Әюп
3 Шуннан соң Әюп сөйли башлады һәм үзе туган көнне каһәрләргә тотынды.+ 2 Әюп әйтте:
4 Ул көн караңгы булсын.
Аллаһы аның турында кайгыртмасын,
Аңа бернинди яктылык төшмәсен.
5 Куе караңгылык* аны кире алсын.
Аны яңгыр болытлары капласын.
Яктысын куркыныч караңгылык бассын.
Айларның берсендә дә булмасын.
7 Ул төн үрчемсез булсын,
Бер шатлыклы тавыш та ишетелмәсен.
11 Ни өчен мин туганда ук үлмәдем?
Ник карыннан чыкканда гомерем өзелмәде?+
12 Ни өчен мине тезләр кабул итте
Һәм күкрәкләр имезде?
14 Үзләрен җирләр өчен хәзер инде җимерелеп беткән урыннар төзегән* патшалар
Һәм аларның киңәшчеләре белән бергә булыр идем.
15 Я йортлары көмеш белән тулган
Һәм алтыннары күп булган мирзалар белән ятар идем.
16 Ни өчен мин үле туган бала кебек,
Беркайчан яктылык күрмәгән сабый кебек булмаганмын икән?
18 Тоткыннар бергәләшеп тынычланып кала,
Алар эшләргә мәҗбүр итүчеләрнең тавышларын инде ишетми.
21 Ни өчен кайберәүләр үлемне көтә, ә ул һаман килми?+
Алар аны яшерелгән хәзинәгә караганда да тырышыбрак эзли,
22 Каберне тапкач исә, бик шатлана,
Шулкадәр куана.
Ыңгырашуым+ судай агыла,
25 Нәрсәдән котым алына, шул башыма төште,
Үзем курыккан нәрсәгә дучар булдым.
26 Җаным тыныч, тормышым борчуларсыз түгел иде, миңа ял булмады,
Шулай да кайгы-хәсрәт һаман килеп тора».