Әюп
15 Моңа теманлы Илифа́з+ болай диде:
3 Сүзләр белән генә шелтәләсә, мәгънәсез булыр,
Буш сүзләр әйтсә, бу файда китермәс.
4 Син бит Аллаһыга карата тирән хөрмәтне юк итәсең,
Синең аркада Ходай турында әзрәк уйлый башладылар.
5 Гөнаһың кушканча сөйлисең,
Син мәкерле кешеләрчә сөйләргә булдың.
7 Әллә син дөньяга килгән кешеләрнең беренчесеме?
Әллә син калкулыкларга кадәр тудыңмы?
8 Нәрсә, әллә Аллаһының сердәше булып киттеңме?
Синдә генә зирәклек бармы?
9 Без белмәгән нинди белемең бар?+
Без төшенмәгән нинди нәрсәләрне аңлыйсың?
11 Сиңа Ходайның юатулары,
Йомшак сүзләре җитәрлек түгелме?
12 Ник йөрәгең тупаслана,
Ник күзләреңдә ачу чагыла?
13 Рухың Аллаһыга каршы ярсып тора бит,
Авызыңнан начар сүзләр чыга.
14 Әллә үлемле кеше саф була аламы?
Хатын-кыз тудырган адәм тәкъва була аламы?+
17 Мине тыңла, мин әйтим!
Күргәнемне сөйләп бирим.
19 Җир аларга гына бирелгән булган,
Һәм бер чит кеше дә алар арасыннан үтмәгән.
20 Явыз кеше гомере буе,
Залимгә билгеләнгән еллар дәвамында җәфа чигә.
23 „Ашарга кайда?“ — дип, эзләнеп йөри.
Караңгылык көне якын икәнен бик яхшы белә.
24 Бәла-казалар күңеленә шом сала,
Аны сугыш башларга әзер торган патшадай изә.
26 Үзенең калын, нык калканы белән
Ул үҗәтләнеп, Ходайга каршы чыга,
27 Ул тәкәбберләнә,
Ботларын май баскан.
29 Ул баемас, милке дә артмас,
Мал-мөлкәте җир буйлап җәелмәс.
31 Юк-бар нәрсәгә таянып алданмасын,
Чөнки җимеше буш нәрсә булыр.
32 Бу аның көне җиткәнче үтәлер.
Аның ботаклары беркайчан чәчәк атмас.+
33 Ул пешмәгән җимешләрен коючы йөзем агачы сыман,
Чәчәкләрен коючы зәйтүн агачы сыман булыр.
35 Алар бәла-казага уза һәм яманлык тудыра,
Карыннарыннан ялган чыга».