Әюп
22 Моңа теманлы Илифа́з+ болай диде:
2 «Кеше Ходай өчен файдалы була аламы?
Аңлы кеше аңа берәр файда китерә аламы?+
3 Чиксез Кодрәт Иясе синең тәкъвалыгыңа карыймы соң?*
Сафлык юлы буйлап йөрүеңнән аңа файда тияме?+
4 Курку-хөрмәтең өчен ул сине җәзага тартырмы,
Синең белән судлашырмы?
6 Син кардәшеңнән бер сәбәпсез рәһен* аласың,
Кешеләрнең киемнәрен салдырып, аларны ялангач калдырасың.+
11 Менә шуңа күрә бик караңгы, син күрә дә алмыйсың,
Су ташкыны сине каплап ала.
12 Аллаһы күк биеклегендә түгелме?
Бөтен йолдызларның никадәр югары икәнен күр.
13 Ә син әйтәсең: „Ходай нәрсә белә соң ул?
Ул дөм караңгылык аша хөкем итә аламы?
15 Борынгы юл,
Явызлар йөргән юл буйлап йөрерсеңме?
17 Алар Аллаһыга: „Калдыр безне!
Чиксез Кодрәт Иясе безгә ни эшли алсын?“ — дия иделәр.
18 Ә ул аларның йортларын байлык белән тутыра.
(Явызларның андый уй-ниятләре минекеннән ерак.)
19 Тәкъвалар аларның һәлакәтен күреп шатланыр,
Гаепсезләр алардан көлеп, болай дияр:
20 „Дошманнарыбыз юк ителде,
Алардан калганны ут йотар“.
21 Аллаһыны бел һәм тыныч-имин яшәрсең,
Шунда син яхшылык күрерсең.
23 Чиксез Кодрәт Иясенә кире кайтсаң, торгызылырсың;+
Чатырыңны гаделсезлектән арындырсаң,
Офи́р алтынын+ ташлы үзәннәргә* ташласаң,
25 Чиксез Кодрәт Иясе синең алтының*
Һәм иң яхшы көмешең булып китәр.
26 Шунда Чиксез Кодрәт Иясе белән мөнәсәбәтләр сиңа шатлык китерер,
Син йөзеңне аңа таба күтәрерсең.
27 Син аңа ялварырсың, һәм ул ишетер,
Син нәзерләреңне үтәрсең.
28 Ни генә эшләргә булсаң да, уңышка ирешерсең,
Сукмакларың якты булыр.
30 Ул гаепсезләрне саклап калыр.
Кулларың саф икән, ул сине дә коткарыр».