Зәбур
Давытның мәдхиясе. Җыр.
101 Тугры мәхәббәт һәм гаделлек турында җырлармын мин.
И Йәһвә, сиңа мин мәдхияләр җырлармын.*
2 Мин акыллылык һәм сафлык белән эш итәрмен.
Кайчан син миңа ярдәмгә килерсең?
Үз йортымда саф йөрәк+ белән йөрермен.
3 Күз алдыма һичнинди бозык* нәрсә куймам.
4 Мәкерле күңелле кеше миннән ерак.
Начар булганны мин кире кагам.*
5 Якынына яшертен яла ягучыны+
Мин тынсыз итәрмен,*
Тәкәббер күзлене һәм һавалы йөрәклене
Түзеп тормам.
6 Мин җир йөзендәге тугрыларга күз салырмын,
Алар минем белән яшәсеннәр өчен.
Сафлык юлыннан йөрүче миңа хезмәт итәр.
7 Бер мәкерле адәм дә минем йортымда яшәмәс,
Бер ялганчы да каршымда басып тормас.