Күтәрелү җыры.
120 Кайгы-хәсрәтле чагымда Йәһвәгә ялвардым,+
Һәм ул миңа җавап бирде.+
2 И Йәһвә, ялган телләрдән,
Мәкерле телдән коткар мине.
3 Әй мәкерле тел,+
Синең белән Ул нәрсә эшләр, сине ничек җәзалар?
4 Гаскәринең очлы уклары+ белән,
Куаклы агачтан калган утлы күмерләр+ белән.
5 Кайгы миңа, чөнки мин Мәши́х+ җирендә чит ил кешесе кебек яшим!
Кида́р+ чатырлары арасында гомер сөрәм.
6 Тынычлыкны сөймәүчеләр белән+
Бигрәк озак яшәдем шул.
7 Мин — тынычлык өчен; әмма тынычлык турында сүз башласам,
Алар сугыш башларга әзер.