Әюп
41 Кармакка левиафанны*+ тота аласыңмы?
Я бау белән телен тотып тора аласыңмы?
2 Аның борын тишекләре аша бау үткәрә
Я теш казнасын ыргак белән тишә аласыңмы?
3 Ул сиңа ялварып торырмы?
Синең белән йомшак сөйләшерме?
4 Гомере буе сиңа кол булыр өчен,
Синең белән килешү төзерме?
5 Кош белән уйнагандай, аның белән уйнарсыңмы?
Кечкенә кызларың күңел ачсын өчен, аны бәйләп куярсыңмы?
6 Сәүдәгәрләр аны берәр нәрсәгә алыштырырмы?
Алар аны үзара бүлешерме?
8 Аңа кулың белән кагыл,
Бу көрәш исеңнән чыкмас һәм кабат алай эшләмәссең!
9 Аны буйсындыруга өмет акланмас.
Аны күрү белән котың алыныр.*
10 Аны борчырга һичкем батырчылык итмәс.
Алай булгач, миңа каршы кем тора ала?+
11 Кем миңа берәр нәрсәне беренче булып биреп, мине бурычлы итте?+
Күк астында бар нәрсә минеке бит.+
12 Аның әгъзалары,
Көче һәм килешле гәүдәсе турында әйтми калмам.
13 Кем аның өс киемен салдырыр?
Кем аның ачык авызына керер?
14 Кем кызыксынып аның зур авызын ача ала?
Һәрьяктан куркыныч тешләре чыгып тора бит.
16 Алар бер-берсенә шулкадәр якын ки,
Араларыннан һава да үтә алмый.
17 Алар бер-берсенә ябышкан,
Бергә тоташканга, аларны аерып булмый.
18 Ул пошкырганда, яктылык чәчри,
Аның күзләре таң нурлары сыман.
19 Авызыннан яшен утлары,
Ут чаткылары чыга.
20 Аның борын тишекләреннән,
Камыш ягылган мичтән чыккандай, төтен чыга.
21 Сулышы белән күмерләрне ялкынландыра,
Авызыннан ут атылып чыга.
22 Бөек кодрәт аның муенында,
Алдыннан дәһшәт килә.
23 Тәнендәге сырлары тыгыз тоташкан,
Коелган тимер сыман нык һәм какшамас тора.
24 Аның йөрәге таштай каты,
Тегермәннең аскы ташы сыман нык.
25 Ул күтәрелгәч, хәтта көчлеләр дә куркуга кала,
Аның бәргәләнүе аптырашта калдыра.
27 Аның өчен тимер — салам сыман,
Бакыр — черек агач сыман.
29 Чукмарны ул салам бөртеге итеп күрә,
Сөңге тавышыннан көлә генә.
31 Ул тирәнлекне казандагы суны кайнаткандай кайната,
Диңгезне казанда кайнаган май күбекләнгәндәй күбекләндерә.
32 Артыннан җем-җем эз кала.
Упкын чал чәчле булып күренә.
33 Җирдә аңа тиң һичнәрсә юк.
Ул куркусыз булып яратылган.
34 Ул бар тәкәббер хайваннарның күзенә карый.
Ул — бөтен бөек җанварларның патшасы».