Беренче Патшалар
16 Аннары Йәһвә Аллаһы Хәнани́+ улы Яхы́й+ аша Башага мондый хәбәр җиткерде: 2 «Мин сине бик түбәннән күтәреп, халкым Исраи́л өстеннән җитәкче итеп куйдым,+ ләкин син, Йәрәбә́м эзеннән йөреп, халкым Исраилне гөнаһка төшердең, һәм алар күп гөнаһ кылып, ачуымны чыгарды.*+ 3 Шуңа күрә мин Башаны һәм аның йортын җир йөзеннән юк итәчәкмен. Аның йортын Нәба́т улы Йәрәбәмнең йорты+ белән булган хәл көтә. 4 Башаның шәһәрдә үлгән кешеләренең һәммәсен — этләр, шәһәр читендә үлгәннәрнең һәммәсен кошлар ашар».
5 Баша́ белән булган бүтән хәлләр, аның эшләре һәм аның куәте турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган. 6 Ахыр чиктә Баша патша, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Тирсәдә+ җирләделәр. Аның урынына улы Эла́ патшалык итә башлады. 7 Моңарчы Йәһвә Башага һәм аның йортына, үз эшләре белән Йәһвәнең ачуын чыгарып,* Аның күзендә кылган бар яманлыгы өчен, Йәрәбәм йортына ияргәне, шулай ук аны* үтергәне өчен дә, Хәнани улы Яхый пәйгамбәр аша хәбәр җиткергән иде.+
8 Баша улы Эла Яһүд патшасы А́саның идарә итүенең 26 нчы елында Тирсәдә Исраил өстеннән патша булып китте, һәм ул 2 ел хакимлек итте. 9 Аның Зимри́ исемле хезмәтчесе — бөтен арбалы гаскәрнең яртысы өстеннән булган башлык — аны үтерергә сүз куешкан иде. Эла Тирсәдә патша йорты башлыгы Әрзаның йортында эчеп исереп яткан чакта, 10 Зимри килде дә, һөҗүм итеп,+ аны үтерде һәм аның урынына патша булып китте. Бу хәл Яһүд патшасы А́саның идарә итүенең 27 нче елында булды. 11 Патша булып тәхеткә утыру белән, Зимри бөтен Баша йортын һәлак итте; ир кешеләрнең берсен дә: туганнарын да,* дусларын да кызганмады. 12 Шулай итеп, Йәһвәнең Яхый пәйгамбәр аша Башага әйткән сүзе буенча, Зимри бөтен Баша йортын юк итте.+ 13 Моның барысы Башаның һәм улы Эланың кылган гөнаһлары өчен, Исраилне гөнаһка төшергәннәре һәм файдасыз потлары+ белән Исраил Аллаһысы Йәһвәнең ачуын чыгарганнары* өчен булды. 14 Эла белән булган бүтән хәлләр, аның бөтен эшләре турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.
15 Зимри Яһүд патшасы А́саның идарә итүенең 27 нче елында Тирсәдә патша булып китте һәм 7 көн хакимлек итте. Ул чакта гаскәриләр филистилеләрнең Гиббету́н+ шәһәренә каршы лагерь корып урнашкан иде. 16 Лагерь корып урнашкан гаскәриләр «Зимри, патшага каршы сүз куешып, аны үтергән» дигән хәбәр ишеттеләр. Ул көнне лагерьдагы исраиллеләр Исраил өстеннән патша итеп гаскәр башлыгы Әмрине+ куйды. 17 Әмри́ һәм аның белән булган бөтен исраиллеләр Гиббетуннан китеп, Тирсәне камап алдылар. 18 Шәһәрнең яулап алынганын күргәч, Зимри, патша сараеның ныгытылган манарасына кереп, йортка ут төртте, һәм үзе дә утта янып үлде.+ 19 Аның белән бу хәл Йәһвә күзендә яманлык кылып, Йәрәбәм эзеннән йөреп, гөнаһлар кылганы өчен һәм Исраилне гөнаһка төшергәне өчен булды.+ 20 Зимри белән булган бүтән хәлләр һәм аның патшага каршы сүз куешканы турында Исраил патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.
21 Шуннан соң Исраил халкы икегә бүленде. Халыкның бер өлеше Гыйнә́т улы Тибнигә иярде һәм аны патша итеп куймакчы булды, ә икенче өлеше Әмригә иярде. 22 Ләкин Әмри яклылар Гыйнәт улы Тибни́ яклы кешеләрдән өстен чыкты. Тибни үлде, ә Әмри патша булып китте.
23 Әмри Яһүд патшасы А́саның идарә итүенең 31 нче елында патша булып китте һәм 12 ел хакимлек итте. Тирсәдә ул 6 ел идарә итте. 24 Ул Шәмирдән ике талант* көмешкә Сама́рия тавын сатып алды һәм шул тауда шәһәр төзеде. Төзегән шәһәрне ул Сама́рия*+ дип тауның хуҗасы Шәми́р хөрмәтенә атады. 25 Әмри Йәһвә күзендә яманлык кылып яшәде һәм үзенә кадәр булганнарның һәммәсеннән дә начаррак иде.+ 26 Ул Нәбат улы Йәрәбәмнең эзләреннән йөрде һәм Исраилне гөнаһка төшерде. Моның аркасында халык файдасыз потлары белән Исраил Аллаһысы Йәһвәнең ачуын чыгарды.*+ 27 Әмри белән булган бүтән хәлләр, аның эшләре һәм хәрби җиңүләре турында Исраил патшаларының тарихы бәян ителгән китапта язылган. 28 Ахыр чиктә Әмри, вафат булып, ата-бабаларына кушылды, һәм аны Сама́риядә җирләделәр. Аның урынына улы Аха́б+ патшалык итә башлады.
29 Әмри улы Ахаб Яһүд патшасы А́саның идарә итүенең 38 нче елында Исраил өстеннән патша булып китте һәм Сама́риядә+ Исраил белән 22 ел хакимлек итте. 30 Әмри улы Ахаб Йәһвә күзендә үзенә кадәр булганнарның һәммәсеннән дә яманрак иде.+ 31 Ул Нәбат улы Йәрәбәм кылган гөнаһларны кылып яшәде,+ җитмәсә, үзенә сидонлылар+ патшасы Ифбага́л кызы Изәбелне+ хатынлыкка алып, Багалга хезмәт итә+ һәм табына башлады. 32 Өстәвенә, Ахаб үзе Сама́риядә төзегән Бага́л йортында*+ Багалга мәзбәх корды. 33 Ахаб шулай ук изге агач багана*+ ясады. Ахаб үзенә кадәр булган бөтен Исраил патшаларына караганда күбрәк яман эшләр кылып, Исраил Аллаһысы Йәһвәнең ачуын чыгарды.*
34 Ахабның идарә итүе вакытында бәйтелле Хәи́л Әрихә́ шәһәрен яңадан төзеде. Аның нигезен салганы өчен, ул үзенең беренче улы Абирамның җаны белән, ә капкаларын куйганы өчен, төпчек улы Сәкубның җаны белән түләде. Моның белән Йәһвәнең Нун улы Йошуа́ аша әйткән сүзе үтәлде.+