Зәбур
Маски́л.* Давыт аны мәгарәдә чакта язган.+ Дога.
Шулчак син юлымны күзәтәсең.+
Йөргән сукмагымда
Дошманнарым миңа яшерен тозак сала.
4 Уң ягыма кара һәм күр:
Качар урыным юк минем,+
Беркем дә минем хакта борчылмый.
5 И Йәһвә, сиңа ярдәм сорап ялварам мин.
«Син сыенычым минем+,— дип әйтәм,—
Тереләр җирендәге өлешем».
6 Ярдәм сорап аваз салуыма игътибар ит,
Чөнки мин тәмам түбәнсетелгән.
Эзәрлекләүчеләрдән коткар мине,+
Алар миннән көчлерәк бит.
7 Мине зинданнан чыгар,
Синең исемеңне мактар өчен.
Минем тирәли тәкъвалар җыелсын,
Чөнки син миңа карата игелекле.