Әюп
24 Ни өчен Чиксез Кодрәт Иясе хөкем вакытын билгеләми?+
Ник аны белгән кешеләр аның хөкем көнен күрми?
5 Ярлы кешеләр, чүлдәге кыргый ишәкләр+ сыман, ашарга эзләп йөри,
Сахраларда балаларына ризык табарга тырыша.
8 Алар тауларда коеп яуган яңгырлардан чылана,
Сыеныр урыннары булмаганга, кыяга сарыла.
10 Аларны киемсез, шәрә килеш йөрергә
Һәм ач килеш көлтәләр ташырга мәҗбүр итәләр.
11 Алар көндез эсседә террасалар арасында тир түгеп эшли,*
Изгечләрдә йөзем изә, ә үзләре сусаудан интегә.+
12 Шәһәрдә үлеп барган кешеләр ыңгыраша,
Төзәлмәслек яра алганнар* ярдәм сорап кычкыра,+
Тик Аллаһы моны начар дип санамый.*
17 Иртәнге вакыт алар өчен дөм караңгылык сыман,
Алар куе караңгылык дәһшәте белән таныш.
18 Әмма сулар аларны тиз агызып алып китә.
Аларның җирләренә ләгънәт төшәр.+
Алар үзләренең йөзем бакчаларына кире кайтмас.
20 Аларны аналары онытыр, кортлар ашап бетерер.
Алар турында бүтән искә төшермәсләр.+
Гаделсезлек агачтай сынар.
21 Алар баласыз хатынны рәнҗетә,
Тол хатыннар белән үзләрен начар тота.
23 Ходай* аларга үзләрен ышанычлы хис итеп, имин яшәргә юл куя,+
Тик күзләре аларның һәр адымын күзәтә.+
24 Алар азга гына күтәрелә дә юк була,+
Аларны түбән итәләр+ һәм башкаларны җыйгандай җыялар,
Башакларны кискәндәй кисеп алалар.
25 Шулай булгач, кем минем ялганчы булуымны
Я сүзләремнең хак түгеллеген исбат итә алсын?»