26 Әюп моңа болай диде:
2 «И, көчсезгә күп ярдәм күрсәттең инде!
Хәлсез кулларны коткардың!+
3 Акылсызга шундый яхшы киңәшләр бирдең!+
Зирәклегеңне теләп уртаклаштың!
4 Син кем белән сөйләшәсең?
Андый сүзләрне әйтергә сине кем котыртты?
5 Үлеләр куркудан калтырый,
Диңгез һәм андагы җанварлардан да астарак алар.
6 Аллаһы алдында Кабер ачык,+
Һәм череп таркалу урыны капланмаган.
7 Ул төньяк күк йөзен киңлек өстенә җәйгән,+
Һәм җирне бушлыкка элеп куйган.
8 Ул суларны үз болытларына төрә,+
Әмма болытлар аларның авырлыгыннан ертылмый.
9 Ул болытларны җәеп,
Тәхетен каплый.+
10 Ул су өстеннән офык сызыгы үткәрә,+
Яктылык белән караңгылыкның чикләрен билгели.
11 Аның шелтәсенә шаккатып,
Хәтта күк баганалары селкенә.
12 Ул үз кодрәте белән диңгезне дулкынландыра,+
Аңлау сәләте белән диңгез җанварын һәлак итә.+
13 Сулышы белән ул күкне аяз итә,
Тотып булмый торган еланны кулы белән чәнчи.
14 Һәм болар аның юлларының кырыйлары гына,+
Аның турында пышылдау гына ишетелә!
Ә инде аның көчле күкрәвен кем аңлый алсын?»+