

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Иң бөек кеше», 121 бүл.

Рәсүлләр 1:20

Кисешкән урыннар

  • +Зб 69:25
  • +Зб 109:8

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 19 б.

Рәсүлләр 1:21

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 19 б.

Рәсүлләр 1:22

Кисешкән урыннар

  • +Мт 3:13
  • +Лк 24:51; Рс 1:9
  • +Мт 28:5, 6; Мк 16:6

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 19 б.

Рәсүлләр 1:24

Искәрмәләр

  • *

    А5 кушымт. к.

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 16:7; 1Ел 28:9; Ир 11:20

Рәсүлләр 1:25

Кисешкән урыннар

  • +Ях 6:70

Рәсүлләр 1:26

Искәрмәләр

  • *

    Ягъни калган 11 рәсүлгә тиң булып санала башлады.

Кисешкән урыннар

  • +Гс 16:33

Индекслар

  • Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче

    «Шаһитлек бирегез», 19 б.

    «Гайсә — юл», 311 б.

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

Рәс. 1:1Лк 1:3; 3:23
Рәс. 1:21Тм 3:16
Рәс. 1:2Ях 15:16
Рәс. 1:3Мт 28:9; Ях 20:19; 1Кр 15:4–7
Рәс. 1:3Лк 24:27
Рәс. 1:4Лк 24:49
Рәс. 1:4Ях 14:16, 17; Рс 2:33
Рәс. 1:5Йл 2:28; Мт 3:11; Мк 1:8
Рәс. 1:6Лк 19:11; 24:21
Рәс. 1:7Дн 2:20, 21; Мт 24:36
Рәс. 1:8Рс 4:33
Рәс. 1:8Рс 5:27, 28
Рәс. 1:8Рс 8:14
Рәс. 1:8Кл 1:23
Рәс. 1:8Иш 43:10; Лк 24:48; Ях 15:26, 27
Рәс. 1:9Лк 24:51; Ях 6:62
Рәс. 1:10Мт 28:2, 3
Рәс. 1:12Лк 24:52
Рәс. 1:13Мт 10:2–4; Мк 3:16–19
Рәс. 1:14Лк 23:49
Рәс. 1:14Мт 13:55; Ях 7:5; Гл 1:19
Рәс. 1:16Зб 41:9; 55:12; Ях 13:18
Рәс. 1:16Лк 22:47; Ях 18:3
Рәс. 1:17Мт 10:2, 4; Лк 6:12–16; Ях 6:70, 71
Рәс. 1:18Зк 11:12; Мт 26:14, 15
Рәс. 1:18Мт 27:5–8
Рәс. 1:20Зб 69:25
Рәс. 1:20Зб 109:8
Рәс. 1:22Мт 3:13
Рәс. 1:22Лк 24:51; Рс 1:9
Рәс. 1:22Мт 28:5, 6; Мк 16:6
Рәс. 1:241Иш 16:7; 1Ел 28:9; Ир 11:20
Рәс. 1:25Ях 6:70
Рәс. 1:26Гс 16:33
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • Уку — Инҗил (bi7)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Рәсүлләр 1:1–26

Рәсүлләр

1 Тәүфи́л, мин беренче китабымда Гайсәнең башкарган бар эшләре һәм бар өйрәткәннәре турында язган идем.+ 2 Мин аның күккә алынганчы+ башкарган бар эшләре турында хәбәрләрне шул китапка җыйдым. Күккә алыныр алдыннан ул үзе сайлаган рәсүлләренә изге рух аша күрсәтмәләр бирде.+ 3 Газап чиккәннән соң, ул үзенең тере булуын күп санлы хак дәлилләр ярдәмендә исбат итте.+ Шәкертләре аны 40 көн дәвамында күрде, һәм ул аларга Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләде.+ 4 Алар белән очрашкач, Гайсә аларга мондый боерык бирде: «Иерусалимнан китмәгез,+ әмма Ата вәгъдә иткәнне көтегез.+ Бу вәгъдә турында сез миннән инде ишеткән идегез. 5 Яхъя суга чумдырды, ә сез берничә көннән соң изге рухка чумдырылырсыз».+

6 Бергә җыелгач, алар Гайсәдән: «Хуҗабыз, син Исраилгә патшалыкны яңадан шушы вакытта торгызасыңмы?» — дип сорадылар.+ 7 Ул аларга болай диде: «Атаның гына билгеләргә хокукы булган вакытларны яки заманнарны сезгә белергә кирәк түгел,+ 8 әмма сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк,+ һәм сез Иерусалимда,+ бөтен Яһүдиядә, Сама́риядә+ һәм җир читенә кадәр+ минем шаһитләрем булачаксыз».+ 9 Шушы сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә аларның күз алдында күккә таба күтәрелә башлады, аны болыт каплады, һәм ул аларның күзләреннән югалды.+ 10 Алар күккә карап аның күтәрелүен күзәтеп торганда, кинәт яннарында ак кием кигән ике ир-ат пәйда булды.+ 11 «Гәлилә́я ирләре, ник сез күккә карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә алынган шушы Гайсә ничек күтәрелгән булса, нәкъ сез күргәнчә, шулай ук киләчәк»,— диделәр алар.

12 Шуннан соң рәсүлләр Зәйтүн тавы дип аталган таудан Иерусалимга кайттылар.+ Бу тау Иерусалимнан якынча бер километр* ераклыкта иде. 13 Кайтып җиткәч, алар үзләре тукталган өске каттагы бүлмәгә керделәр. Бу Пете́р, Ягъкуб, Яхъя, Әндри́, Фили́п, Тома́с, Бартолма́й, Матта́й, Алфа́й улы Ягъкуб, ашкынучан дип аталган Шиму́н һәм Ягъкуб улы Яһүд иде.+ 14 Алар кайбер хатыннар,+ Гайсәнең анасы Мәрьям һәм аның энеләре белән бергә бердәм рәвештә дога кылдылар.+

15 Шул көннәрдә Петер кардәшләре алдына (ә анда якынча 120 кеше бар иде) торып басты да болай диде: 16 «Кардәшләр, изге рух Давыт аша пәйгамбәрлек итеп әйткән Язмадагы сүзләр+ — Гайсәне кулга алган кешеләрне ияртеп килгән Яһүд хакындагы сүзләр үтәлергә тиеш иде.+ 17 Ул безнең беребез иде+ һәм безнең белән хезмәттә катнашты. 18 (Ул гаделсезлек өчен түләү алып, җир сатып алды+ һәм баштүбән егылгач, аның эче шартлап ярылды, һәм барлык эчәкләре тышка чыкты.+ 19 Бу бөтен Иерусалим халкына билгеле булды, шуңа күрә шул кыр аларның телендә Акилдама́, ягъни „Кан кыры“ дип атала башлады.) 20 Зәбур китабында: „Аның яшәгән урыны буш калсын, шул урында яшәүче булмасын“+ һәм: „Күзәтчелек хезмәте башка берәүгә бирелсен“+,— дип язылган. 21 Шуңа күрә, Хуҗабыз Гайсә безнең арабызда булганда, безнең белән бергә йөргән 22 һәм Гайсәнең Яхъя тарафыннан чумдырылуыннан+ алып бездән алынуына кадәр безнең белән бергә булган кеше кирәк.+ Ул шулай ук, безнең кебек, Гайсәнең терелүенә шаһит булырга тиеш».+

23 Шунда ике кеше тәкъдим ителде: Барса́б яки Юсты́ дип тә аталучы Йосыф һәм Маттиа́с. 24 Аннан соң алар дога кылдылар: «Син, Йәһвә,* һәр кешенең йөрәген беләсең.+ Син бу ике кешенең кайсысын 25 Яһүд үз юлы белән барыр өчен калдырган хезмәттә катнашырга һәм аның урынына рәсүл булырга сайладың? Моны безгә күрсәт».+ 26 Шунда алар жирәбә салдылар.+ Жирәбә Маттиаска чыкты, һәм ул 11 рәсүлгә кушылды.*

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу