146 Йәһне мактагыз!+
Җаным Йәһвәне мактасын.+
2 Гомерем буе Йәһвәне мактармын.
Тере чагымда Аллаһыма мәдхияләр җырлармын.
3 Түрәләргә дә, һичнинди адәм улына да таянма,
Чөнки алар коткара алмый.+
4 Рухы чыккач, кеше кире туфракка кайта.+
Шул ук көнне аның уй-фикерләре юкка чыга.+
5 Ярдәмчесе — Ягъкуб Аллаһысы,+
Өмете үз Аллаһысы Йәһвәдә булган кеше бәхетле.+
6 Күк белән җирне,
Диңгезне һәм андагы бар нәрсәләрне Яратучы ул,+
Ул һәрчак тугрылык саклый.+
7 Алданганнар хакына ул гаделлек кыла,
Ачларга икмәк бирә.+
Йәһвә тоткыннарны азат итә.+
8 Йәһвә сукырларның күзләрен ача.+
Йәһвә сыгылып төшкәннәрне торгыза.+
Йәһвә тәкъваларны ярата.
9 Йәһвә килмешәкләрне яклый,
Әтисез ятимгә һәм тол хатынга ярдәм итә,+
Ә явызларның ниятләрен тарката.+
10 Йәһвә мәңге патшалык итәр,+
И Сио́н, синең Аллаһың буыннан-буынга Патша булыр.
Йәһне мактагыз!