Әюп
32 Ахыр чиктә, әлеге өч кеше Әюпкә җавап кайтарудан туктады, чөнки ул үзенең тәкъва булуына инанган иде.*+ 2 Шунда Рам гаиләсеннән булган бузлы+ Барахи́л улы Илуйның бик каты ачуы чыкты. Ул Әюпкә Аллаһыны түгел, ә үзен* тәкъва дип санаганы өчен ачуланды.+ 3 Аның шулай ук Әюпнең өч иптәшенә дә бик нык ачуы купты, чөнки алар тиешле җавап бирә алмадылар һәм Ходайны гаепләделәр.+ 4 Әюпкә җавап бирер өчен, Илу́й аларның сөйләп бетергәнен көтеп торды, чөнки алардан яшьрәк иде.+ 5 Шул өч кешенең җавапсыз калганын күреп, Илуй ярсып китте. 6 Шунда бузлы Барахил улы Илуй сүзен башлап, болай диде:
«Мин яшь,
Ә сез олы.+
Шунлыктан мин үземне тыеп,+
Белгәннәремне әйтергә батырчылык итмәдем.
7 Мин: „Олы яшьтәгеләр сөйләсен,
Картлар зирәклеккә өйрәтсен“,— дип уйладым.
10 Шуңа күрә мин: „Сүзләремә колак сал,
Мин дә сиңа белгәннәремне әйтим“,— дим.
11 Менә, мин әйтәсе сүзләрегезне көтеп тордым.
12 Сезне игътибар белән күзәттем,
Берегез дә Әюпнең хаклы булмавын исбатлый* алмады,
Аның дәлилләренә җавап бирмәде.
13 Шуңа күрә: „Без зирәклеккә ирештек,
Аңа кеше түгел, ә Аллаһы гаеп ташлый“,— димәгез.
14 Әюп миңа каршы сүз әйтмәде,
Һәм мин аңа сезнең сүзләрегез белән җавап бирмәм.
15 Бу кешеләр куркуга калды, җавап бирә алмый тора,
Бүтән әйтер сүзләре юк.
16 Мин көттем, ә алар дәшми,
Берсүзсез катып торалар.
17 Мин дә җавап бирим.
20 Миңа сүз бир — җаныма рәхәт булып китәр!
Мин сөйлим һәм җавап бирим.