Зәбур
БИШЕНЧЕ КИТАП
(107—150 мәдхияләр)
2 Моны Йәһвә тарафыннан йолып алынганнар әйтсен,
Ул аларны дошман кулыннан* йолып алган,+
3 Ул аларны башка җирләрдән бергә җыйган,+
Көнчыгыш һәм көнбатыштан,
Төньяктан һәм көньяктан.+
4 Алар чүл, сахра буйлап адашып йөргән,
Үзләре яши алырлык шәһәргә юл тапмаган.
5 Алар ачыккан, сусаган,
Тилмерүдән җаннары алҗып беткән.
8 Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,
Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен+ рәхмәтләр белдерсен.+
10 Кайберәүләр дөм караңгылыкта гомер сөргән,
Газап һәм богаулар белән богауланып.
12 Шул сәбәптән ул аларның йөрәкләрен кыенлыклар аша юашландырган;+
Алар абынган, сөртенгән, берәү дә аларга ярдәм итмәгән.
13 Газап чиккәндә алар ярдәм сорап Йәһвәгә ялварган,
Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткарган.
15 Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,+
Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерсен.
19 Газап чиккәндә алар ярдәм сорап Йәһвәгә ялварган,
Һәм ул аларны авыр хәлләреннән коткарган.
21 Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,
Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерсен.
23 Диңгез буйлап корабларда йөзеп йөрүчеләр,
Су киңлекләрендә кәсеп итүчеләр+
24 Йәһвәнең эшләрен,
Упкындагы гаҗәеп эшләрен күрә,+
25 Аның сүзеннән давыл купканын,+
Диңгез дулкыннарын күтәреп.
26 Корабтагылар күкләргә күтәрелә,
Тирәнлекләргә төшә.
Котылгысыз бәладән кыюлыклары җуела.
30 Дулкыннар басылгач, алар куана,
Һәм ул аларны үзләре теләгән тыныч урынга алып бара.
31 Халык Йәһвәгә аның тугры мәхәббәте,
Адәм балалары хакына кылган гаҗәеп эшләре өчен рәхмәтләр белдерсен.+
33 Ул дәрьяларны — сахраларга,
Су чыганакларын коры җиргә әйләндерә,+
34 Бәрәкәтле җирне ташландык җиргә әверелдерә,+
Анда яшәүчеләрнең яманлыгы аркасында.
35 Ул сахраны — камышлы сулыкларга,
Коры җирне су чыганакларына әйләндереп,+
Үзләренә яшәргә шәһәр салсыннар өчен.+
39 Әмма халык кабат азая һәм түбәнсетелә,
Җәбер, бәла-каза һәм кайгы-хәсрәт аркасында.