Зәбур
Давытның мәдхиясе.
2 Ул ныгытмам минем, мине тугры мәхәббәтеннән аермый,
Ул минем ныклы сыенычым* һәм коткаручым,
Калканым һәм мин ышыкланган Аллаһым.+
Ул халыкларны минем ихтыярыма буйсындыра.+
3 И Йәһвә, нәрсә соң ул кеше? Шулай да син аның белән кызыксынасың.
Нәрсә соң ул үлемле кеше? Алай да син аңа игътибар итәсең.+
9 И Ходаем, синең өчен мин яңа җыр башкарырмын,+
Ун кыллы уен коралында уйнап, сиңа мәдхияләр җырлармын,*
10 Чөнки син патшаларга җиңү* бирәсең,+
Хезмәтчең Давытны үтергеч кылычтан коткарасың.+
11 Авызлары ялган сөйләүче,
Алдап ант итәр өчен уң кулларын күтәрүче
Чит-ят кешеләр кулыннан коткар мине, сакла.
12 Шулчак улларыбыз тиз үсә барган яшь үсентеләр сыман,
Кызларыбыз сарайның уеп ясалган почмак баганалары сыман булыр.
13 Амбарларыбыз төрле-төрле ризык белән тулыр,
Кырларыбызда вак терлегебез меңләп, дистәләгән меңләп булыр.
15 Андый халык бәхетле!
Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле!+