Әюп
4 Ул яшәү урыннарыннан еракта,
Онытылган урыннарда, кеше йөрми торган җирләрдә мәгъдән казый,
Кайберәүләр аска төшеп, асылынып торган килеш эшли.
5 Җир өстендә икмәк үсә,
Җир асты исә асты-өскә килгән, әйтерсең лә янгын булган.*
6 Анда ташлар арасында сапфир бар,
Туфрактан алтын табып була.
7 Бер ерткыч кош та анда кадәр юлны белми,
Кара тилгәннең дә аны күргәне юк.
8 Бер кыргый хайван да ул юлны таптамаган,
Яшь арыслан анда эзләнеп йөрмәгән.
9 Кеше үз кулы белән чакматаш вата,
Тауларны нигезләре белән бергә аудара.
11 Ул су чыганакларын каплый,
Яшерелгәнне яктылыкка чыгара.
12 Ә зирәклекне — аны кайдан табып була?+
Кайда соң төшенүчәнлекнең чыганагы?+
17 Алтын белән пыяла да аның белән чагыштырырлык түгел,
Аны саф алтыннан ясалган бернинди савытка алмаштырып булмый.+
20 Ә зирәклек кайдан килә соң?
Төшенүчәнлекнең чыганагы кайда?+
21 Ул бар тереклектән яшерелгән,+
Күктәге кошлардан качырылган.
„Безнең аның турында ишеткәнебез генә бар“,— диләр.
23 Аны табу юлын Ходай белә,
Аңа гына аның урыны билгеле,+
24 Ул бит җирнең чикләренә кадәр карый,
Күк астында булган бар нәрсәне күреп тора.+
Суларның күләмен билгеләп куйганда,+
26 Яңгырга күрсәтмә биргәндә,+
Күкрәгән болытларның юлын билгеләгәндә,+
27 Ул зирәклекне күреп, аның турында сөйләп бирде,
Ул аның нигезләрен урнаштырды һәм аны сынап чыкты.
28 Һәм кешегә ул болай диде: