Икенче Ишмуил
22 Давытның Йәһвә аны Шаулның+ һәм бөтен дошманнарының+ кулыннан коткарган көнне Йәһвәгә җырлаган җыры.+ 2 Ул болай дип җырлады:
«Йәһвә минем кыяташым, ныгытмам+ һәм мине коткаручы Аллаһым.+
3 Аллаһым — минем кыям,+ аңарда мин яклау табам.
4 Мактауга лаек Йәһвәне чакырып,
Дошманнарым кулыннан коткарылырмын.
5 Үлем дулкыннары миңа бөтен яктан китереп бәрде,+
Юньсез адәмнәр, көтелмәгән су ташкыннары шикелле, мине тетрәтте.+
Ул үзенең гыйбадәтханәсеннән тавышымны ишетте,
Ярдәм сорап кычкыруым аның колагына иреште.+
8 Шунда җир дер селкенә, тетри башлады,+
Күк нигезләре калтырап китте,+
Алар дер селкенде, чөнки ул ярсыды.+
9 Аның борын тишекләреннән төтен чыкты,
Авызыннан ялмап йотучы ут бөркелде,+
Аңардан утлы күмерләр атылды.
13 Аның алдындагы яктылыктан утлы күмерләр дөрләп яна башлады.
14 Шунда Йәһвә күкләрне күкрәтте,+
Аллаһы Тәгалә үз тавышын яңгыратты,+
15 Укларын атып,+ дошманнарымны таратып җибәрде,
Яшен яшьнәтеп, аларны аптырашта калдырды.+
16 Йәһвәнең шелтәсеннән,
Борын тишекләреннән чыккан көчле сулыштан+ диңгез төбе күренде,+
Җирнең нигезләре ачылды.
22 Чөнки мин Йәһвә юлларыннан йөрдем,
Аллаһымны калдырып, явызлык кылмадым.
23 Аның бөтен хөкемнәре+ минем алдымда,
Мин аның кагыйдәләреннән тайпылмам.+
26 Тугры кешегә карата син тугры эш итәсең,+
Намуслылыгында нык торган кешегә намуслы* буласың,+
28 Син басынкыларны коткарасың,+
Ә тәкәбберләрне күреп, кире кагасың; син аларны түбәнсетәсең.+
29 И Йәһвә, син яктырткычым минем.+
Тирә-ягымдагы караңгылыкны Йәһвә яктылыкка әйләндерә.+
30 Синең ярдәмең белән мин талаучылар өеренә каршы чыга алам,
Аллаһының кодрәте белән мин диварларга менә алам.+
Ул — үзендә сыеныч табучыларның һәммәсенә калкандыр.+
32 Йәһвәдән башка Аллаһы бармы соң?+
Ходаебыздан башка кем кыя?+
35 Ул кулларымны сугыш алып барырга өйрәтә,
Кулларым бакыр җәяне бөгә ала.
37 Атлап барган сукмагымны син киңәйтәсең.
Аякларым һич таймас.+
38 Мин дошманнарымны куып җитеп, юкка чыгарырмын,
Алар җир йөзеннән юк ителмичә, кире кайтмам.
39 Мин аларны тар-мар итәрмен, юк итәрмен; алар инде аякка баса алмас,+
Алар минем аяк астымда булыр.
42 Алар ярдәм сорап кычкыра, ләкин аларны коткаручы берәү дә юк,
Алар хәтта Йәһвәгә ялвара, әмма ул җавап бирми.+
43 Мин аларны тузан итәрмен,
Аларны төеп ваклармын да урам пычрагын таптагандай таптармын.
44 Син мине халкымның гаепләүләреннән коткарырсың,+
Халыклар өстеннән башлык итәр өчен, мине сакларсың.+
Мин белмәгән халык миңа хезмәт итәр.+
45 Чит ил кешеләре минем алдыма калтырап-куркып килер,+
Минем хакта ишеткәннәре аларны миңа күндәм итәр.*
47 Йәһвә — тере Аллаһы! Минем Кыям данлансын!+
Аллаһым — мине коткаручы кыям — югарылансын.+