Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Хакимнәр 18
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

Хакимнәр эчтәлек

      • Данлылар үзләренә җир эзли (1—31)

        • Микайдан потларын һәм руханиен алып китәләр (14—20)

        • Лаиш яулап алына; аңа Дан исеме бирелә (27—29)

        • Данда потка табыну (30, 31)

Хакимнәр 18:1

Кисешкән урыннар

  • +Хк 8:23; 1Иш 8:4, 5
  • +Йш 19:40
  • +Йш 19:47, 48; Хк 1:34

Хакимнәр 18:2

Кисешкән урыннар

  • +Йш 19:41, 48
  • +Хк 17:1, 5

Хакимнәр 18:3

Искәрмәләр

  • *

    Яки «сөйләшен».

Хакимнәр 18:4

Кисешкән урыннар

  • +Хк 17:9, 10

Хакимнәр 18:7

Кисешкән урыннар

  • +Йш 19:47, 48; Хк 18:29
  • +Хк 18:27

Хакимнәр 18:8

Кисешкән урыннар

  • +Йш 15:20, 33; Хк 18:2

Хакимнәр 18:10

Кисешкән урыннар

  • +Хк 18:7, 27
  • +Чг 3:8; Кн 8:7–9

Хакимнәр 18:11

Кисешкән урыннар

  • +Хк 18:2

Хакимнәр 18:12

Искәрмәләр

  • *

    Мәгъ. «Данның тукталу урыны».

Кисешкән урыннар

  • +1Иш 7:1
  • +Хк 13:24, 25

Хакимнәр 18:13

Кисешкән урыннар

  • +Хк 17:1, 5

Хакимнәр 18:14

Искәрмәләр

  • *

    Сүзлекне к.

  • *

    Яки «металл».

Кисешкән урыннар

  • +Хк 18:2, 29
  • +Кн 27:15; Хк 17:4, 5

Хакимнәр 18:15

Кисешкән урыннар

  • +Хк 17:7, 12; 18:30

Хакимнәр 18:16

Кисешкән урыннар

  • +Хк 18:11

Хакимнәр 18:17

Искәрмәләр

  • *

    Яки «металл».

Кисешкән урыннар

  • +Хк 18:2
  • +Чг 28:6; Хк 8:27
  • +Яр 31:19
  • +Лв 19:4; Кн 27:15; Хк 17:3–5
  • +Хк 17:12

Хакимнәр 18:18

Искәрмәләр

  • *

    Яки «металл».

Хакимнәр 18:19

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «Кулыңны авызыңа куй».

  • *

    Яки «киңәшче».

Кисешкән урыннар

  • +Хк 17:12
  • +Хк 18:30

Хакимнәр 18:20

Кисешкән урыннар

  • +Хк 17:4, 5

Хакимнәр 18:25

Искәрмәләр

  • *

    Сүзгә-сүз «ачы җанлы».

  • *

    Яки «җаныңны».

  • *

    Яки «җаннарын».

Хакимнәр 18:27

Кисешкән урыннар

  • +Йш 19:47, 48; Хк 18:29
  • +Хк 18:7, 10

Хакимнәр 18:28

Кисешкән урыннар

  • +Сн 13:17, 21

Хакимнәр 18:29

Кисешкән урыннар

  • +Яр 30:6; 32:28
  • +Йш 19:47, 48; Хк 20:1; 1Пат 4:25; 12:28, 29
  • +Хк 18:7

Хакимнәр 18:30

Кисешкән урыннар

  • +Хк 17:1, 4; 18:18
  • +Чг 2:21, 22
  • +Хк 17:12

Хакимнәр 18:31

Кисешкән урыннар

  • +Чг 40:2; Йш 18:1; 1Иш 1:3

Тәрҗемәләрне чагыштыру

Изге Язмаларның параллель урыннарын күрер өчен, шигырь номерына басыгызчы.

Башка

Хак. 18:1Хк 8:23; 1Иш 8:4, 5
Хак. 18:1Йш 19:40
Хак. 18:1Йш 19:47, 48; Хк 1:34
Хак. 18:2Йш 19:41, 48
Хак. 18:2Хк 17:1, 5
Хак. 18:4Хк 17:9, 10
Хак. 18:7Йш 19:47, 48; Хк 18:29
Хак. 18:7Хк 18:27
Хак. 18:8Йш 15:20, 33; Хк 18:2
Хак. 18:10Хк 18:7, 27
Хак. 18:10Чг 3:8; Кн 8:7–9
Хак. 18:11Хк 18:2
Хак. 18:121Иш 7:1
Хак. 18:12Хк 13:24, 25
Хак. 18:13Хк 17:1, 5
Хак. 18:14Хк 18:2, 29
Хак. 18:14Кн 27:15; Хк 17:4, 5
Хак. 18:15Хк 17:7, 12; 18:30
Хак. 18:16Хк 18:11
Хак. 18:17Хк 18:2
Хак. 18:17Чг 28:6; Хк 8:27
Хак. 18:17Яр 31:19
Хак. 18:17Лв 19:4; Кн 27:15; Хк 17:3–5
Хак. 18:17Хк 17:12
Хак. 18:19Хк 17:12
Хак. 18:19Хк 18:30
Хак. 18:20Хк 17:4, 5
Хак. 18:27Йш 19:47, 48; Хк 18:29
Хак. 18:27Хк 18:7, 10
Хак. 18:28Сн 13:17, 21
Хак. 18:29Яр 30:6; 32:28
Хак. 18:29Йш 19:47, 48; Хк 20:1; 1Пат 4:25; 12:28, 29
Хак. 18:29Хк 18:7
Хак. 18:30Хк 17:1, 4; 18:18
Хак. 18:30Чг 2:21, 22
Хак. 18:30Хк 17:12
Хак. 18:31Чг 40:2; Йш 18:1; 1Иш 1:3
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Уку — Изге Язмалар (өйрәнү басмасы) (nwtsty)
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
  • 13
  • 14
  • 15
  • 16
  • 17
  • 18
  • 19
  • 20
  • 21
  • 22
  • 23
  • 24
  • 25
  • 26
  • 27
  • 28
  • 29
  • 30
  • 31
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Хакимнәр 18:1–31

Хакимнәр

18 Ул көннәрдә Исраилдә патша юк иде.+ Һәм ул көннәрдә данлылар кабиләсе+ яшәр өчен мирас эзләде, чөнки шул вакытка кадәр алар Исраи́л кабиләләре арасында җитәрлек мирас алмаган иде.+

2 Данлылар үз кабиләсеннән Зора́ һәм Иштау́л шәһәрләреннән,+ җирне карап чыгып тикшерер өчен, булдыклы биш кешене җибәрде. Алар бу кешеләргә: «Барыгыз, җирне тикшерегез»,— диделәр. Тегеләр, Ифраимның таулы өлкәсенә Мика́й йортына+ килеп җиткәч, анда төн үткәрделәр. 3 Алар, Микайның йорты янында булганда, яшь ле́виленең тавышын* танып алдылар. Шуңа күрә алар аның янына барып: «Кем сине монда китерде? Бу җирдә син нәрсә эшлисең? Сине монда нәрсә тота?» — дип сораштылар. 4 Ул аларга: «Микай миңа шулай-шулай эшләде һәм мине үзенә рухани булып хезмәт итәргә яллады»+,— дип җавап бирде. 5 Шунда алар аңа әйтте: «Аллаһыдан сора әле: безнең юлыбыз уңармы?» 6 Рухани аларга: «Хәерле юл сезгә. Йәһвә сезнең белән бара»,— диде.

7 Шунда бу биш кеше юлларын дәвам итеп, Лаишка+ килде. Алар андагы халыкның үзләренә генә таянып, сидонлыларның гадәте буенча яшәгәннәрен күрде. Алар тыныч һәм гамьсез иделәр,+ һәм ул җирдә аларны борчырлык аяусыз яулап алучы юк иде. Алар сидонлылардан ерак яшәде, һәм аларның башка беркем белән бернинди эшләре юк иде.

8 Биш кеше Зора һәм Иштаулга+ үз кардәшләре янына кайткач, кардәшләре алардан: «Ничек барып кайттыгыз?» — дип сорады. 9 Алар әйтте: «Әйдәгез, аларга каршы сугышырга барыйк, без ул җирнең бик яхшы икәнен күрдек. Ник икеләнәсез? Озакка сузмагыз, барыгыз, ул җирне биләп алыгыз. 10 Анда барып җиткәч, сез гамьсез халыкны+ һәм җирнең киң икәнен күрерсез. Аллаһы аны, бернәрсәгә мохтаҗ булмаган җирне, сезнең кулыгызга бирде».+

11 Шунда данлылар кабиләсеннән сугыш өчен коралланган 600 кеше Зора һәм Иштаулдан чыгып китте.+ 12 Алар барып, Яһүдтә Кырья́т-йәри́м+ янында лагерь корып урнашты. Менә ни өчен Кырьят-йәримнең көнбатышында урнашкан ул урын бүгенгә кадәр Маханида́н*+ дип атала. 13 Аннан алар Ифраимның таулы өлкәсенә китте һәм Микай йортына+ килде.

14 Шунда Лаи́ш+ җирен карап чыгарга барган биш кеше кардәшләренә болай диде: «Беләсезме, бу йортларда ефод, гаилә потлары*, кисеп ясалган пот һәм коелма* сын бар.+ Нәрсә эшләргә икәнен уйлагыз әле». 15 Алар анда туктап, Микай йорты янындагы яшь ле́виле+ өенә керде һәм аның хәлен сорашты. 16 Ә ул арада Данның сугышыр өчен коралланган 600 кешесе+ капка янында торды. 17 Җирне карап чыгарга барган биш кеше+ кисеп ясалган потны, ефодны,+ гаилә потларын+ һәм коелма* потны+ алыр өчен эчкә керде. (Рухани+ исә сугышыр өчен коралланган 600 кеше белән капка янында торды.) 18 Алар Микай йортына кереп, кисеп ясалган потны, ефодны, гаилә потларын һәм коелма* потны алды. Рухани аларга: «Нишләвегез бу?» — диде. 19 Ләкин алар аңа әйтте: «Шаулама. Дәшмә* һәм безнең белән бар, безгә ата* һәм рухани булырсың. Синең өчен нәрсә яхшырак: бер кешенең йортында рухани+ булумы я Исраилнең кабиләсендә һәм гаиләсендәме?»+ 20 Руханига бу ошады, һәм ул ефодны, гаилә потларын һәм кисеп ясалган потны+ алды да шул кешеләр белән китеп барды.

21 Алар борылып, үз юлларын дәвам иттеләр. Балаларны, мал-туарны һәм байлыкны алар үзләре алдыннан җибәрде. 22 Алар Микай йортыннан берникадәр ара үткәч, Микайның күршеләре бергә җыелып, данлыларны куып җитте. 23 Алар данлыларга кычкыргач, тегеләре аларга таба борылып, Микайга: «Ни булды? Ник бергә җыелдыгыз?» — диде. 24 Шунда ул әйтте: «Сез мин ясаган илаһларымны алгансыз һәм үзегез белән руханины да алып киткәнсез. Ә миңа нәрсә калды? Ничек инде сез: „Ни булды?“ — дип әйтә аласыз?» 25 Данлылар исә: «Безгә тавышыңны күтәрмә, юкса ачулы* кешеләрнең сезгә һөҗүм итүе бар, һәм син үз гомереңне* дә, өйдәгеләреңнең гомерләрен* дә югалтырсың»,— диделәр. 26 Шулай итеп данлылар үз юлларын дәвам итте. Микай исә, аларның үзеннән көчлерәк икәнен күргәч, борылып, өенә кайтып китте.

27 Алар, Микайның ясаткан илаһларын, шулай ук аның руханиен алганнан соң, Лаишка+ тыныч һәм гамьсез халык+ янына китте. Данлылар аларны кылычтан кичерде һәм шәһәрне яндырды. 28 Аны коткарырга беркем булмады, чөнки ул Сидоннан ерак иде һәм Бәйтрәхубка+ караган үзәндә тора иде, һәм аларның башка беркем белән бернинди эшләре юк иде. Аннары данлылар шәһәрне яңадан торгызып, шунда урнашты. 29 Алар шәһәрне үз аталары Исраилнең улы+ Дан+ хөрмәтенә Дан дип атады. Аның элекке исеме Лаиш иде.+ 30 Аннан соң данлылар үзләре өчен кисеп ясалган потны+ урнаштырды, ә Гирсә́м+ токымы Йонафа́н+ (Гирсәм исә Муса улы иде) һәм аның уллары данлылар кабиләсендә, шул җирдә яшәүчеләр әсирлеккә алып кителгәнче, руханилар булды. 31 Алар шунда Микай кисеп ясаткан потны куйдылар, һәм ул Аллаһының йорты Шилода булган бөтен көннәрдә шунда торды.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу