Күтәрелү җыры.
125 Йәһвәгә таянучылар+
Сио́н тавы күк: алар какшамас,
Ә мәңге торыр.+
2 Таулар Иерусалимны уратып торган кебек,+
Йәһвә дә үз халкын уратып ала,+
Хәзер һәм мәңге.
3 Тәкъвалар начар эшләргә кул сузмасын өчен,+
Явызлык скипетры тәкъвалар биләмәсендә бүтән өстенлек итмәс.+
4 И Йәһвә, яхшы кешеләргә,+
Йөрәге намуслы булганнарга игелек кыл.+
5 Кәкре юлларга кереп киткәннәрне исә
Йәһвә явызлык кылучылар белән бергә һәлак итәр.+
Исраилдә тынычлык хөкем сөрсен.