Әюп
34 Илу́й сүзен болай дип дәвам итте:
2 «И зирәкләр, сүзләремне тыңлагыз,
Акыл ияләре, әйткәннәремә колак салыгыз.
3 Тел ризыкның тәмен сизгән кебек,
Колак та сүзләрне аера.
4 Әйдәгез, үзебез өчен дөрес булганны билгелик,
Бергәләп нәрсә яхшы икәнен хәл итик.
6 Гадел хөкем ителер өчен ялганлармынмы?
Гаебем булмаса да, ярам төзәлми“.+
7 Мыскыллауларны судай эчкән
Әюп кебек кеше бармы?
10 Шуңа күрә, төшенүчән кешеләр, тыңлагыз мине,
Аллаһы өчен явызлык кылу,+
Чиксез Кодрәт Иясе өчен яманлык эшләү акылга сыймаслык хәл!+
13 Кем аңа җир йөзен ышанып тапшырган?
Кем аны бөтен дөнья белән хакимлек итәргә билгеләгән?
14 Ул кешеләргә игътибарын юнәлтсә,
Аларның рухын һәм сулышын үзенә алса,+
15 Бөтен кешеләр юк булыр,
Кешелек кире туфракка кайтыр.+
16 Төшенүчән булсаң, игътибарлы бул,
Сүзләремә колак сал.
17 Гаделлекне нәфрәт итүче хакимлек итәрме?
Ә идарәче гадел* икән, аны гаепләрсеңме?
19 Ходай мирзаларның дәрәҗәсенә карамый
Һәм байларны ярлылардан* өстен күрми,+
Һәммәсен дә аның куллары булдырган бит.+
Хәтта көчлеләр дә юк ителә, ләкин кеше кулы белән түгел.+
23 Аллаһы беркемгә дә үзе алдында хөкем ителер өчен
Вакыт билгеләми бит.
26 Ул башкаларның күз алдында
Аларны явыз эшләре өчен җәзалый,+
27 Чөнки алар аңа иярми башладылар,+
Аның юллары турында бөтенләй уйламыйлар.+
29 Аллаһы дәшмәсә, аны кем хөкем итсен?
Берәр халыктан я кешедән
Йөзен борса, аны кем күрә алсын?
31 Кем Аллаһыга:
„Һич яманлык кылмасам да, җәзага тартылам.+
32 Берәр нәрсә белмәсәм, күрсәт миңа,
Явызлык эшләгән булсам, бүтән эшләмәм“,— дияр?
33 Син Ходайның хөкемен кире какканда, ул сине үзең теләгәнчә бүләкләргә тиешме?
Моны мин түгел, ә син карар итәргә тиеш.
Шуңа күрә белгәнеңне әйт миңа.
34 Мине тыңлаган төшенүчән кешеләр,
Һәрбер зирәк кеше миңа болай дияр: